Яков Юзефович

Яков Давыд ул Юзефо́вич (12.03.1872, Великая Лапеница, Волковыск өязе, Гродно губернасы — 5 июль 1929, Волковыск, Польша) — липка татарларыннан[1] булган Россия империясе генерал-лейтенанты (1917).

Сурәт
Җенесир-ат
Ватандашлык Россия империясе
Хезмәт итүеРоссия империясе
Туу датасы23 март 1872(1872-03-23)
Туу урыныВеликая Лапеница[d], Волковыск өязе[d], Гродно губернасы, Литва янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлем датасы5 июль 1929(1929-07-05) (57 яшь)
Үлем урыныВаукавыск, Белосток воеводалыгы[d], Польша Җөмһүрияте (1918—1939)
Җирләнгән урыныВаукавыск
Һөнәр төрехәрби хезмәткәр
Әлма-матерПолоцк кәдитлар курпысы[d], Михаил артиллерия укуханәсе[d] һәм Генераль штаб академиясе[d]
Хәрби дәрәҗәгенерал-лейтенант
СугышРус-япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы
Гаскәр төрекавалерия[d]
Бүләкләр
орден Святой Анны 3-й степени с мечами и бантом орден Святого Станислава 2-й степени с мечами орден Святого Владимира 4-й степени орден Святого Станислава 3-й степени орден Святого Владимира 3-й степени орден Святого Георгия IV степени золотое оружие с надписью «За храбрость» Георгиевский крест IV степени орден Святой Анны 1-й степени с мечами орден Святого Станислава 1-й степени с мечами орден Святого Владимира 4-й степени с мечами и бантом орден Святой Анны 2-й степени с мечами медаль «В память 100-летия Отечественной войны 1812 года» медаль «В память 300-летия царствования дома Романовых» орден Святой Анны орден Святого Станислава орден Святого Владимира

Биографиясе

Яков Юзефович Гродно губернасы татар морзалары нәселеннән. Бүгенге Белоруссия территориясенә караган, Гродно губернасы Волковыск өязе Великая Лапеница авылында генерал-майор Давыд Давыд улы Юзефович гаиләсендә туган. Генерал-майор Давыд Амурат улы Юзефовичның оныгы.[2]. Мөселман.

Полоцк кадет корпусын (1890), Михайловск артиллерия училищесын (1893) и Генераль штабы Николаев академиясен (1899) тәмамлый .

Рус-япон сугышында штаб-офицер буларак катнашкан. 1905 елның 8 декабреннән Варшава хәрби округы штаб-офицеры. 1910 елның 24 ноябреннән Россия империясе Генерал штабы идарәсенең бүлек башлыгы була. 1913 елның 17 апреленнән начальник ярдәмчесе.

Беренче бөтендөнья сугышында Югары башкомандующий каршындагы генерал булган, 1915 елдан генерал-майор. Изге Георгий ордены белән бүләкләнгән.

1916 елдан — 2-нче кавалерия корпусы штабы начальнигы . 1917 елдан — генерал-квартирмейстер, соңрак — Югары башкомандующий каршындагы 1нче генерал-квартирмейстер . 1917 елның 1 сентябреннән - генерал-лейтенант.

1918 елның җәенәән ватандашлар сугышында Кызы Армиягә каршы көрәштә Петр Врангель ягындагы җитәкчеләрнең берсе була. Врангель Кырымда рус армиясен җитәкләгән чорда Рус армиясе генерал-инспекторы булып тора. 1920 елның сентябрендә Франциягә күченә. Соңрак Алманиядә, Эстониядә яши. Башта Тарту шәһәрендә үлгән дип саналса, 2015 елда Белоруссияның Волковыск шәһәрендә кабере табыла.

Чыганаклар

  • K. A. Zalesskij, I mirowaja wojna. Prawitieli i wojennaczalniki. wyd. WECZE Moskwa 2000.
  • Залесский К.А. Кто был кто в первой мировой войне. Биографический энциклопедический словарь. М., 2003

Искәрмәләр