![]() | |
Эшләү еллары | 1940 |
---|---|
Ректор | Алексей Ковальский (филиал директоры) |
Адрес | 453103, Стәрлетамак, Ленин проспекты, 49 (“Ашказар” кунакханәсе тукталышы) |
Сайт | sspa.edu.ru |
Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы (рус. Стерлитамакский филиал Уфимского университета науки и технологий), 2021 елга кадәр ― Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы, 2012 елга кадәр ― Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе — Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан педагогика юнәлешле югары уку йорты. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 9 октябрендәге 95 номерлы боерыгы нигезендә, 2000 елда нигезләнгән Башкорт дәүләт университетыныж Стәрлетамак филиалы белән 1940 елда Стәрлетамак укытучылар институты буларак оештырылган Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы булып берләшә.
1940 елда Стәрлетамак башкорт педагогия училище базасында Стәрлетамак укытучылар институты эшли башлый һәм ул чактагы ике факультетка (тел һәм әдәбият факультеты, физика-математика факультеты) 60 студент укырга алына. Институтның архив материалларына караганда, РСФСР Мәгариф министрлыгының 1946 ел 14 июнендә кул куелган 591нче боерыгы нигезендә тел һәм әдәбият факультетында өч бүлек булдырыла; шул ук елда рус теле һәм әдәбияте бүлегенә 16 студент, башкорт теле һәм әдәбияте бүлегенә 21 студент, тарих бүлегенә 21 студент кабул ителә.
2012 елдан – Башкорт дәүләт университеты филиалы.
Бүген Стәрлетамак педагогия академиясе – Башкортстанда бердән-бер астрофизика лабораториясе һәм галәм физикасы махсуслашуы булган уку йорты.
Стәрлетамак академиясендә татар бүлеге 1993 елдан бирле эшләп килә. 1998 елда ул татар кафедрасы итеп үзгәртелде (хәзер татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы, мөдире – Илшат Нәсипов). 14 ел эчендә татар бүлеген җәмгысе 260 талип тәмамлаган. Шуларның 75 проценты бүгенге көндә дә үз һөнәре буенча эшли.
Көндезге уку:
Читтән торып уку: