Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (рус. Государственный Совет Республики Татарстан) — Татарстан Республикасының даими канун чыгару органы (парламент)[1]. Шура 5 елга сайланган 100 депутаттан тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы | |
Кыскача исем | Дәүләт Советы |
---|---|
Җитәкче | Фәрит Мөхәммәтшин |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Алыштырган | ТАССР Югары Шурасы |
Рәсми веб-сайт | gossov.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Җитәкченең урынбасары | Марат Әхмәтов, Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Викиҗыентыкта |
Татарстан Дәүләт Советы депутатына намзәтлекне һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала. Депутатлар бермандатлы округлар (50 кеше) һәм фиркаләр исемлеге (50 кеше) буенче сайлана. 2009 елда фиркаләр өчен киртә 7 %-ка күтәрелә.
Тарих
- 1920 елның 25 июне — Казан губернасы башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның Вакытлы инкылаби комитетенә тапшыра. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп кала. ВИКнең төп бурычларының берсе – ТАССР Шураларының Оештыру съездына әзерлек була.
- 1920 елның 26 сентябре — Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырыла. Аның эшендә 348 делегат катнаша.
Хәзерге чакырылыш
Хәзерге вакытта Дәүләт Советының VI чакырылышы (2019—2024) эшли. Аның рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин.
V чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе, 3 депутат — КПРФ фиркасе әгъзалары.
VI чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе (Юрий Камалтынов), 6 депутат — КПРФ фиркасе (Хафиз Миргалимов) әгъзасы.
Чакырылышлар
1 нче чакырылыш депутатлары (1994-1999) | |||||
---|---|---|---|---|---|
|
2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) | |||||
---|---|---|---|---|---|
|
3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|
|
4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) |
---|
|
5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)[2][3] | ||||
---|---|---|---|---|
|
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2010 елның 24 октябрь көнендә архивланган.
- Татарстан Дәүләт Советы вәкаләтләрен күрсәткән Татарстан Конституциясе(үле сылтама)
- Дәүләт Советы депутатлары исемлеге 2011 елның 8 август көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|