Хөсәен Эмре Сакчи

Хөсәен Эмре Сакчи (төр. Hüseyin Emre Sakçı; 1997 елның 15 ноябре, Измир, Төркия) — Төркия йөзүчесе, Ауропа рекордчысы һәм Олимпия уеннарында катнашучы.

Хөсәен Эмре Сакчи
Туган телдә исем төр. Emre Sakcı
Туган 15 ноябрь 1997(1997-11-15) (26 яшь)
Измир, Төркия[1]
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре йөзүче
Спорт такымы әгъзасы Фенербахче[d][1]

 Хөсәен Эмре Сакчи Викиҗыентыкта

2010 елдан ул «Фенербахче» спорт клубын тәкъдим итә. 50 м га ирекле стиль белән, 50 һәм 100 м га брасс белән, 4×100 м га ирекле стиль белән һәм 4×100 м га катнаш стиль белән йөзүдә Төркия рекордчысы. Кыска дистанциядә күп кенә рекордлар яулаган Сакчи кыска дистанциядә 50 м га брасс белән йөзүдә 25,29 секунд нәтиҗәсе белән кыска дистанциядә Ауропа рекордчысы булып тора. 50 м га брасс белән йөзүдә тугызынчы тиз вакыт иясе.

Тормыш юлы

Хөсәен Эмре Сакчи 1997 елның 15 ноябрендә Измир шәһәрендә туа. Ул 3 яшьтә йөзү белән шөгыльләнә башлый һәм 15 яшендә җыелма команда составына керә. 2005 елда ул Эгей университетының йөзү клубына керә[2]. Ул «Фенербахче» спорт клубына 2010 елда күчә.

2015 елда Сакчи барлык яшь төркемнәрендә милли рекорд куйган беренче төрек спортчысы була. Ул клублар арасында кыска суда йөзү буенча Төркия чемпионатында 26,67 секундт эчендә брасс белән 50 метр дистанцияне йөзә[3].

2018 елда Кытайда узган кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында Хөсәен Эмре 50 м га брасс белән йөзүдә 25,89 секунд результаты белән бишенче урынны ала[4]. Ул шул ук дисциплинада 2019 елда кыска суда йөзү буенча Ауропа чемпионатында көмеш медаль яулый.

2020 елда ул Будапештта узган Халыкара йөзү лигасында 25,74 секунд нәтиҗә белән 50 метрга брасс белән йөзүдә беренче урынны ала. Шул рәвешле, ул ир-атлар арасында 50 м га брасс белән йөзүдә тарихта тугызынчы тиз вакыт күрсәткән спортчы була һәм Төркия рекордын куя[5]. Ул шулай ук 100 метрга брасс белән йөзүдә 56,62 секунд нәтиҗәсе белән өченче урынны ала[6]. 2020 елның 10 ноябрендә Халыкара йөзү лигасының 8 нче этабында Эмре 100 метрга брасс белән 55,74 секунд эчендә йөзеп, Ауропа рекордын куя[7].

Искәрмәләр

  • Biyografi. turksporu.com.tr. әлеге чыганактан 2020-11-27 архивланды. 2021-07-30 тикшерелгән.
  • Fenerbahçeli yüzücü Emre Sakçı dünya rekoru kırdı. Hürriyet gazetesi 18 Aralık 2015.
  • Emre Şakçı dünya 5.’si. Fanatik.com.tr 17 Aralık 2018.
  • Emre Sakçı başarılarına bir yenisini daha ekledi. Fenerbahce.org 19 Ekim 2020.
  • Türk sporunu her şeyimizle destekliyoruz..
  • Yüzücü Emre Sakçı'dan bir rekor daha.
  • Cылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg