Противогаз

Противогаз яки газ битлеге[1]индивидуаль саклану чарасы, тын алу органнары, йөз һәм күзләрне зәһәрле радиоактив матдәләр вә бактериаль чаралар тәэсиреннән химая итүче әсбап. Фильтрлаучы вә изоляцияләүче төрләргә бүленә.

ГП-5

Фильтрлаучы газ битлеген 1915 елда Николай Зелинский уйлап тапкан. Ул газны тазарта торган тартмачык, битлек-очлам һәм аларны тоташтыручы торбачыктан гыйбарәт булган. Шундый газ битлеге тирәсендәге зарарланган һаваны тазартып бирә.

Изоляцияләүче газ битлеге регенератив патрон, тын алу капчыгы, каркас, битлек-очлам һәм тоташтыручы торбачыктан гыйбарәт. Шундый битлек комплектында ампулалы тармачык, сумка һ.б. була. Изоляцияләүче битлек тышкы һавадан файдаланмый, аның регенератив патронындагы әче тудыргыч белән тын алына.

Чыганаклар

Искәрмәләр