«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале

"Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты карары белән бирелгән иҗтимагый бүләк

«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (рус. Медаль «За большие заслуги перед татарским народом») — татар халкы тарафыннан берәр шәхеснең җәмгыять алдында казанышларын тануның иң югары билгесе, иҗтимагый медаль. Бөтендөнья татар конгрессы корылтае тарафыннан булдырылган, халыкара татар берләшмәләре исеменнән Башкарма комитеты җитәкчелеге вәкилләре тапшыра. Татарларның мәдәниятен, тарихын, телен, милли тормыш рәвешен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгытуга әһәмиятле өлешен керткән җәмәгать һәм сәясәт вәкилләренә бирелә.

«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале
Нигезләнү датасы1992
Дәүләт Россия
Административ-территориаль берәмлекТатарстан
БулдыручыБөтендөнья татар конгрессы
Eligible recipientРишат Исмәгыйлев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Азат Зыятдинов, Мирфатыйх Зәкиев, Мөнирә Сәгыйдуллина, Ильяс Җиһаншин, Римма Ратникова, Луиза Шәмсетдинова, Галина Мишкинене, Камил Сәмигуллин, Шаһинур Мостафин, Фәрһад Фәткуллин, Наил Шәймәрдәнов, Хатыйп Миңнегулов, Марат Кәримов, Марс Тукаев, Роза Камалетдинова һәм Надир Дәүләт
 «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале Викиҗыентыкта
Арка тарафы
Тартмасында таныклыгы белән

Тапшырылу

Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларында, эре төбәкара чараларында яки аерым төбәк яки районындагы җыеннарда халык каршында, сирәгрәк - шәхес белән махсус очрашуларында тапшыралар. БТКның Милли Шура рәисе, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе яки урынбасарлары, сирәгрәк — җирле бүлекчәләренең баш җитәкчелеге тапшыра. Беръюлы берничә кешегә бирелүе гадәткә кергән. Соңгы елларда елга 100гә якын кешегә бирелә, 2023 нче елга лауреатлар саны 1200 дән артык дип фаразлау дөрес. Татар милләте кирәкләренә эре хезмәтләр күрсәткән атказанган шәхеснең берәр искиткеч зур һәм вакытлы уңышы яки 50-55-70-80 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырыла.

Лауреатлары исемлеге

Калып:Динамик исемлек

Билгесез ел

  1. Люция Хәбибуллина (?) — Татар халык мәгарифе һәм себер татар фольклоры, әдәбияты үсеше тарихын өйрәнүгә, барлауга һәм популярлаштыруга өлеше өчен[1]
  2. Ришат Исмәгыйлев (?) — «Тарих-туган якны өйрәнү музее» оештырылганы һәм күп еллар татар милләтенә ихластан хезмәт итүе өчен[2]

2007

  1. Мөҗәһит Әхмәтҗанов (?) — татар телен, мәдәниятен һәм әдәбиятен үстерүгә куйган олуг хезмәте[3]

2012

  1. Рамил Беляев (?) — Финляндия татарлары арасында татар мәдәниятен, телен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгыту эшчәнлеге өчен[4]
  2. Азат Зыятдинов (?) — Фәнни эшчәнлеге белән татарлар дәрәҗәсен һәм абруен ныгытучы эшчәнлеге өчен[4]
  3. Реда Кәбирова (?) — Чиләбе өлкәсенең Югары Өфәле шәһәр округында яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  4. Фәридә Ризванович (?) — Польша Республикасының Белосток шәһәре һәм гомумән Подлясье воеводалыгында яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  5. Рәшит Сәнҗапов (?) — «Россиянең татар авыллары» берләшмәсендәге хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  6. Гөлнәзирә Талипова (?) — БТКның Мамадыш районындагы җирле бүлекчәсенең хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  7. Кадиминур Таһиров (?) — Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  8. Ришат Хәйруллин (?) — Казакъстанның Җаек шәһәрендә һәм гомумән Көнбатыш Казакъстан өлкәсендә яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  9. Флүр Шәрипов (?) — Клайпеда шәһәрендә, өязендә[d], Литвада яшәүче һәм гомумән Польша-Литва татарларына мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]

2013

  1. Шамил Хәкимов (?) — Үзбәкстан татарларының дәрәҗәсен ныгытучы хезмәте (җир тетрәүләргә бирешмәгән биналар архитектурасы белән илкүләм һәм халыкара дан казануы) өчен[5]
  2. Мирфатыйх Зәкиев (?) — галимнең татар халкының барасы юлын яктыртып торуы өчен, 85 яшьлек юбилее уңаеннан[6]

2014

  1. Мөнирә Сәгыйдуллина (?) — дистә еллар дәвамында татар яшьләрен берләштерүдә, аралаштыруда, аларга туган телебез, гореф-гадәт, йолаларыбызны җиткерүдәге хезмәтләре өчен[7]
  2. Надир Дәүләт (?) — 70 яшьлек юбилее уңаеннан, татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, саклап калуга керткән фидакяр хезмәтләре; төрки татарларының бай мирасын барлап, тикшереп, дөнья киңлекләренә чыгарган өчен[8]
  3. Ильяс Җиһаншин (№267) — Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе эшчәнлегенә керткән өлеше өчен[9]

2015

  1. Исхак Хәлимов (?) — гомерен журналистикага багышлаган, милли әдәбиятны һәм сәнгатьне яктыртуга салган күпьеллык тырышлыгы өчен, җаваплылыгы астындагы Сембер өлкәсе татарларының җирле «Өмет» газетасының 25-яшьлек юбилее уңаеннан[10]
  2. Зәлия Ахунова (?) — «Нәүрүз гүзәле» бәйгесен оештырып килгәне өчен[11]
  3. Римма Ратникова (?) — татар милләтенә бик теләп һәм ихластан хезмәт итүе өчен[12]
  4. Алсу Сәгыйтова (?) — гомерен татар телле журналистикага багышлаган, Себер татарларына милли-мәдәни һәм гомуми тормыш феноменнарын ирештерүгә күпьеллык тырышлыгы, җаваплылыгы астындагы Төмән өлкәсенең җирле «Яңарыш» газетасының 25-яшьлек юбилее уңаеннан[13]
  5. Гөлнур Вәлишина (?) — гомерен татар телле журналистикага багышлаган, Себер татарларына милли-мәдәни һәм гомуми тормыш феноменнарын ирештерүгә күпьеллык тырышлыгы, җаваплылыгы астындагы Төмән өлкәсенең җирле «Яңарыш» газетасының 25-яшьлек юбилее уңаеннан[13]
  6. Луиза Шәмсетдинова (?) — тарихи Искәр каласын тасвирлау һәм торгызу эшенә өлеше өчен[14]
  7. Дамир Ибраһимов (?) — тарихи Искәр каласын тасвирлау һәм торгызу эшенә өлеше өчен[14]

2016

  1. Галина Мишкинене (?) — Вильнюстә, өязендә[d] , Литвада һәм гомумән Литва татарлары арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  2. Динә Морзакаева (?) — Башкортстан татарлары арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  3. Сәрия Зиннатова (?) — Бөтендөнья татар конгрессы фондының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин иткәне өчен[15]
  4. Нурия Хәбибуллина (?) — Җаекта, Көнбатыш Казакъстан өлкәсендә һәм гомумән Казакъстан татарлары арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  5. Вәсилә Хәкимова (?) — Ижауда һәм гомумән Удмуртиядә яшәүче татарлар арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  6. Ильяс Сәлахов (?) — 55-яшьлек юбилее уңаеннан, Әлмәт районында яшәүче татарларның мәдәни тормышына зур өлеше өчен[16]
  7. Камил Сәмигуллин (?) — татар телен популярлаштыруда куйган олуг хезмәте, Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча үткәрү иницивасы[17]
  8. Нурания Абзалова (№474) — татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруда куйган олуг хезмәте, Сәләй Вагыйзов музеен булдыру һәм яшәтүгә өлеше өчен[18]
  9. Лилия Вәлиева (?) — Бельгиядә яшәүче татарларны берләштерү, үз җәмгыятьләрен булдыру, чаралар оештыру һәм милли тормышларын яктыртып торуы өчен[19]

2017

  1. Марат Ашимов (№518) — иҗтимагый эшчәнлек, Азюрка татар хатын-кызларының милли-мәдәни һәм дини хокукларын уңышлы яклавы, "Сахалин эшендә" Коръән аятьләренең тыелуын кире кагуга ирешүе өчен[20]
  2. Мөнир Ерзин (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  3. Равил Гозәеров (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  4. Галимҗан Таминдаров (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  5. Галибә Сайбулатова (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  6. Илдар Юлдабаев (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  7. Гөлзәлинә Жехтунова (?) — Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә һәм гомумән Ида-Виру өязе[d] буенча татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[22]
  8. Алмаз Хавыев (?) — Пермь краеның Көңгер шәһәре һәм гомумән Көңгер районы буенча Пермь татарлары мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[22]
  9. Ясәви Хаҗипов (?) — Ярославль өлкәсендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[22]

2018

  1. Әлфия Миңнуллина (?) — 55 яшьлек юбилей уңаеннан, күп еллар дәвамында БТКда актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен[23]
  2. Шаһинур Мостафин (?) — 70 яшьлек юбилее уңаеннан, күп еллар дәвамында татар матбугаты һәм мәдәнияте үсешенә олы хезмәте өчен[24]
  3. Фәрһад Фәткуллин (№635) — Татарча Википедия үсешендә катнашуы белән татар телен дөнья дәрәҗәсендә танытуга өлеше[25]
  4. Илгизәр Шакиров (?) — Юбилее уңаеннан, күп еллар дәвамында Ижауда һәм гомумән Удмуртиядә яшәүче татар халкына иҗади хезмәте өчен[26]
  5. Наил Шәймәрдәнов (?) — 60 яшьлек юбилей уңаеннан, күп еллар дәвамында татар халкына иҗади хезмәте өчен[27]

2019

  1. Мидхәт Газымов (?) — хәйриячелек, төбәк тарихы[28]
  2. Хатыйп Миңнегулов (?) — татар телен үстерүгә керткән өлеше өчен, 80 яшьлек юбилее уңаеннан[29]
  3. Наил Сәйдәшев (?) — хәйриячелек, төбәк тарихы[30]
  4. Равил Тугушев (?) — Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә һәм Фәрганә вилаятендә яшәүче татарларның милли-мәдәни һәм иҗтимагый кирәкләренә күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте өчен[31]
  5. Римма Вилданова (?) — Закир Кадыйри, Акчуриннарга, Сембер сәүдәгәрләренә багышланган фәнни-публицистик китаплары өчен[32][33]
  6. Флүсә Назаргулова (?) — Башкортстанда татар теле укытучыларының “Ел укытучысы” бәйгеләре, конференцияләре, татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның олимпиадаларына, Башкортстан “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасының тормышына зур өлеше өчен[34]

2020

  1. Ирек Сәетов (?) — хәйриячелек, иганәчелек[35]
  2. Марат Кәримов (?) — Башкортстандагы татар шигъриятен үстерүгә керткән өлеше өчен[36]
  3. Якуп Әюпов (?) — 100 яшьлек юбилее уңаеннан, Башкортстанның Бәләбәй районы татарлары тормышына керткән өлеше өчен[37]

2021

  1. Инсаф Җәләлетдинов (?) — 45 яше, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе вазифасына керешүенә 25 ел тулуы уңаеннан, көньяк-көнбатыш төбәк казые буларак башкарган эшләре өчен[38]
  2. Атлас Төхбәтов (?) — Камышлы авылы, исемдәш районы һәм Самар өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни тормышына зур өлеше өчен[39]
  3. Азат Әхмәтҗанов (?) — Сабан туе бәйрәме уңаеннан, Мөслим районы халкының милли тормышына зур өлешләре өчен[40]
  4. Ирек Салихҗанов (?) — Сабан туе бәйрәме уңаеннан, Мөслим районы халкының милли тормышына зур өлешләре өчен[40]
  5. Дамир Хәйретдинов (?) — 75 яшьлек юбилее уңаеннан, хәйрия эшчәнлегенә (“Тәкбир” ислам хәйрия фонды), Казан шәһәренең тарихи-архитектура кыяфәтен саклауга һәм татар милли киемен тегү эшенең яңарышына керткән өлешләре өчен[41]
  6. Илдар Акчурин (№957) — хәйриячелек[42]
  7. Габпас Зиннатуллин (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле җәмгыятенә хезмәте аркасында[43]
  8. Данис Бадртдинов (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле тарих һәм әдәби хезмәте өчен[43]
  9. Ранит Фазылов (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле җәмгыятенә хезмәте аркасында[43]
  10. Вәсилә Хуҗина (?) — Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәриятенә караган “Дуслык” ансамбленең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни тормышына күп еллар узенең өлешен керткәне өчен[44]
  11. Таһирә Шевченко (?) — Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәриятенә караган “Дуслык” ансамбленең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни тормышына күп еллар узенең өлешен керткәне өчен[44]
  12. Нәзимә Рангулова (?) — Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәриятенә караган “Дуслык” ансамбленең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни тормышына күп еллар узенең өлешен керткәне өчен[44]

2022

  1. Морис Әхәтов (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, юбилей уңаеннан[45]
  2. Раушания Гәрәева (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  3. Лилия Боранбаева (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  4. Снежана Заманова (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  5. Әлмирә Ногманова (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  6. Тәнзилә Ибраһимова (?) — “Чал тарихлы Уразаем“ китабы өчен материаллар туплап зур хезмәт башкарган өчен[47]
  7. Шамил Батыршин (?) — хәйриячелек[48]
  8. Марс Тукаев (?) — 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән күпъеллык эшчәнлеге өчен[49]
  9. Римма Өметбаева (?) — озак еллар дәвамында Төмән өлкәсенең ТРК «Тобольское время» һәм “Яңарыш” татар газетасының Тубылдагы актив хәбәрчесе буларак татар телен, мәдәниятен саклауга һәм басма матбугатны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен[50]

2023

  1. Азат Мәкъсүтов (?) — Башкортстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[51]
  2. Роза Камалетдинова (?) — «Азат хатын»/«Сөембикә» журналында күп еллык хезмәте өчен[52]
  3. Ләйсән Билалова (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, Саба районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы һәм Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе эшчәнлегенә керткән хезмәте өчен[53]
  4. Линар Мансуров (?) — озак еллар дәвамында Кыргызстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен[54]
  5. Ринат Хәбибрахманов (?) — озак еллар дәвамында Кыргызстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен[54]
  6. Эсгер Әгъдиев (?) — озак еллар дәвамында Кыргызстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен[54]

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз