Дека-

СИ алкушымчасы, чыгыш берәмлекне унга тапкырлауны күрсәтә

Дека- (билгеләнүе: да, халыкара — da) — Халыкара берәмлеләр системасындагы (СИ) алкушымча, чыгыш берәмлекне унга тапкырлауны күрсәтә. Бу алкушымчаның атамасы грек теленең «δέκα» («ун») дигән сүзеннән килеп чыккан[1][2]. 1960 елны үлчәмнәр һәм авырлыклар турындагы XI Генераль конференцияда СИ алкушымчасы буларак куллану өчен кабул ителгән[3].

Тарихи беренче тапкыр рәсми рәвештә 1795 елда кабул ителде; бик сирәк файдаланыла. 1960 елдагы стандартлаштыруга кадәр төрле язу вариантлары булган: dk, D, Da, дк.

Куллану мисаллары:

  • 1 деканьютон = 10 Н 1 килограмм-көч
  • 1 декалитр = 10 литр
  • 1 декаметр = 10 метр
  • 1 декапаскаль = 10 паскаль

Искәрмәләр