Көньяк Корея

Ауразиядәге дәүләт


Көньяк Корея, рәсми атамасы Корея Җөмһүрияте (кор. 대한민국 [tɛːhanminɡuk̚] тэха́н мингу́к) — Көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравында урнашкан дәүләт. Рәсми атамасы Корея Җөмһүрияте булса да, гадәттә Көньяк Корея исеме ешрак кулланыла.

Көньяк Корея
Байрак
Илтамга
Шигарь 홍익인간(弘益人間): 널리 인간을 이롭게 하라 Edit this on Wikidata
Башкала Сеул
Халык саны 51 466 201 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 15 август 1948 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Корея стандарт вакыты, UTC+09:00, Азия/Сеул
Рәсми тел кәрия теле
География
Мәйдан 100,295 км²
Координатлар 36°N 128°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Yun Bo Son, юк, юк, юк, юк, юк, Мун Чжэ Ин
Карта
Crefydd/Enwad Протестантлык, Буддачылык, Католицизм Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП 1 810 956 миллион US$ (2021), 1 665 246 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Көньяк Корея воны
Туу күрсәткече 1.09 (2021)[1]
КПҮИ 0.925 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 82.02439 ел (2015, 2016)[3]
Пинсә яше 60 яшь
Джини коэффициенты 0.311 (2011)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт[4][5]
Телефон коды +82
ISO 3166-1 коды KR
ХОК коды KOR
Интернет домены .kr

Көньяк Корея Корея ярымутравының көньяк өлешендә урнаша. Көнбатышта ярымутрау Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе, көньякта Корея бугазы һәм Көнчыгыш-Кытай диңгезе тарафыннан юыла. Илнең гомуми мәйданы — 99 617,38 км².

Административ яктан Корея 1 махсус статуслы шәһәргә, 9 провинциягә һәм 6 провинция хокуклы шәһәргә бүленә. Үз чиратында алар кечерәк административ берәмлекләргә бүленә.

Халык саны — 48 846 823 кеше (2006). Халыкның абсолют күпчелеге — кореялеләр. Төп дин — традицион буддизм.

Тарих

Ярты гасыр буе япон колонизаторлары изүе астында яшәгән ярымутрау азат ителгәч, 1945 елда аның төньягы – совет, көньягы АКШтәэсирендә кала. Сәяси котыплар аермалыгы искиткеч зур булуы аркасында 1948 елда Корея ике дәүләткә аерыла. Төньягы — социалистик, көньягы капиталистик үсеш юлын сайлый. 1950 елда Төньяк белән Көньяк арасында купкан гражданнар сугышына дөньяның күп илләре җәлеп ителә. Канкойгыч сугыш 1953 елда тәмамлангач, көньяклар Көнбатыш үсеш юлын сайлый.

1960 еллар ахырында ике ил арасында киеренкелек көчәйгәч, Көньяк Корея 1972 елда Бөек Корея стенасы төзи. Әлеге мәһшүр стена ярымутрауны буйдан-буйга кисеп үтә. 240 чакрымга сузылган корылма бары тик бер урында 10 километр арага өзелә. Әлбәттә, ул урыннарда да тычкан да үтә алмаслык тимерчелтәр корылган. Танкка каршы тора алырлык итеп төзелгән бу корылманы миллионнан артык кораллы солдат саклый. Көньяк Кореяга 32 млрд. вонга (аларның акча берәмлеге) төшкән бу стенаны төзүгә 800 мең тонна цемент, 200 мең тонна тимерарматура, 3,5 млн. тонна ком һәм комташ киткән. Аның җир астындагы нигезе 3 метрга, биеклеге 3тән алып урыны белән 5 метрга, киңлеге нигезендә 10нан алып 19 метрга кадәр җитә.

Югары власть даирәләрендә каршылыклар һәм сәяси низаглар бетерелгәч, 1992 елда беренче президент сайлангач, Көньяк Корея Азия континентының иң ярлы иленнән куәтле, икътисади алга киткән дәүләтенә әверелә. Тарих бер үк мәдәниятнең ирекле булганда уңышлы үсүен, ә тоталитар дәүләт кысаларына куып кертелгән КХДР сыман илнең алга китә алмавын ачык күрсәтте. Бөтен дөньяда 70 млн. нан артык кореяле саналып, шуның 50млн.ы Көньяк Кореядә яши. Халыкның социаль якланганлыгы ышанычлы булгач, ил үсеше бары тик соклану хисләре генә тудыра. Кореялеләрдә гаиләгә, үз дәүләтенә карата сөю, коллективизм, патриотизм хисләре нык.

Эре шәһәрләр


Сеул

Пусан
УрынШәһәрИсемХалык саныУрынШәһәрПровинцияХалык саны
Инчон

Тегу
1СеулСеул10,143,16411СоңнамКьоңги980,004
2ПусанПусан3,526,64812ЙоңъинКьоңги942,425
3ИнчонИнчон2,882,04713ПучонКьоңги863,344
4ТегуТегу2,501,82314АнсанКьоңги713,571
5ТеҗонТеҗон1,533,49715ЧоңҗуТөньяк Чуңчоң673,330
6КваңҗуКваңҗу1,473,52916ҖонҗуТөньяк Җолла650,676
7УльсанУльсан1,157,19917НамъяңҗуКьоңги619,724
8СувонКьоңги1,151,61918АнъяңКьоңги607,354
9ЧаңвонКьоңги1,082,89619ЧонанВизин591,799
10ГояңКөньяк Кьоңсаң993,41120ҺвасоңКьоңги530,567
[6]


Административ бүленеш

ИсемХангыльҺанҗаХалыкc
Махсус шәһәр
Сеул서울특별시서울特別市b10,143,645
Турыдан-туры буйсынучы шәһәрләр
Пусан부산광역시釜山廣域市3,527,635
Дегу대구광역시大邱廣域市2,501,588
Инчон인천광역시仁川廣域市2,879,782
Кваңҗу광주광역시光州廣域市1,472,910
Теҗон대전광역시大田廣域市1,532,811
Улсан울산광역시蔚山廣域市1,156,480
Махсус үзидарәле шәһәр
Сеҗоң세종특별자치시世宗特別自治市122,153
Провинцияләр
Кьоңги경기도京畿道12,234,630
Гаңвон강원도江原道1,542,263
Төньяк Чуңчоң충청북도忠淸北道1,572,732
Көньяк Чуңчоң충청남도忠淸南道2,047,631
Төньяк Җолла전라북도全羅北道1,872,965
Көньяк Җолла전라남도全羅南道1,907,172
Төньяк Кьоңсаң경상북도慶尙北道2,699,440
Көньяк Кьоңсаң경상남도慶尙南道3,333,820
Махсус үзидарәле провинция
Җеҗу제주특별자치도濟州特別自治道593,806

Дин

Көньяк Кореядә төп дин булып Христианлыкның протестантлык һәм католиклык агымнары (бөтен халыкның 27,7% ы), буддизм (15,5 %), конфуцийчылык (0,15%) һәм шаманлык тора.

Сылтамалар

Искәрмәләр