Коръән
Коръән яки Коръән Кәрим, Коръән Шәриф (гар.: القرآن яки القرآن الكريم) – Ислам галәменең ышануы буенча, Ислам пәйгамбәре Мөхәммәт(с.г.в.)гә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы аркылы вәхиләр рәвешендә иңдерелгән изге китап. Беренче тапкыр VII гасырда китап буларак тупланган.
Коръән | |
Нигезләнү датасы | 631 |
---|---|
Атама | القرآن |
Жанр | дини әдәбият[d] һәм изге язма[d] |
Басма яки тәрҗемәләре | Толкование Корана[d], Турецкая Библия или Коран[d], Коран Мухаммада[d], Закон Мухаммада-псевдопророка[d], The Message of The Qur'an[d], Благородный Коран[d], Значение Славного Корана[d], Священный Коран: арабский текст и английский перевод[d], Hak Dīni Kur'an Dili[d], The Koran[d], The Quran[d], Quran (Progressive Muslims Organization)[d], Q81517861?, Xuraan ci Wolof[d], Q88492746?, Q19149734?, Q110628775? һәм al-Qurʼān al-Karīm (al-Maṭābiʻ al-Amīrīyah, 1342h)[d] |
Әсәр яки аның атамасы теле | классик гарәп теле[d] |
Вакыйга кая урын алган | Гарәбстан ярымутравы |
Персонажлар исемлеге | Коръәндә урын алган персонаж һәм исемнәр исемлеге[d] |
Персонажлар | Мөхәммәт пәйгамбәр, Нух[d], Иса ибн Марьям[d], Муса[d], Ибрахим[d], Исхак[d], Марьям бинт Имран[d], Зәйд ибне Хәрисә, жена Лота[d], Ноема[d], ас-Самири[d], Абу Лахаб[d], Умм Джамиль бинт Харб[d], Давуд[d], Голиаф[d], Харун[d], Сөләйман[d], Адам в Исламе[d], Кабиль и Хабиль[d], Джибриль[d], Царица Савская[d], Һава[d], Зәйнәп бинт Җәхеш[d], Хидр[d], Лут[d], Узайр[d], Лукман[d], Корей[d], Йосыф пәйгамбәр, дочери Лота[d], Идрис[d], Айюб[d], Исмаил[d], Ильяс[d], Аль-Яса[d], Зу-ль-Кифль[d], Шуайб[d], Салих, Худ[d], Якуб[d], Юнус[d], Зу-ль-Карнайн[d], Иблис һәм Исламда Тәңре[d] |
Кайда өйрәнелә | Коръән белеме[d] |
Җитештерү урыны | Мәккә һәм Мәдинә |
URL буенча карарга була | al-quran.info |
Авторлык хокуклары статусы | 🅮[d] һәм 🅮[d] |
Коръән Викиҗыентыкта |
Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре астында билгеле. Фатиха сүрәсе белән башлана, Нәс сүрәсе белән тәмамлана.
Мөселманнар, Коръән укуның саваплы булуына ышанганга күрә, гади хәрефләр белән генә язылган очракта нәселдән нәселгә Коръәннең тапшырыла алмаячагын аңлаганнар, шуңа күрә Коръән тәҗвид кагыйдәләрен аңлатучы билгеләр белән язылган килеш безнең көнгәчә килеп җиткән.
Коръән сүрәләрдән тора. Аларның саны 114. 86сы Мәккәдә, 28е Мәдинәдә иңгән. Сүрәләр үз чиратында аятьләрдән торалар. Сүрәләр башындагы бисмиллаларны санамаганда, аятьләр саны 6236 (бу сан буенча башка фикерләр дә бар).
Үзгәрмәячәк хәбәр ул Коръәндер,[1][2] ә тәфсирләр үзгәрергә тиеш.[3][4] Шул чакта Корьәнне уку, өйрәнү, аның мәгънәләренә төшенү дәвам итәчәк һәм һәркем аны үзенчә аңлаячак. Ә болай булганда, ягъни Аллаһ кеше белән сөйләшә башласа[5][6][7] баягы ялган иман ияләренең[8][9][10] кулыннан власть китәчәк, аларның кирәге дә калмаячак! |
Мөхәммәдкә иңдерелгән Коръәннең чыганагы буларак Галәмнәрнең яратылышы алдыннан булдырылган бар хикмәт җыентыгы Аль-лаух аль-махфу́з булып тора.[14]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Quran Word by Word // QuranAcademy.org
- ayatlar.org 2018 елның 2 июль көнендә архивланган. – Эльмир Кулиев. Коръән Тәфсире гәрәпчә һәм урысча, һәр аерым аят тавышын wav форматында тыңнарга
- kitap.net.ru – Ногмани. Коръән Тәфсире