Тайра Бэнкс

Тайра Линн Бэнкс (ингл. Tyra Lynne Banks; 1973 елның 4 декабре, Инглвуд, Калифорния, АКШ) — Америка супермоделе, актриса, җырчы, продюсер һәм телетапшырулар алып баручы.

Тайра Бэнкс
Туган 4 декабрь 1973(1973-12-04)[1][2] (50 яшь) яки 1973[3]
Иңглвуд, Лос-Әнҗелес, Калифорния, Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Immaculate Heart High School[d], Һарвард эшмәкәрлек мәктәбе[d] һәм Walsh University[d]
Һөнәре киноактер, модель, телеалыпбаручы, музыкачы, эшкуар, актёр, телевизион актёр, эшмәкәр, җырчы, телепродюсер, ведущий игрового шоу, ведущий ток-шоу

 Тайра Бэнкс Викиҗыентыкта

Парижда, Миланда, Лондонда, Токио һәм Нью-Йоркта модель булып эшләгән. «Топ-модель по американски» реалити-шоу оештырган, шулай ук Эштон Кутчер белән «True Beauty» шоуы алып барган һәм аның «Шоу Тайры Бэнкс» үз ток-шоуы булган (2005—2010).

2009 елда үз тапшыруларында һәм шоуда ҺБТК-бергәлек проблемаларын берничә тапкыр күтәргәне өчен GLAAD оешмасыннан махсус премиягә лаек була[4].

Тормыш юлы

Тайра Бэнкс 1973 елның 4 декабрендә Калифорнияның Инглвудт шәһәрендә мода менеджеры һәм НАСА фотографы Кэролайн Бэнкс һәм компьютер консультанты Дональд Бэнкс гаиләсендә туа[5]. Тайраның әти-әнисе 1980 елда, аңа 6 яшь булганда, аерылышалар. Әмма аның әти-әнисе һәм аның абыйсы Девон Бэнкс арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә булып кала.

Тайра John Burroughs Middle School мәктәбендә укый, 1991 елда Лос-Анджелеста Immaculate Heart High School мәктәбен тәмамлый. Көньяк Калифорния университетына һәм Калифорния университеты кабул ителә, әмма модель карьерасына игътибар бирү өчен, укудан баш тарта.

Модель карьерасы

Тайра 15 яшьтә, «Seventeen Magazine» журналының тышлыгы өчен төшеп, үзен модель ролендә сынап караган[6]. Соңрак, 17 яшендә, Парижга китә, анда подиумда күрсәтү өчен модель була. Парижда беренче атнада ук 25 дизайнер аңа үз күрсәтмәләрендә катнашырга тәкъдим иткән.

Шулай Тайра Бэнкс Anna Sui, Covergirl, Bill Blass, Chanel, Christian Dior, Dolce & Gabbana, Donna Karan, H&M, Michael Kors, Oscar de la Renta кебек иң популяр брендларга эшли башлый. Тайра GQ һәм Sports Illustrated Swimsuit Issue тышлыгына эләккән беренче кара тәнле модель була[7].

1997 елда Тайра VH1 музыкаль каналы версиясе буенча «Ел супермоделе» премиясен ала, шул ук елны ул Victoria's Secret каталогының рекламасы өчен төшкән беренче афроамерикалы була[8].

2005 елда телевидениегә бөтен игътибарны юнәлтү өчен модель карьерасын калдырырга булган. 2010 елда Тайра кабат IMG Models модель агентлыгы белән контракт төзи[9].

Модалы күрсәтмәләр

Модель булып эшләгән вакытта Тайра күп кенә күрсәтмәләрдә катнаша: Alberta Ferretti, Anna Molinari, Dolce & Gabbana, Donna Karan, Ralph Lauren, Yves Saint Laurent[10].

  • Ready to Wear — Autumn/Winter 1992 (Chanel)
  • Ready to Wear — Spring/Summer 1993 (Fendi, Marina Spadafora, Oliver by Valentino)
  • Ready to Wear — Autumn/Winter 1993 (Todd Oldham)
  • Ready to Wear — Spring/Summer 1994 (Complice, Kenzo, Lolita Lempicka)
  • Victoria’s Secret (1996—2003, 2005)

Соңгы күрсәтмә 2005 елда Victoria's Secret була.

Телевидение

Тайра Бэнкс Эштон Кутчер белән бергә 2009 елда «Чын матурлык» (ингл. True Beauty) реалити-шоу башлап җибәрә — шоу тышкы яктан матур кешеләрнең үз-үзләрен матур тота алмаулары турында. Шоуның беренче сезоны премьерасы 2009 елның 5 гыйнварында була.

Тайра шулай ук үзенең «Тайра Бэнкс Шоу» ток-шоуын алып барган. Шоу 2005 елның 12 сентябреннән 2010 елның 28 маена кадәр чыккан. Шоу форматы «Шоу Опры Уинфри» форматы белән кисешкән. 2008 елда Тайра шоу өчен Daytime Emmy Award премиясен ала[11].

Тик Тайра Бэнкска чын уңышны «Топ-модель по-американски» тамашасы китерә. Анда танылган модель әйдәп баручы, судья һәм продюсер ролендә чыгыш ясаган.

2008 елның гыйнвар ахырында CW телеканалы Бэнкска, модалы журналларга күзәтүдә нигезләнгән, Stylista яңа реалити-шоу оештырырга рөхсәт итә. Программаның премьерасы 2008 елның 22 октябрендә була.

2017 елда Тайраның телевидениедә бик күп проектлар була. Ул «Топ-модель по-американски» жюри составына кайта, «Америкада талантлар бар» дигән проектка кушыла, шулай ук «Идеальная игрушка» фильмының дәвамында катнашуын раслый. Тик фильмны Freeform каналыннан тулы бер сериалга әверелдерергә булганнар.

Китаплар

1998 елда Тайра Бэнкс, хатын-кызларга үзләренең табигый матурлыгын тоярга ярдәм итү максаты белән «Tyra's Beauty Inside & Out» китабын яза[12].

Шулай ук «Modelland» китабын язган. Әлеге сериянең өч китабын чыгару планлаштырылган була[13].

Шәхси тормыш

2013—2017 елларда Тайра фотограф Эрик Асла белән никахта торган[14]. 2016 елның гыйнварында аларның суррогат ана тапкан уллары Йорк Бэнкс Асла туа[15].

Тайра һәрвакыт күкрәкне арттыруын кире каккан. Үз тамашасында ул пластик хирургта сонограмма ярдәмендә тикшерү үткән[16].

Фильмография

ЕлТатарча исемеОригиналның исемеРоль
1993фПринц из Беверли-ХиллзThe Fresh Prince of Bel-AirДжекки Эймс
1994фExtra Terrestrial Alien Encounterстюардесса
1995фВысшее образованиеHigher LearningДея
1999фК чёрту любовьLove StinksХолли Гарнетт
1999фХьюлиThe HughleysThe Hughleys / Николь
2000фЛюбовь и баскетболLove & BasketballКайра Кислер
2000фИдеальная игрушкаLife-SizeЕва
2000фБар «Гадкий койот»Coyote UglyЗои
2000фФелиситиFelicityДжейн Скотт
2002фХэллоуин: ВоскрешениеHalloween: ResurrectionНора Уинстон
2004фКаждый из насAll of UsРони
2004фАмериканские мечтыAmerican DreamsКэролин
2008фСолдаты неудачиTropic Thunderкамео
2009фСплетницаGossip GirlУрсула Найквист
2013фХорGleeБишет

Бүләкләр

  • People Magazine: 50 Most Beautiful (1994)
  • People Magazine: 50 Most Beautiful (1996)
  • Michael Award: Supermodel of the Year (1997)
  • People Magazine: 10 Best Dressed List (1998)
  • Black Men Magazine: 10 Sexiest Wоmen of the Year (2000)
  • People Magazine: The Most Beautiful Afro-American Woman in the World

Искәрмәләр

Сылтамалар