Калахари

Калахари — Көньяк Африкадагы чүл, Ботсвана, КАР, Намибия территорияләрендә ята. Чүл киңәя, Ангола, Замбия, Зимбабвега таба үтеп бара. Мәйданы — 600 мең км2.

Калахари чүллеге хайваннары

Биредә жираф, зебра, газәл, антилопа, сыртлан, чүл бүресе, арыслан, каплан, гепард, зур колаклы төлке, Көньяк Африка төлкесе, варан, геккон, кошлар (дүдәк, тәвә кошы, сабан тургае, лачын, көелде), еланнар (сары кобра, кара Африка еланнары) яши.

Чыганаклар