Коргылы кисәкчекләр тизләткече
Коргылы кисәкчекләр тизләткече — югары энергияле коргылы кисәкчекләр (элементар кисәкчекләр, ионнар) чыгару өчен җайланмалар төре.
Заманча тизләткечләр бик кыйбат, зур комплекслар булганга күрә еш кына бер дәүләт аларны төзи алмый. Мисал өчен Зур адрон коллайдеры 27 км озынлыгындагы боҗра булып тора.
Коргылы кисәкчекләр электрик һәм магнит кырлары белән тәэсир итешү тизләткеч эше нигезендә ята.
Электр кыры турыдан-туры кисәкчекне тизләтә һәм энергиясен арттыра. Магнит кыры Лоренц көчен булдырып, кисәкчекне бер якка авыштыра, орбитасын билгели, ләкин энергиясен үзгәртми.
Тизләткечләр ике төргә бүленә:
- сызыкча тизләткечләр - кисәкчекләр бәйләме бер тапкыр тизләтә торган аралыкны уза
- циклик тизләткечләр - кисәкчекләр бәйләме йомык кәкре сызыклар (мәсәлән боҗра) буйлап күп тапкыр тизләтә торган аралыкны уза.
Шулай ук тизләткечләр түбәндәге төрләр булалар:
- коллайдер яки бәрдергеч - кисәкчекләр каршы бәйләмнәре бәрелешләре нигезендә ясалган
- нейтроннар чыганагы
- синхротрон нурланыш чыганагы
- яман шешне терапия өчен җайланма
- сәнәгый тизләткеч
Әдәбият
- Ананьев Л. М., Воробьёв А. А., Горбунов В. И. Индукционный ускоритель электронов — бетатрон. Госатомиздат, 1961.
- Коломенский Д. Д., Лебедев А. Н. Теория циклических ускорителей. М.: Физматгиз, 1962.
- A.Chao, M.Tigner, Handbook of Accelerator Physics and Engineering, 1999.
- Бабат Г. И. Ускорители. — [М.]: Мол. гвардия, 1957. — 80 с. — 50 000 экз.
- Ратнер, Б. С. Ускорители заряженных частиц. — М.: Наука, 1966. — 151 с.
- Комар, Е. Г. Ускорители заряженных частиц. — М.: Атомиздат, 1964. — 388 с.
- Ливингстон, М.Стенли. Ускорители. Установки для получения заряженных частиц больших энергий. — М.: Изд-во иностр. лит., 1956. — 148
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg