Люксембург (шәһәр)

Люксембург шәһәре — Көнбатыш Европада урнашкан кечкенә (мәйданы 2 586 км²) дәүләтнең — Люксембургның башкаласы.

Люксембург
люкс. Stad Lëtzebuerg
фр. Luxembourg
алман. Luxemburg
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы963
Сурәт
Рәсми исемLëtzebuerg, Luxembourg, Luxemburg һәм Luxemburg
Демонимlussemburghesi
Дөнья кисәгеЕвропа
Дәүләт Лүксимбур[1]
Нәрсәнең башкаласыЛүксимбур, Форе[d], Люксембург[d], Герцогство Люксембург[d] һәм Люксембург[d]
Административ-территориаль берәмлекЛюксембург[d]
Сәгать поясыҮзәк Аурупа вакыты[d], UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуыАльзет[d], Петрус[d], Zéissengerbaach[d], Q25584407? һәм Drosbach[d]
Иң көнчыгыш ноктасы49°48′21″ т. к. 6°31′51″ кч. о. һәм 49°48′20″ т. к. 6°31′51″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы50°10′58″ т. к. 6°01′29″ кч. о. һәм 50°11′ т. к. 6°01′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы49°26′52″ т. к. 6°02′30″ кч. о. һәм 49°26′52″ т. к. 6°02′30″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы49°53′49″ т. к. 5°44′09″ кч. о. һәм 49°53′49″ т. к. 5°44′09″ кч. о.
ГеомәгълүматларData:Luxembourg/Luxembourg.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасымэр города Люксембург[d]
Хөкүмәт башлыгыЛиди Польфер[d]
Канунбирү органыLuxembourg communal council[d]
ӘгъзалыкClimate Alliance[d][2] һәм QuattroPole[d]
Халык саны134 714 (1 гыйнвар 2023)[3][4][5]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек146 метр
Кардәш шәһәрПрага, Камден[d] һәм Мец
Моның хуҗасыKockelscheuer Sport Centre[d] һәм Жози Бартель[d]
Нәрсә белән чиктәшВальферданж[d], Штейнсель[d], Нидеранвен[d], Сандвейлер[d], Hesperange[d], Резер[d], Лёделанж[d], Бертранж[d], Штрассен[d] һәм Копсталь[d]
Туристический центрQ30004713?
Мәйдан51,46 км²[5]
Рәсми веб-сайтvdl.lu/en(ингл.), vdl.lu/fr(фр.) һәм vdl.lu/de(алм.)
Харита сурәте
Һәйкәлләр исемлегеCultural heritage monuments in Luxembourg City[d]
Феноменның икътисадыeconomy of Luxembourg City[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре23 967
Монда җирләнгәннәр төркемеQ113654730?
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Люксембург Викиҗыентыкта

Табигый шартлар

Шәһәр диңгез биеклеге өстеннән 344 м биеклектә, ике зур булмаган елга — Альзет (Сирның көньяк кушылдыгы) һәм Петрус кушылган урында урнашкан.

Климат уртача, диңгезнекеннән континентальга күчүче. Кыш көне җылы, күбесенчә уңай температура була. Ә җәй салкынча, температура +20 градустан сирәк артып китә. Аяз һава торышы сирәк була, ә яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр елның теләсә кайсы фасылында ява.

Флора һәм фауна континенталь, шәһәр буйларында имән һәм бүк урманнары, аларда тиеннәр, кыр кәҗәсекыр кәҗәләре яши. Шәһәрнең бакча һәм паркларында җылылык яратучы үсемлекләр үстерелә.

Халык, тел, дин

Люксембургның халкы күп түгел (86 мең кеше), бу ил халкының 1/6 тәшкил итә. Шәһәр халкын ике этник группага бүләргә мөмкин — алманнарга һәм французларга, аларның һәрберсе үз туган телендә сөйләшергә хокуклы. Шулай ук люксембург теле дә бар. Шәһәрнең күпчелек кешеләре католицизм динендә.

Шәһәр тарихы

Люксембург турында язма чыганакларда беренче тапкыр искә алулар 963 елга карыйлар. Шәһәр статусы һәм хокукларын исә Люксембург 1244 елда гына ала. Шәһәр берничә тапкыр кулдан-кулга күчкән: 1606-1684 һәм 1697-1724 елларда Испаниягә буйсынган, 1684-1697 һәм 1794-1815 елларда Франция составында була, ә 1714-1794 елларда Австрия кул астында яши. 1815 елда шәһәр мөстәкыйльлек ала. Беренче һәм икенче бөтендөнья сугышлары вакытында Алмания тарафыннан яулап алына. Сугыштан соңгы чорда шәһәр актив үскән, һәм хәзерге вакытта Европада иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе булып тора.

Мәдәни әһәмияте

Люксембург — бик матур шәһәр. Альзет елгасы аны ике өлешкә — Югары һәм түбән шәһәргә бүлә. Шуңа күрә шәһәр күперләргә бай. Люксембургның ике өлеше Адольф күпере һәм Бөек Герцогиня Шарлотта күперләре ярдәмендә тоташалар. Түбән шәһәрнең йөзе, күренеше шәһәрнең Европа берлегендә үтәгән функцияләренә бәйле. Монда күп санлы банклар, компания идарәләре, сыра заводлары урнашкан. Ә Югары шәһәр исә архитектура һәйкәлләренә бик бай борынгы люксембург кирмәне булып тора.

Люксембургның көньяк өлешендә атаклы Люксембург Алла анасы Соборы урнашкан.

Шәһәрнең сурәтләре

Калып:Европа башкалалары