Каһвә агачы
Каһвә агачы (Coffea) - мәңгеяшел үсемлекләр ыругы. Күбесенчә зур булмаган, озынлыгы буенча 4 метрга кадәр агачлар. Агачлардан каһвә бөртекләре үсәләр.
Каһвә агачы | |
Халыкара фәнни исем | Coffea L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Coffeeae[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Таксономик төр | C. arabica[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2779[6] |
Каһвә агачы Викиҗыентыкта |
Кофе ыругының Иске Дөнья тропикасында, нигездә Африкада үсүче 40 тере билгеле. Җир шарының күп илләрендә үстерелүче аравия кофе агачы (C.arabica) зур икътисади әһәмияткә ия. Бу үсемлекнең туган иле — Эфиопия. Хәзер дә Абиссин тавының елга үзәнлекләрендә диңгез өсте тигезлегеннән 1000—2000 м биеклектә кофе агачы әрәмәлекләрен очратырга мөмкин. Бу—мәңге яшел куак яки 8—10 м биеклегендәге агач . Яфраклары тиречел, куе яшел. Чәчәкләре яфрак куентыгында урнаша, таҗы ак, озын көпшәле. Җимешләре кызыл яки кара-зәңгәр төстә, сусыл. Алар 2 эре, овал, кабарынкы, каты эндо-спермлы орлыклы. Җимеш тирәлегеннән аерылган орлыкларны (кофе бөртеген) кыздыралар, төяләр һәм шуннан безгә таныш эчемлек — каһвә әзерлиләр. Орлыклары үзәк нерв системасын ярсытучы, йөрәк эшчәнлеген көчәйтүче кофеин алкалоидына ия.[7]
Искәрмәләр
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|