Тум өлкәсе

(Томск өлкәсе битеннән юнәлтелде)

Тум өлкәсе (рус. Томская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Көнбатыш Себер районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Тум шәһәре.

Тум өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы13 август 1944
Сурәт
Дәүләт Россия[1]
БашкалаТум
Административ-территориаль берәмлекРоссия[2]
Сәгать поясыKRAT[d], UTC+07:00 һәм Азия/Томск[d][3]
ГеомәгълүматларData:Russia/Tomsk.map
Хөкүмәт башлыгыВладимир Мазур[d]
Халык саны1 070 339 (1 гыйнвар 2021)
Моның хуҗасыТомь
Нәрсә белән чиктәшТөмән өлкәсе, Хант-Манси автоном округы, Омск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Кемерово өлкәсе һәм Красноярск крае
Кулланылган телХант теле һәм силкүп теле
Мәйдан316 900 км²
Рәсми веб-сайтtomsk.gov.ru(рус.)
Харита сурәте
Тема җәгърафиясегеография Томской области[d]
Номер тамгасы коды70
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Карта
 Тум өлкәсе Викиҗыентыкта

1944 елның 13 августында оештырылган.

География

Тум өлкәсе Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгышында, Об елгасының урта агымынды урнашкан. Территориянең төп өлешен Көнбатыш Себер тигезлегенең яссы, көчле сазланган җирләре алып тора. Фәкать өлкәнең көньяк-көнчыгышта  Кузнецк Алтавының (биеклек 211 метргача) төньяк тармаклары үтеп кергән.

Об елгасының киң үзәне өлкәне сазланган Васюган түбәнлеге булган сул ярга һәм бераз күтәерлгән уң ярга бүлә. Файдалы казылмалардан тимер мәгъдәне, нефть, газ, көрән күмер, төзелеш материаллары чыганаклары һ.б. нәрсәләр табылган. Торф, җир асты сулары һәм термаль минерал сулары запаслары күп.

Климат континенталь. Кыш кырыс һәм дәвамлы. Гыйнварның уртача температурасы -19°…-21°С. Җәй җылы һәм кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+18°С. Еллык явым 450—770 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 125 көнгә якын. Төп елгалар — Об һәм аның кушылдыклары (Том, Чулым, Кеть, Тым, Чая, Парабел, Васюган). Күлләр күп.

Тум өлкәсе урта һәм көньяк тайга һәм өлешчә аралаш урманнар зонасыда урнашкан.

Туфраклар — кәсле-көлсу һәм торф-сазлык, көньяк-көнчыгышында — соры урман туфраклары. Урманнар (себер эрбете, акчыршы, чыршы, каен, усак) өлкә территориясенең 63% ны алып тора. Бүре, селәүсен, төлке, төньяк боланы, поши, коралай, борындык, тиен, кеш, ондатр яши.

Халык

Халык исәбе 1044 мең кеше (2010), аларның 69 % шәһәрләрдә тора. Руслар — 90,8 %, татарлар — 1,9 %, украиннар — 1,6 %, алманнар — 1,3 % һ.б.

Татар халкы өлкәнең борынгы халыкларыннан берсе. Татарлар Тум каласының нигезләүдә (1604) катнашалар. Хәзерге вакытта Тумда, Стрежевойда һәм Зырянка, Колпашево, Кривошеино, Тум районнарында торалар. Өч татар авылы, 1 мәчет (Тумда) бар. Тумда «Туганлык» татар мәдәни-мәгърифәт үзәге (1999 елдан), Татар мәдәнияте өлкә үзәге (1994 елдан) эшли.Шулай ук асаба халык Чулым татарлары яши.

Идарә-җир төзелеше

Тум өлкәсе татар авыллары

Тум өлкәсе 4 шәһәр округына, 16 җирле үзидарә районына, 3 шәһәр һәм 118 авыл җирлегенә, 576 авыл торак пунктына бүленә.

Тум өлкәсенең шәһәрләре:

Тум өлкәсенең районнары:

  • Александровское районы
  • Асино районы
  • Бакчар районы
  • Зырянка районы
  • Каргасок районы
  • Кожевниково районы
  • Колпашево районы
  • Кривошеино районы
  • Молчаново районы
  • Парабель районы
  • Первомайское районы
  • Тегульдет районы
  • Тум районы
  • Чая районы
  • Шегарка районы
  • Югары Кеть районы

Икътисад

Нефть чыгару, машина төзелеше, митал эшкәртү, химия, азык-төлек сәнәгате тармаклары бар.

Искәрмәләр

  • https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  • 🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер