Кергелен
Кергелен (фр. Archipel des Kerguelen, Archipel Kerguelen) — Һинд океанының көньягында урнашкан утраулар төркеме. Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре ( Франция биләмәсе) составына керә. Бер эре һәм 300 гә якын кече утраудан гыйбарәт.
Кергелен фр. Archipel des Kerguelen, Archipel Kerguelen | |
Акватория | Һинд океаны |
Утраулар саны | як. 301 |
Иң эре утрау | Гранд-Тер |
Гомуми мәйдан | 7215 км² |
Иң биек ноктасы | 1850 м |
Ил | Франция |
Беренче дәрәҗә АБ | Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре |
Халык саны (2012 ел) | 0 кеше |
Кергелен Викиҗыентыкта |
Мәйданы 7 мең км². Биеклек 1965 метргача. Субантарктик суык климат, елга якынча 730[1] мм явым төшә. Көчле җилләр исә. Үсемлекләр дөньясы ярлы. Кергелен утравының үзәк өлеше бозлык белән капланган.
Даими яшәүче халык юк. Порт-о-Франсе геофизик станциясе 1950 елдан эшли. Утраулар төркеме аны 1772 елда кәшеф иткән француз диңгез сәяхәтчесе Ив-Жозеф де Кергелен исеме белән аталган.
Галерея
- Порт-о-Франсе
- Кергелен кәбестәсе
Искәрмәләр
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg