Чистай
Чистай (лат. тат. Çistay, рус. Чистополь) — Татарстан Республикасының үзәк өлешендәге шәһәр, Кама елгасының сул ярында урнашкан. Норлат тимер юлы станциясеннән төньякка 125 км ераклыкта урнашкан (Сембер-Уфа юлы).
Чистай | |
рус. Чистополь | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | XVIII гасыр |
---|---|
Рәсми исем | Чистай |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Чистай районы, Чистай кантуны һәм Чистай өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Чистай районы, Чистай кантуны һәм Чистай өязе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман |
Халык саны | 60 172 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Мәйдан | 19,24 км² |
Почта индексы | 422980 |
Рәсми веб-сайт | chistopol.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Җирле телефон коды | 84342 |
Чистай Викиҗыентыкта |
Казаннан 144 км. Автомобиль юллары үзәге. Аэропортлы шәһәр. Мәйданы 16,8 км². Халык саны 60 703 (2010).
Тарих
XVIII гасыр башында Архангельск бистәсенең Чистое Поле авылы барлыкка килә. 1781 елда Казан өязенең шәһәр статусын һәм хәзерге Чистай исемен ала. 1920-30 елларда – кантон, 1930 елдан башлап Чистай районы үзәге була.
Чистай шәһәренең һәм районының мәдәни мирасы уникаль – биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар, А.М.Бутлеров, В.М.Мол чанов, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, К.А.Фе дин, Л.М.Леонов, В.Ф.Боков, М.В.Исаковский, Е.А.Долматовский, К.А.Тренев исемнәре шәһәр тарихына язылган. Чистайны «Мәдәни Афина» дип атаулары юкка түгел. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Т.Гайдар, А.Баталовлар яшәгән.
1952—1953 елларда ТАССРның Чистай өлкәсе үзәге булып торган.
Халык
1840[2] | 1856[3] | 1897[4] | 1913[3] | 1926[3] | 1939[3] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
6 805 | ~9 900 | 20 104 | ~30 800 | ~18 000 | ~32 000 | 51 864 | 60 005 | 64 285 | 65 468 | 63 029 | 60 703 |
Милли состав (2002): татарлар — 32,8%, руслар — 62,6%, чуашлар — 2,3%.[10]
Сәнәгать
- "Восток" сәгате заводы
- суднолар ремонтлау заводы
- "Автоспецоборудование" заводы
- автомобильләр ремонтлау заводы
- "Вектор" конструктор-технология бюросы
- агач эшкәртү комбинаты
- җиһаз фабрикасы
- тегү фабрикасы
- трикотаж фабрикасы
- аяк киеме фабрикасы
- аракы-шәрәб заводы
- кондитер фабрикасы
- балык заводы
- ит комбинаы
- сөт комбинаты
- ипи заводы
Мәгариф
- Казан техник университетының филиалы "Восток" ВТУЗы
- Чистай педагогия училищеcы (1915-2015)
- медицина училищеcы
- Чистай совхоз-техникумы
- Чистай күппрофильле көллияте
Мәдәният
Дин
Христианлык
Православие
Ислам
Мәгълүмат чаралары
Матбугат
Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр
- Ринат Архипов (Ринат Мәннан, 1946―2024), язучы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты.
- Шәфикъ Әпсәләмов (1906-1942), ТАССР игенчелек халык кәмисәре (1937).
- Илдус Әхмәтҗанов, Чистай районы башлыгы (2010-2014), РФ сенаторы (01.10.2014).
- Гомәр Бакиров, ТАССР халык мәгарифе халык комиссары (1937).
- Наил Вәлиев (1949), әдәбият галиме, академик.
- Резеда Галимова (1966), җырчы (лирик сопрано), РФ атказанган артисты.
- Сөләйман Гафиятуллин (1905-1983), ТАССР ХКШ рәисе (1940-1943), Казакъ ССР халык комиссары (1945-1946).
- Софья Гобәйдуллина, композитор.
- Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова - журналист, укытучы, мәгърифәтче, публицист, мөхәррир, татар феминизм эшлеклесе.
- Мөхәммәтзакир Камалов - күренекле дин белгече, ишан, Нәкышбәндия суфи тәрикатының Чулман-Урал төбәгендәге мөршиде (вәкиле). Гаяз Исхакый (1878-1954) мәдрәсәсе мөгаллиме.
- Палладий (Кафаров) (1817-1878), рус рухание, Кытайны өйрәнүче.
- Виктор Маринин (1923-1943), Советлар Берлеге Каһарманы (1943)[11].
- Викторин Молчанов (1886—1975), генерал-майор, Аклар хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе.
- Петр Никоноров (1923-1983), Советлар Берлеге Каһарманы.
- Рәшит Солтанов (1898-1940 елдан соң), ТАССР Югары мәхкәмәсе рәисе (1925-1927).
- Гомәр Усманов, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе, КПСС ҮК сәркатибе.
- Равил Хәмитов (1961), педагогика фәннәре кандидаты, ИРО ректоры (2014 2016), Татарстанның атказанган укытучысы.