2023 ел
кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбедән башлана
Бу мәкаләдә яки мәкалә өлешендә көтелгән вакыйгалар турында мәгълүмат бар. Монда әле булмаган вакыйгалар тасвирланган. |
2023 (ике мең егерме өченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2023 елы, III меңьеллыкның 23 елы, XXI гасырның 23 елы, XXI гасырның 3 унъеллыгының 3 елы, 2020 елларның 4 елы. 2023 елдан бирле 1 ел үтте.
Еллар |
---|
2019 · 2020 · 2021 · 2022 — 2023 — 2024 · 2025 · 2026 · 2027 |
Унъеллык |
2000-еллар · 2010-еллар — 2020-еллар — 2030-еллар · 2040-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
3 меңьеллык | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр — XXIII гасыр | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Хронологик таблица |
Вакыйгалар
- Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы игълан ителә.[1]
- Русия Федерациясендә Педагог һәм остаз елы игълан ителә ― Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2022 елның 27 июнендәге Указы нигезендә [2].
- Шерлок Холмсның соңгы каноник басмасы иҗтимагый куллануга күчәчәк..
- Екатеринбурга 300 ел тулачак.
- 6 февральдә Төркиядә һәм Сүриядә көчле җир тетрәү була.
- 22 июнь — Татарстан Фәннәр академиясенә «гамәли академиклар» урынына чиновниклар Рифкать Миңнеханов, Марина Патяшина, Фәрит Мөхәммәтшин «сайлана».
- 15 сентябрь — Татарча Википедиядә беренче мәкалә язылуга 20 ел.
- 18 октябрь — Казанда ФСБ тарафыннан Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш кулга алына.
Вафатлар
Гыйнвар
- 11 гыйнвар ― Мортаза Рәхимов (88), Башкортстанның 1993-2010 еллардагы Президенты.[3]
- 15 гыйнвар ― Минсәгыйть Шакиров (74), Чирмешән районының 2006-2010 еллардагы Башлыгы.[4]
- 29 гыйнвар ― Марат Садыйков (53), ТР сәламәтлек саклау министры (2018-2023).[5]
- 31 гыйнвар ― Кадрия Нурмәмбәт (89), Румыниянең кырым-татар җырчысы.[6]
Февраль
- 2 февраль ― Йолдыз Нигъмәтуллина (93), филология фәннәре докторы, әдәбият белгече.[7]
- 12 февраль — Вадим Габдерәшитов,
- 26 февраль — Марат Сираев (86), ТАССР министры.[8]
Март
- 6 март — Алтер Литвин (91), Казан университетының атказанган профессоры.[9]
- 18 март — Гарифҗан Галиев (95), укытучы, музей директоры.[10]
- 19 март — Эмиль Җәләлетдинов (89), җырчы, ТАССР халык (1973), РСФСР атказанган (1982) артисты.[11]
Апрель
- 26 апрель — Ягъфәр Гарипов (82), социолог.
- 30 апрель — Вячеслав Зайцев (85), рәссам-модельер.[12]
Май
- 4 май — Шәүкәт Әмиров (75), балалайкачы, ректор, РФ халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.[13]
- 5 май — Юрий Коноплёв (83), КДУ ректоры (1990―2001).[14]
Июнь
- 11 июнь ― Рәшит Мостафин (77), гармунчы, ТАССР халык артисты (1986).[15]
- 21 июнь ― Зинфәр Исмәгыйлев (75), фән докторы, РФ ФА академигы.[16]
Июль
- 30 июль ― Валерий Куприянов (83), техник фәннәр докторы (1988), профессор (1991), КИСИ-КГАСУ ректоры (1988―2008), ТР атказанган фән эшлеклесе.[17]
Август
- 18 август ― Мирфатыйх Зәкиев (95), фән докторы, профессор, ТР ФА академигы[18].
- 21 август ― Лев Васильев (98), «КАМАЗ»ны оештыручы һәм автогигантның беренче генераль директоры[19].
Сентябрь
- 1 сентябрь ― Рашат Низами (73), язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[20].
- 1 сентябрь ― Раббани Шәрипов (87), милли көрәш буенча РСФСР чемпионы[21].
- 14 сентябрь ― Флёра Сөләйманова (84), җырчы, Татарстанның халык артисты[22].
Октябрь
- 20 октябрь ― Разил Вәлиев (76), Татарстанның халык шагыйре (2011)[23].
- 23 октябрь ― Флюра Бикмурзина (84), «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе режиссеры[24].
- 27 октябрь ― Владимир Попов (99), рәссам, Тукай бүләге иясе[25].
Ноябрь
- 9 ноябрь ― Рөстәм Килдебәков (89), рәссам, Тукай премиясе лауреаты[26].
- 11 ноябрь ― Азат Абдуллин (92), Башкортстанның халык язучысы[27].
- 20 ноябрь ― Әман Түлиев (79), Кемерово өлкәсе губернаторы (1997―2018)[28][29].
- 28 ноябрь ― Наилә Гәрәева (83), РФ атказанган, ТР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты[30].
- 29 ноябрь ― Генри Киссинджер (83), АКШ дәүләт сәркәтибе (1973―1977) [31].
Декабрь
- 24 декабрь ― Искәндәр Биктаһиров (72), җырчы [32].
- 28 декабрь ― Эдуард Хәмитов (86), БДПУ ректоры (1983―2005)[33].
- 31 декабрь ― Назыйм Ханзафаров (86), филология фәннәре докторы[34].
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
Нобель премиясе лауреатлары
- медицина өлкәсендә ― Каталин Карико (Маҗарстаннан, АКШта эшли), Дрю Вайсман (АКШ)
- физика өлкәсендә ― АКШтан Пьер Агостини, Германиядән Ференц Крауш һәм Швециядән Энн Л’Юлье
- химия өлкәсендә ― Мунги Бавенди, Луи Брус, Алексей Екимов (АКШта эшләүчеләр)
- әдәбият өлкәсендә ― Йон Фоссе
- Нобель тынычлык бүләге ― Нәргиз Мөхәммәди
- икътисад өлкәсендә ― Клаудия Голдин (АКШ)
Искәрмәләр
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg