Һудзон култыгы
Һудзон култыгы (ингл. Hudson Bay, фр. baie d'Hudson, инук. Kangiqsualuk ilua) — Төньяк Боз океанының бер өлеше. Еш кына аны диңгез дип тә атыйлар. Канада ярларын юа. Көнчыгышта Һудзон бугазы аша Атлантик океаны белән, төньякта бугазлар аша Төньяк Боз океаны белән тоташкан.
Һудзон култыгы ингл. Hudson Bay, фр. baie d'Hudson, инук. Kangiqsualuk ilua | |
Мәйдан | 1 230 000 км² |
Иң зур тирәнлек | 258 м |
Һудзон култыгы Викиҗыентыкта |
Мәйданы 1 230 000 км². Уртача тирәнлеге 112 м, иң тирән урыны 258 м. Һаваның уртача температурасы гыйнварда -22°…-31°С, июльдә +5°…+15°С; октябрьдән июльгәчә бозлар белән капланган. Тозлылыгы 23,0—30,5‰. Су күтәрелешләре ярым тәүлекле, биеклеге 7,9 метрга кадәр. Балык һәм су эте (тюлень) тотыла. Төп портлары: Чөрчилл, Порт-Нельсон.
Һудзон култыгын инглиз диңгез сәяхтчесе Һенри Һудзон (Һадсон) 1610 елда кәшеф иткән һәм аның исеме белән аталган.
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg