Кыяклылар

Кыяклылар (лат. Gramíneae, рус. Зла́ки), шулай ук Йончалылар[11]рус. Мя́тликовые (лат. Poáceae) — берөлешлеләр гаиләсе. 650 ыруг, якынча 10 мең төре билгеле, бар җир шарын буйлап таралган. Үлән, сирәгрәк агач сыман үсемлек. Идел-Урал буенда 39 төрдән (колынкойрык, кылган, айрык, йонча, бүтәгә, актамыр һ.б.) 139 төр үсә. Бер, ике, күп еллык үлән. Сабагы цилиндр формасында, гади яки тармаклы, төз яки җәйелүчән; төеннәрдән һәм төен араларыннан тора. Күпчелек кыяклылар төен араларының эче куыш (салам), сирәгрәк көпшәк паренхималы тукыма белән тутырылган (керпе үлән, кукуруз, тары һ.б.). Яфрагы кыяк, ланцет, җеп яки каеш сыман, ачык, сирәк очракларда кушылып үккән җиңсәле (күстерә, шаукамыш һ.б.) һәм кыяк (җепсә сыманнарга кадәр) яки ланцет рәүешле пластинкалы. Җиңсәнең пластинкага күчкән урынында гадәттә телчә була. Яфрагының урнашуы ике рәтле, сирәкләп спираль рәвешендә. Чәчкәсе вак, ике, сирәгрәк бер җенесле, чәчкә тәңкәләре һәм 1-2 чәчкә ярысы (лодикулалар) белән уратып алынган. Серкәчләре 1 дән алып 6 га кадәр (күпчелек төрләрдә 3). Җимешлеге 1, җимшәне өске. Чәчкәләре катлаулы чәчкәлекләр ясаучы башакларда 2 рәт булып урынлашкан: себеркеләр, башаклар, суклар, солтаннар яки башлар. Йонча, колынкойрык һ.б. ыруларга караган төрләргә апомиксис (аталандырылмыйча яралгы барлыкка килү) хас, кайсы берләрендә (йонча, солыбаш) вивипария (башаклар суганбаш булып үзгәрә) күзәтелә. Җимеше — бөртекчә, хайваннар яки җил белән тарала. Безнеж шартларда кыяклылар башлыча далада һәм болыннарда үсә, шулай ук урманнарда, дымлы урыннарда һәм биек тау башларында очрый. Ашарга яраклы үсемлекләр (тары, бодай, арыш, арпа һ.б.), мал азыгы үсемлекләре (айравык, күстерә, йонча, солыбаш, тимофеевка һ.б.), декоратив үсемлекләр (тарут, арышбаш, ялбыр кылган һ.б.), баллы үсемлекләр (бармакчалы үлән, камыш), сүсле үсемлекләр (сәрхәт кыягы, елан теле һ.б.). Кайсы бер кыяклылар (үгезут, исле башак һ.б.) аракы-ликёр һәм парфюмерия-косметика сәнәгатендә, айравык, керпе үләне, дөя кылганы һ.б. халык медицинасында кулланыла. Арыш күстерәсе, кара солы, сырылучан актамыр, керпе үләненең һәм шыртүләннең төрләре — чүп үләннәре. Йонча, солыбаш, иргылчык, арыш һәм тимофеевканың серкәсе аллергия авыралары тудыра. Үсемлекләрнең 15 сирәк төре (реликтлар сөялле солы үләне, Ледебур колерия; эндемиклар Коржинский кылганы, шырт колерия; мурт арышбаш, Лессинг кылганы, сарепта кылганы, Карелин таукыягы, чуклы таукыяк, актамыр, ялтыр очлыгылчык һ.б.) — БР ныңКызыл китабына, алар арасыннан 5 төр (Залесский кылганы, сылу кылган, төкле кылган, дөя кылганы, келерия) РФ ның Кызыл китабына кертелгән.

Кыяклылар
Сурәт
Халыкара фәнни исемPoaceae Barnhart, 1895[1][2][3][…]
Таксономик ранггаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксонзлакоцветные[d][1][5][3][…]
Таксонның халык атамасыОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимыGramineae[d]
Таксономик төрмятлик[d]
Җимеш төребөртекчә[d]
Нәрсәнең чыганагыgrass[d], печән[d], зерно[d] һәм Бөртекле культуралар
Башлану вакыты66000 тысячелетие до н. э.
GRIN URLnpgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=897[10]
Моңа өлешчә туры киләүлән[d]
 Кыяклылар Викиҗыентыкта

Чыганаклар

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 3,2 Reveal System of Classification — 1997.
  • Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  • Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  • Nederlands Soortenregister
  • https://web.archive.org/web/20201026032801/https://www.panmai.com/Family/FamilyTable.shtml
  • 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  • 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  • GRIN үсемлекләр таксономиясе
  • tatpoisk.net: Йонча - бот. мятлик
  • 🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg