Мандарин (җимеш)

Мандарин — мандарин агачы җимеше[1][2][3][4](яки куак җимеше)[5][6].

Мандарин
Төскызгылт сары
ЧыганагыC. reticulata[d]
 Мандарин Викиҗыентыкта

Тышкы күренеше һәм төзелеше

Мандарин җимешләре зур түгел (4-8 см), 140-150 г авырлыкка кадәр. Төсе сары яки кызгылт сары. Формасы шар рәвешле яки җиңелчә җәенке[7][8][9].

Тышчасы юка, җиңел әрчелә[7][10]. Мандарин кабыгының җиңел әрчелүе башка цитрусларда өстенлеге булып тора, чөнки башка цитруслар авыр әрчелә[10].

Башка цитруслар кебек җимешенең йомшагы пленка белән капланган кисәкләрдән тора, алар үз чиратында күп санлы озынча күзәнәкләрдән тора[11].

Җимешләр орлыксыз яки күп булмаган орлыклар белән[9].

Азык әһәмияте

Җимеше татлы. Ризык буларак җимеше һәм суты кулланыла[12]. Моннан тыш, мандаринны каклыйлар һәм киптерәләр[13].

Мандарин җимешендә шикәр (10,5 кадәр %) күп, C, B1, B2 витаминнары, A провитамины, ирекле органик кислоталар, фитонцидлар, сальвестрол, шулай ук пектин матдәләр, минераль тозлар  бар.

Җимеш озак сакланганда да С витаминын озак саклый. Мандарин ноябрь—декабрь айларында өлгерә, шуңа күрә кыш көне төньяк ярымшарда яшәүчеләр өчен витамин чыганагы булуы мөмкин..

Мандаринның химик составы

Җимеш йомшагында шикәр, органик кислоталар (лимон кислотасы һәм башка — 0,6–1,1 %), витаминнар (тиамин, рибофлавин, аскорбин кислотасы, рутин) һәм фитонцидлар бар. Тышчасында 1-2 % эфир (мандарин мае) майлары, сары һәм кызгылт пигментлар, алар арасында каротин да бар.

Эфир майлары составына α-лимонен, нитраль, каприл һәм башка альдегидлар, спиртлар, антранил кислотасының метил эфиры бар, ул мандарин маена, җимешенә, яфракларына һәм яшь үсентеләренә үзенчәлекле ис һәм тәм бирә.

Мандарин кыйммәтле диетик азык, аппетитны күтәрә, матдәләр алмашыну процессын яхшырта һәм кышкы вакытта организмны витаминнар белән тәэмин итә. Мандарин һәм мандарин согы организмны ныгыта, аш сеңдерүгә булышлык итә, ә фитонцид үзенчәлекләре аркасында микробка каршы торучанлык сәләтенә ия. Согының фитонцид активлыгы аның кайбер тире авыруларын тудыручы патоген гөмбәләргә тәэсир итүендә күренә.

Хуҗалыктагы әһәмияте һәм кулланылышы

Мандарин җимешен чи килеш һәм сут һәм компотлар әзерләү өчен кулланалар.Тәмләткечләр сыйфатында аны ашамлыклар әзерләгәндә, печенье, соус, балык, кош һәм дөге ашамлыкларына җимеш салатларына кушалар.

Мандарин тышчасын төрле дару препаратлары, төнәтмәләр, сироплар, экстрактлар, шулай ук азык сәнәгатендә померанц кабыгын алмаштыручы буларак кулланалар. Мандарин согын микроспория һәм трихофития белән зарарланган тирегә күп тапкырлар сөрткәндә бу чирдән котылырга мөмкин. Мандарин тышчасының спирт төнәтмәсе аппетитны күтәрә, бронхларда һәм тын юлларындагы ялкынсынуны йомшарта, какырыкны бүлеп чыгаруга булышлык итә. Көнчыгыш медицинасында тышчасының төнәтмәсен бронхит, коско килгәндә, ютәлгә каршы һәм аш сеңдерүне күтәрү чарасы буларак кулланалар.

Мандаринның тәбәнәк буйлы сортлары, мәсәлән, унши, шулай ук декоратив бүлмә үсемлеге буларак үстерелә.

Сулдан уңга: Өй шартларында үстерелгән мандарин.
Чәчәк. Өлгермәгән җимеше. Җыелган мандариннар. Йомшагы

Культивация

Уңышы югары була, уңайлы мизгелдә һәр агачтан 5-6 меңгә кадәр җимеше була.

Мандарин Кытайда, тропик Азияда, Һиндстанда, Японияда, Урта диңгез буенда һәм АКШ-та Флоридада иң күп үстерелгән культураларның берсе. Салкынга чыдамлы япон төре унши Кара диңгез буенда Кавказда һәм Краснодар краенда үстерелә[10].

Җитештерү күләме

Танжерин, мандарин, клементина.

Җитештерүче илләр 2011 һәм 2014 елларда (мең тонна)[14]
Кытай Халык Җөмһүрияте18500 (2014 ел)
Испания2117 (2011 ел)
Бразилия1005 (2011 ел)
Төркия960 (2014 ел)
Марокко925 (2014 ел)
Япония890 (2014 ел)
Италия853 (2011 ел)
Мисыр848 (2011 ел)
Иран800 (2011 ел)
АКШ711 (2014 ел)
Көньяк Корея688 (2014 ел)
Пакистан Ислам Җөмһүрияте515 (2011 ел)
Аргентина450 (2014 ел)
Мексика401 (2011 ел)
Таиланд300 (2014 ел)
Перу236 (2011 ел)
Әлҗәзаир218 (2011 ел)
Кытай Җөмһүрияте197 (2011 ел)
Непал179 (2011 ел)
Мальдивлар152 (2011 ел)
Башкалар1582 (2011 ел)
Дөньядә барлыгы 26030 (2011 ел)

Искәрмәләр

Әдәбият