Пермь крае

Идел-Урал төбәге

Пермь краеРоссия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Россия Федерациясе субъекты
Пермь крае
Пермский край
БайракГерб

Башкала

Пермь

Мәйдан

24-нче

- Барлыгы

- Су

160 236 км² [1]

2,0%

Халык саны

18-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

2 635 849 кеше (2010)[2]

16,9 кеше/км²

Тулаем төбәктәге продукт

14-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

630,8 млрд. сум [3] (2010)

224,5 мең сум

Федераль округы

Идел буе

Икътисади районы

Урал

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Максим Решетников (в.б)

Хөкүмәт Рәисе

Максим Решетников

Канун чыгару Җыелышының рәисе

Валерий Сухих

РФ субъекты коды

59

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Крайның мәркәзе — Пермь шәһәре.

География

Чиктәшлек

ЯкРоссия субъекты
ТөньякКоми Республикасы
КөнчыгышСвердловск өлкәсе
КөньякБашкортстан
КөнбатышКиров өлкәсе
Удмурт Республикасы

Пермь крае Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Европада, 0,2 % өлеше — Азияда урнаша.

Кырый нокталар

  • төньякта — Саклаимсори-Сяхль тавы (1094 м) — 61°39' т. к.;
  • көньякта — 56°06' т. к. (элекке Октябрьский районының Ельник авылы янында);
  • көнбатышта — 236 биеклекнең (рус. Высота 236) 1 километрда, Лэпью, Пелес һәм Кажим елгаларның субүләре янында 51°47' кч. о.;
  • көнчыгышта — Рахт-Сори-Сяхл тавы, 59°29' кч. о.

Климат

Пермь крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -18,5...-15 °С.

Рельеф

Крайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Рус тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:

  • Тулымский камень (1496 м);
  • Ишерим (1331 м);
  • Молебный камень (1240 м);
  • Ху-Соик (1300 м)

Елгалар

Чулман
Чусовая

Пермь краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км.

Төп елгалар:

  • Чулман — 1805 км.
  • Чусовая — 529 км.
  • Сөлил — 493 км.
  • Вишера — 415 км.
  • Колва — 460 км.
  • Яйва — 403 км.
  • Косьва — 283 км.
  • Коса — 267 км.
  • Весляна — 266 км.
  • Иньва — 257 км.
  • Обва — 247 км.

Файдалы казылмалар

Пермь краенда нефтьны, газны, ташкүмерне, минирәл тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгаралар.

Саклана торган табигать терриотрияләре

  • Вишера тыюлыгы
  • «Басеги» тыюлыгы

Тарих

Моны да карагыз: Пермь губернасы

1737 елда Казан губернасының Чәрдән, Саликам һәм Көңгер өязләре, Казан губернасының Көңгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көңгер).

1781 елда Пермь губернасы оештырыла.

1919 елның 15 июлендә Пермь губернасы составыннан Екатеринбур губернасы аерылып чыгарыла.

1923 елның 3 ноябрендә Пермь губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә.

1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Пермь краеның территориясе Свердловск өлкәсендә калган. 1938 елда Свердловск өлкәсе составыннан Пермь өлкәсе аерылып чыгарыла. 19401957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән.

Пермь өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Россия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Пермь өлкәсе составында булган.2003 елның референдумда Пермь өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр.

Мәдәният

Дин

Православие
Ислам

Халык

Милли состав

Халык1939[4]1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]2010
К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%
руслар1 768 38684,71%2 420 23080,87%2 490 10282,36%2 508 32383,38%2 592 24683,85%2 401 65985,17%2 191 42383,14%
татарлар80 7273,87%165 82925,54%169 3605,60%157 7195,24%150 4604,87%136 5974,84%115 5444,38%
коми-пермьнәр122 46415,87%136 3854,56%139 1554,60%128 2863,99%123 3713,99%103 5053,67%81 0843,08%
башкортлар28 9521,39%39 5771,32%47 8121,58%48 7521,62%52 3261,69%40 7401,44%32 3701,23%
арлар9 7810,47%21 8880,73%30 5521,01%32 3111,07%32 7561,06%26 2720,93%20 8190,79%
украиннар27 4201,31%71 9852,41%47 7911,58%44 0181,46%45 7111,48%25 9480,92%16 2190,62%
башкалар49 7882,39%136 9824,58%98 6713,26%88 8022,95%94 6113,06%84 7003,00%178 3906,77%
барлык2 087 518100.0%2 992 876100.0%3 023 443100.0%3 008 211100.0%3 091 481100.0%2 819 421'100.0%2 635 849100.0%

Искәрмәләр:

1 Комилар белән

2 Кырым татарлары белән

Татарлар

Төп мәкалә: Пермь татарлары

Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Пермь, Березники, Чайковски һ.б. шәһәрләрдә яшиләр.

Торак пунктлар

Пермь крайның эре торак пунктлары

КарауБәхәсҮзгәртү


Пермь

Чайковски

ШәһәрХалык саныШәһәрХалык саны
КарауБәхәсҮзгәртү


Көңгер

Чусавай

1Пермь991 53011Кудымкар28 984
2Березники156 51212Губаха27 544
3Саликам97 23913Верещагино22 161
4Чайковски82 93314Оса21 191
5Көңгер66 11015Киҗел19 590
6Ылыс65 93116Нытва19 042
7Краснокам51 92917Красновишерск16 098
8Чусавай46 74018Александровск14 502
9Добрянка33 68519Очёр14 239
10Чернушка33 27520Полазна12 753
2010 елның җанисәбе буенча


Административ-территориаль бүленеше

Районнар


Шәһәр округлары

6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар:

Бу яклардан чыккан күренекле татарлар

Моны да карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр