Иҗтимагый аң

коллектив аң белән бутамагыз.


Берәр җәмгыятьнең барлык әгъзаләре уртаклашкан аңны иҗтимагый аң дип атыйлар. Аны шулай ук аерым җәмгыятьләр һәм җәмәгатьләр үзләренең көндәлек тормышында очраткан мәсьәләләрне тану, җәмгыять яшәгән кыенлыклардан аңлы булу дип билгеләп була.Иҗтимагый аңны үзләштергән субъект үз карашларны доминант мәдәнияткә нигезли.[1]

Иҗтимагый аң

Марксизмда

Иҗтимагый яшәешнең чагылышы; берәр чорда кешеләр җәмгыятендә таралган фикерләр. Еш һәр бер җәмгыят әгъзасының шәхси аңнан аермалы буларак, уртак хәлен билгеләүче төшенчә буларак аңлашыла.

Термин тарихы

Иҗтимагый аң турында фикерләрнең тамырлары абсолют рух төшенчәсен кулланган Һегель эшчәнлегеннән килә дип санала[2]. Марксизм фәлсәфәсендә җәмгыять кирәге абсолютка чыгарыла, рух сүзе исә аң белән алмаштырыла."Иҗтимагый аң" термины беренче тапкыр 1895 елда Владимир Ленин тарафыннан (ПСС, т. 2, с. 482) кулланыла һәм 1914 елда Александр Богданов (рус.) язган хезмәтеннән соң [3] фәнни кулланылышта үз урынын ала.

Замандаш Россия фәлсәфәсендә иҗтимагый аң формалары еш рухи сфералары белән алмаштырыла[4]

Иҗтимагый аң формалары

Гадәттә сүзгә алынган иҗтимагый аңның формалары[5]:

Иҗтимагый аңның һәр формасына: фәнгә, фәлсәфәгә, мифологияга, сәясәткә, дингә һәм б. - белемнең аерым формалары хас[12].

Торышлары

Уяу

Уяу иҗтимагый аңлы субъект доминант мәдәни карашка альтернативаларны эзли.[1]

Киңәйтелгән

Маргинальләшкән төркеме белән үзен көчле бәйләгән субъектның иҗтимагый аңы киңәйтелгән дип әйтелә.[1]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

  • общественное бытие и общественное сознание
  • Введение в философию. - М.: Политиздат, 1989. Ч.2. - 3. Структура общественного сознания - С.445-455
  • Демичёв В.А. Общественное бытие и общественное сознание. - Кишинёв, 1970.
  • Келле В.Ж., Ковальзон М.Я. Формы общественного сознания - М., 1959
  • Михайлов Ф. Т. Общественное сознание и самосознание индивида. - М. : Наука, 1990. - 222 с.
  • Уледов А.К. Структуры общественного сознания. - М., 1968.
  • Челышев П.В. Обыденное сознание или не хлебом единым жив человек. М.: Московский государственный горный университет, 2007. - 359 с.


Калып:Socio-stub