Япониянең милли парламент китапханәсе

Япониянең бердәнбер, дөньядагы иң зур китапханәләрнең берсе

Милли парламент китапханәсе (яп. 国立国会図書館 Кокурицу Коккай Тосёкан) — Япониянең бердәнбер, дөньядагы иң зур китапханәләрнең берсе. 1948 елда Япония Парламенты әгъзалары куллансын өчен барлыкка килгән. Максатлары һәм мөмкинлекләре буенча ул АКШ Конгрессы Китапханәсенә тиң. Милли парламент китапханәсе Токиодагы һәм Киотодагы ике төп һәм тагын да берничә бүлекчәдән тора.

Япониянең милли парламент китапханәсе
яп. 国立国会図書館
Нигезләнү датасы25 февраль 1948
Сурәт
Рәсми исем国立国会図書館[1] һәм National Diet Library[1]
Кыскача исемNDL
Оешма җиткәчесе вазыйфасыDirector General of the National Diet Library[d]
Дәүләт Япония
Административ-территориаль берәмлекНагата-тё[d]
ӘгъзалыкБөтендөнья электрон китапханәсе[d][2], Память Нидерландов[d][3], International Internet Preservation Consortium[d][4] һәм Международная федерация библиотечных ассоциаций и учреждений[d][5]
Ана ширкәтПарламент Японии[d]
Моның хуҗасыWeb Archiving Project[d][6], Next Digital Library[d], Collaborative Reference Database[d] һәм Web NDL Authorities[d]
Штаб-фатирының урнашуыНагата-тё[d], Тиёда (махсус район), Токио, Япония
АлыштырганImperial Library[d]
ХезмәтләндерүчеПарламент Японии[d]
АрхитекторMaekawa Associates, Architects & Engineers[d][7]
Рәсми ачылу датасы5 июнь 1948
Коллекциянең зурлыгы43 426 450 кәнкрит үбҗә[8]
Адрес1-10-1, Nagatacho, Chiyoda-ku, Tokyo
Рәсми веб-сайтndl.go.jp(яп.), ndl.go.jp/en/(ингл.), ndl.go.jp/zh/ һәм ndl.go.jp/ko/(кор.)
Нинди веб-биттә тасвирланганviaf.org/viaf/partnerpages/NDL.html(ингл.)[9]
Каналның URL-лыndl.go.jp/jp/rss/update.xml(яп.)
Куллану шартларына сылтамаjpsearch.go.jp/database/dignl(яп.)[10]
Һәштәге国立国会図書館
Тәртипне билгеләүче төп текстNational Diet Library Act[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре5000 ± 9[11]
URL-адрес онлайн-каталогаndlsearch.ndl.go.jp(яп.)(ингл.)
Оештырылманың Викиҗыентыктагы битеNational Diet Library
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем[d]
Карта
 Япониянең милли парламент китапханәсе Викиҗыентыкта

Милли парламент китапханәсенең Токиодагы бүлегенең төп бинасы
Милли парламент китапханәсенең Кансайдагы төп бинасы

Тарих

Япониянең Милли Парламент китапханәсе өч төрле юл белән: 1890 елда Император парламентына нигез салган чактагы Пэрлар Палатасы, Вәкиллек Палатасы, 1872 елда Мәгариф министрлыгын оештырганда барлыкка килгән Император китапханәләрендә — мирас буенча барлыкка килгән.

Япониядә Парламентның вәкаләтләре чикләнгәнлектән, аларның мәгълүматка ихтыяҗы зур булмаган. Башлангыч парламент китапханәләрендә фондлар да, канунга яраклы тормыш өчен мөһим өстәмәләр кертү хезмәте дә булмаган. Икенче бөтендөнья сугышында Япониянең җиңелүенә кадәр башкарма хакимият, пэрларны һәм Палаталар вәкилләрен мәгълүмат чыганакларына якын җибәрмичә, барлык сәяси документларны үз контролендә тоткан.

Парламент китапханәсе системасын реформалаштыру — Япониянең Икенче бөтендөнья сугышында җиңелгәннән соңгы чорда илдә барган демократлаштыру процессының мөһим өлеше.
Д. Макартур, АКШ оккупация гаскәре башлыгы

1946 елда Парламент палаталары Милли Парламент китапханәсенең даими комитетын төзегән. Тарихчы-марксист Горо Хани (ja), сугыш вакытында хөкүмәттән аермалы карашта булуы аркасында төрмәдә утырган һәм сугыштан соң Киңәшчеләр Палатасына (Иске Пэрлар Палатасы) сайлангач, бу реформаларны тормышка ашыруны бик уңышлы рәвештә җитәкләгән. Хани яңа оешмада «халык суверенитеты үзәген» һәм «тыныч революцияне» тормышка ашыруның чараларын күргән. Китапханәдә реформалар үткәрү өчен җаваплы булган оккупация офицерлары «оккупация бу чорның катализаторы булып торса да, урындагы башлангычны һәм реформаларның үсешен Горо Хани кебек японнар тормышка ашырды», дип исәпләгән.

Милли парламент китапханәсен 1948 елның июнендә Очрашулар Сараенда (сугышта шартлатылган иске Акасака сарае) ачканнар. Бу вакытта китапханәнең фондында 100 мең том булган. Аның беренче директоры итеп Токудзиро Канамори[12], ә директор урынбасары итеп фәлсәфәче Масакадзу Накай билгеләнгән. 1949 елда Милли парламент китапханәсе Милли китапханә (иске Император китапханәсе) белән берләшкән Япониянең бердәнбер милли китапханәсенә әйләнгән. Аның фонды иске Уэнос Милли китапханәсеннән алып киленгән 1 млн том аркасында нык тулыланган.

1961 елда китапханә Парламенттан ерак булмаган хәзерге Нагатате районына күчерелгән[13]. 1986 елда шундагы китапларның саны 12 млн данә тәшкил иткән. 2002 елда Кансай Фәнни шәһәрендә (Сейка бистәсе, Сораку өязе, Киото префектурасы) урнашкан Милли парламент китапханәсенең Кансай бүлегендә 6 млн китап сакланган. 2002 елның маенда Уэнода иске Император китапханәсендә яңа бүлек ачылган, анда халыкара балалар әдәбияты китапханәсе урнашкан. Бу филиалда балалар өчен бөтендөнья балалар әсәрләренең 400 мең томы бар.

Милли парламент китапханасендәге китаплар һәм аның төрле хезмәтләре белән хәзерге көндә киң җәмәгатьчелек файдалана. Мәсәлән, 2004 елның мартында китапханә 250 мең мөрәҗәгатьне канәгатьләндергән, бу Парламенттан килгән 32 мең мөрәҗәгатьтән күпкә зур.

Директорлары

  • 1948-1959 елларда — Токудзиро Канамори
  • 1961-1965 елларда — Такао Судзуки
  • 1965-1970 елларда — Есикацу Коно
  • 1970-1972 елларда — Есимаро Кубота
  • 1972-1977 елларда — Канко Миясака
  • 1977-1981 елларда — Минору Кисида
  • 1981-1982 елларда — Масахару Уэки
  • 1982-1986 елларда — Масахиро Арао
  • 1986-1990 елларда — Киехидэ Убусуки
  • 1990-1994 елларда — Масакацу Катоги
  • 1994-1998 елларда — Синъитиро Огата
  • 1998-2002 елларда — Масао Тобари
  • 2001-2007 елларда — Такао Куросава
  • 2007-2012 елларда — Макото Нагао
  • 2012 — Норитада Отаки

Эшчәнлеге

Япония кануннарына яраклы рәвештә, япон нәшриятләре үзләре чыгарган бөтен продукцияне Милли парламент китапханәсена җибәрергә тиешләр. Хөкүмәт нәшриятләре үзенең һәр нәшер ителгән продукциясенең 30 данәсен, ә шәхси нәшриятләр — бер китабын ярты хакына Милли парламент китапханәсена җибәреп тора. Бу шартлар аңа даими рәвештә дөньядагы иң яхшы япон әдәбияты фондларын тотарга мөмкинлек бирә. Барлык китаплар һәм вакытлы матбугат «Нихон дзэнкоку сёси» (日本全国書誌, «Япониянең гомумдәүләт библиографиясе») библиографик җыентыкка аерым җирендә теркәлеп бара. Бу җыелма АКШ һәм Бөекбританиянең үзәк китапханәләренең нәшерләре белән хөкүмәтара алыш-бирешне тәэмин итә. Библиографияне тәртипкә китерүдә магнит тасмалар кулланылган, ә 1971 елдан — компьютер технологияләре кулланыла. Китапханә фондларыннан китап эзләү тиз йөрешле системасы JAPAN/MARC системасы белән алып барыла.

Япониянең Милли парламент китапханәсе 1 үзәк һәм 27 ярдәмче махсуслаштырылган китапханә бүлекләреннән тора. Аларның эченә сирәк Тоё һәм Халыкара балалар әдәбияты китапханәсе да керә. Үзәк бүлектә канун проектларын тикшерү хезмәте эшли, анда юриспруденция өлкәсендәге белгечләр белән беррәттән, сәясәт һәм икътисад белгечләре, басмаларны җыю, эшкәртү хезмәте белгечләре эшли. Китапханә гражданнарның киң даирәсе өчен һәрвакыт ачык, анда 1100 утыру урыны бар. Китапханә библиографик консультацияләр бирә һәм Япониянең җәмәгать, кала, университетлар китапханәләре белән алыш-биреш итә. Ул Халыкара китапханәләр ассоциацияләре һәм оешмаларының әгъзасы һәм китапханә эшендәге тикшеренүләрдә катнаша.

Булган мәгълүматларга караганда, 2001 елда китапханә фондында: 489 мең китап, 420 мең карта, 470 мең видео һәм аудио-язмалар, 167 мең периодик басма булган. Булган мәгълүматләргә караганда, 2007 елда китапханә фондында 22 869 278 документ сакланган. 1999 елда аңа 397 000 кеше килгән.

Төп фонды

Япониянең Милли китапханәсе буларак, Милли парламент китапханәсе Япониядә нәшер ителгән китапларның бик күп данәларын җыйган. Парламент әгъзалары өчен китапханә булганлыктан, монда чит телләрдәге китапларның киң фонды бар.

Мөһим махсус коллекцияләр

Китапханәнең 8 махсус коллекциясе мөһим булып санала:

  • Хәзерге сәясәт һәм конституция тарихы
  • Сугыштан соң Японияне буйсындыру турындагы материаллар
  • Кануннар һәм канун проектлары
  • Фән һәм технология
  • Карталар
  • Музыка
  • Япония турында чит ил китаплары
  • Сирәк һәм борынгы басмалар

Интернет челтәре өчен китапларның цифрлануы

Соңгы елларда китапханәдә актив рәвештә инглиз һәм япон телендәге китаплар сайтларга куелалар. Бу сайтларга китапханәнең гомуми каталогы, 60 000 заманча китаплар, 37 000 Япониянең борынгы парламент утырышларының документлары кергән.

Искәрмәләр

  • https://www.wdl.org/en/partners/
  • https://geheugen.delpher.nl/nl/geheugen/pages/instelling/National+Diet+Library
  • https://netpreserve.org/about-us/members/
  • https://web.archive.org/web/20230803111744/https://cdn.ifla.org/wp-content/uploads/ifla-members-and-association-affiliates_2023-07-21.pdf
  • https://warp.da.ndl.go.jp/info/WARP_en.html#02
  • https://www.mlit.go.jp/gobuild/gobuild_fr6_000032.html
  • StatisticsЯпониянең милли парламент китапханәсе.
  • http://viaf.org/
  • McCarthy D., Wallace A. Survey of GLAM open access policy and practice // Google Sheets — 2018.
  • YouTube Application Programming Interface
  • 国立国会図書館小史 (Япон телендә). 国立国会図書館. әлеге чыганактан 2011-01-16 архивланды. 13 January 2011 тикшерелгән.
  • Мейҗи чорында бу урында Алман вәкиллеге булган, ул 1945 елда конфискацияләнгән һәм һаман кайтарылмаган.
  • Әдәбият

    Тәкъдим ителгән әдәбият

    • 稲村 徹元. 「真理がわれらを自由にする」文献考 / 稲村徹元, 高木浩子 // 参考書誌研究 / 国立国会図書館. — 1989. — 35号. — 1–7頁.
    • 歌田 明弘. 大山鳴動ネズミ一匹? :──国のウェブ保存政策 / 歌田明弘 // ミュージアムIT情報. — 2005. — 7月.
    • 国立国会図書館入門 / 国立国会図書館, NDL入門編集委員会. — 東京 : 三一書房, 1998. — 281頁. — ISBN 4-380-98008-1
    • 加藤 一夫. 記憶装置の解体 : 国立国会図書館の原点 / 加藤一夫. — 東京 : エスエル出版会, 1989. — 345頁.
    • 国立国会図書館編 『国立国会図書館のしごと:集める・のこす・創り出す』 日外アソシエーツ、1997年。. — ISBN 4-8169-1434-X
    • 国立国会図書館関西館編 『図書館新世紀:国立国会図書館関西館開館記念シンポジウム記録集』 日本図書館協会、2003年。. — ISBN 4-8204-0313-3
    • 国立国会図書館百科編集委員会編 『国立国会図書館百科』 出版ニュース社、1989年。. — ISBN 4-7852-0039-1
    • 国立国会図書館を考える会 『国立国会図書館解体新書』 国立国会図書館を考える会、1988年。
    • 佐藤晋一 『中井正一「図書館」の論理学』 近代文芸社、1992年。. — ISBN 4-7733-1696-9 (増補版、近代文芸社、1996年)
    • 住谷雄幸 『図書館の戦後: 真理がわれらを自由にする』 ぱる出版、1989年。. — ISBN 4-89386-045-3
    • 羽仁五郎 『図書館の論理: 羽仁五郎の発言』 日外アソシエーツ、1981年。. — ISBN 4-8169-0067-5

    Искәрмәләр

    Чыганаклар

    Сылтамалар

    Моны да карагыз

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg