Каен (рус. Куйбышев ) — Новосибирск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1782 елдан ), Куйбышев районының административ үзәге.
Халык саны — 45 298 кеше (2010 ).[4]
Шәһәр монда 1905—1907 елларда сөргендә булган революция эшлеклесе Валериан Куйбышев хөрмәтенә 1935 елда атала.
Шәһәрнең иске атамасы — Каинск «каен» сүзеннән чыккан.
Шәһәр Омь елгасы өстендә, Новосибирскидан 315 километр көнбатыштарак урнаша. Көнбатыш Себер тимер юлының Каинск-Барабинский узел тимер юл станциясе. Шәһәр аша М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел — Омск — Новосибирск ) автоюл бара.
Герб (1785) Каен 1722 елда Каиниский Пас бараба татарларын калмыклар һәм кыргызлар һөҗүмнәреннән саклау өчен хәрби ныгытма буларак нигезләнә. XVIII гасыр уртасыннан Каинск аша Себер тракты уза башлаган. Ныгытма янында урнашкан Каин бистәсе 1772 елда хәзерге шәһәр урынына күчерелә.
1782 елда шәһәр статусын ала һәм Тубыл калгайлыгы (1796 елдан — губернасы) Каинск өязе үзәге була. 1804 елда өяз белән Тум губернасы составына кертелә.
1856 елда Каинскта 2 чиркәү, 383 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.
Транссебер магистрале төзелештән соң Каинск йогынтысы шактый түбәнәя. 1921 —1925 елларда — Новониколаевск губернасы составында, 1925 —1930 елларда — Себер крае Барабинск округы, 1931 —1937 елларда — Көнбатыш Себер крае Барабинск районы составында.
1935 елда шәһәргә Куйбышев исеме кушыла.
Милли состав (2002 ): руслар — 96,3%, татарлар — 2,0%, алманнар — 1,5%.[13]
Химия заводы, авиацион запас частьләре, тимер-бетон әйберләр һәм конструкцияләр заводлары.
Сөт-консерв, ит комбинатлары. Барабинск ГРЭСы.
Новосибирск дәүләт педагогика университетының филиалы Новосибирск дәүләт техника университетының филиалы ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте . ↑ 4,0 4,1 архив күчермәсе , archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-26 ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 ↑ 6,0 6,1 6,2 http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/kujbyshev/index.html ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=755 ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны ↑ архив күчермәсе , archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2012-12-26 ↑ 2002 ел сан алу базасы , archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2012-12-26 ↑ 2010 ел сан алу базасы , archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-22