Альбедо

Альбедо (латинча albusак) — өслекнең диффуз чагылу сәләте сыйфатламасы.

Төрле өслекләр тарафыннан Кояш яктылыгының диффуз чагылуы (% та)
Кояш системасының планеталары һәм кайбер кәрлә планета альбедосы
ПланетаГеометрик
альбедо
Сферик
альбедо
Меркурий0,1060,119
Чулпан0,650,76
Җир0,3670,306
Марс0,150,16
Юпитер0,520,343
Сатурн0,470,342
Уран0,510,3
Нептун0,410,29
Плутон0,60,5

Һәр дулкын озынлыгы өчен альбедо чагылдыручы өслекнең спектр сыйфатламаларына бәйле, шуңа күрә төрле спектр диапазоны өчен альбедо да төрле (оптик, ультрашәмәхә, инфракызыл альбедо) яки төрле дулкын озынлыгы өчен монохроматик альбедо.

Чагылдыручы өслекнең төрле геометриясе сәбәпле альбедо оптикада һәм астрономиядә төрлечә билгеләнә.

Чын альбедо

Чын (яссы яки Ламберт) альбедо - диффуз чагылуның коэффициенты, ягъни яссы өслек чагылган барлык юнәлешләрдәге яктылык агымы бу өслеккә төшкән башлангыч яктылык агымына чагыштырмасына тигез.

Махсус фотометрик әсбап - альбедометр ярдәмендә үлчәнә.

Яктылык агымы өслеккә туры почмакта төшкән очракта, чын альбедо нормаль альбедо дип атала.

Нормаль альбедо чиста кар өчен ~0,9, күмер өчен ~0,04.

Геометрик альбедо

Астрономик фотометриядә геометрик альбедо кулланыла:

биредә:

- тулы фазада булган планета яктыртылуы Җир янында
- планета зурлыгындагы абсолют ак яссы экран яктыртылуы

Геометрик альбедо Ай өчен — 0,12, Җир өчен — 0,367.

Сферик альбедо

Сферик альбедо яки Бонд альбедосы - сферик өслек чагылган барлык юнәлешләрдәге яктылык агымы бу өслеккә төшкән башлангыч яктылык агымына чагыштырмасына тигез. Ягъни:

,

биредә:

  • — геометрик альбедо;
  • — күзәтүче күргән яктыртылган өслек өлешенә бәйле фаза интегралы.

Сферик альбедо Ай өчен — 0,067, Җир өчен — 0,29.

Сылтамалар

  • Н. Александрович. Основы астрофотометрии. Отдел Астрофизики Высоких Энергий. Проверено 19 мая 2011. Архивировано из первоисточника 25 августа 2011.