Ибн әл-Гарәби

Мөхетдин Әбү Габдулла Мөхәммәд ибн Гали әл-Андалуси (гарәп. محي الدين محمد ابن علي ابن محمد ابن عربي الحاتمي الطائي الأندلسي‎, 28 июль 1165, Мурсия, Мурсия (автономияле төбәк), Испания[1][2][3]16 ноябрь 1240 (75 яшь), Димәшкъ, Габбасиләр хәлифәлеге[d][4]) — мөселман дин белгече, суфыйчылык гыйлеменең күренекле вәкиле һәм теоретигы. «Бөек укытучы» (әш-шәех әл-әкбар) исеменә ия[6].

Ибн әл-Гарәби
Туган телдә исем гарәп. محي الدين ابن عربي
Туган 28 июль 1165
Мурсия, Мурсия (автономияле төбәк), Испания[1][2][3]
Үлгән 16 ноябрь 1240 (75 яшь)
Димәшкъ, Габбасиләр хәлифәлеге[d][4]
Ватандашлыгы әл-Әндалус[d]
Альмохадский халифат[d][5]
Һөнәре фәлсәфәче, шагыйрь, язучы

 Ибн әл-Гарәби Викиҗыентыкта

Ибн әл-Гарәби, Ходай белән дөнья арасындагы аермаларны кире кагучы яшәеш бердәмлеге (вәхдәт әл-вөҗүд) турындагы тәгълимат төзи. Тәнкыйтьләүчеләр (Ибн Таймия һ. б.) бу тәгълиматта пантеизм, тәгълимат яклылар — чын монотеизм (тәүхид) күрә. Ул камил кеше (әл-инсан әл-камил) концепциясы яклы була.

800-гә якын әсәр калдыра.[7]