Фёдор Шаляпин исемендәге республика премиясе
2023 елда Татарстанда (Россия) гамәлгә куелган республика премиясе
(Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе битеннән юнәлтелде)
Фёдор Шаляпин исемендәге республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Фёдора Шаляпина) ― 2023 елда Татарстан Республикасында гамәлгә куелган, музыка сәнгатендәге яшь башкаручылар өчен премия.
Фёдор Шаляпин исемендәге Республика премиясе | |
---|---|
Оригинал исеме | рус. Республиканская премия имени Фёдора Шаляпина |
Ил | Россия Федерациясе Татарстан |
Төр | республика дәрәҗәсендәге премия |
Статусы | гамәлдә |
статистика | |
Булдыру датасы | 2023 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Тарих
Федор Иванович Шаляпин исемендәге республика премиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2023 елда бөек артистның тууына 150 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган [1].
Регламент
- Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе шәхси характерда һәм ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Премия һәр лауреатка 200 мең сумны тәшкил итә (2024 ел).
- Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе 18-35 яшьтәге (35 яшькә кадәрге) Россия Федерациясе гражданнарына ― яшь талантлы иҗатчыларга (башкаручыларга һәм музыкантларга) «музыка һәм вокал сәнгате өлкәсендәге казанышлары, башкару осталыгы, шулай ук җыр мәдәнияте традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, музыкаль мәдәниятне үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен» тапшырыла [2].
- Премия, кагыйдә буларак, Фёдор Шаляпинның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырыла.
- Шаляпин премиясен тапшыру конкурсы шартлары буенча, лауреатларның иҗаты бөек җырчы репертуарын чагылдырырга тиеш [3].
Лауреатлар
- Моны да карагыз: Төркем:Шаляпин премиясе лауреатлары
Ел | Бүләкләнүче | Номинация | Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе |
---|---|---|---|
2023 | Ирек Фәттахов | Вокал | Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы. «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты (2016). |
Айдар Сөләйманов | Вокал | Татарстанның атказанган артисты, «Йолдызлык» арт-резиденциясе артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы[4] | |
2025 | Вокал | ||
Вокал |
Искәрмәләр
Моны да карагыз
🔥 Top keywords: Баш битXXVIII гасыр (б. э. к.)Махсус:Соңгы үзгәртүләрМахсус:ЭзләүEva ElfieПроект:Вики-яз 2024АвтоградбанкҖәүдәт ХантимеровСергей Антипов (1949)Икенче бөтендөнья сугышыСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедияСуваВикипедия:Эчтәлек17 июньАйдар ШәйхинВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмВикипедия:Җәмгыять үзәгеВадим Захаров (1986)XXIX гасыр (б. э. к.)Марат ЯруллинЖасмин (җырчы)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!XXVII гасыр (б. э. к.)XXX гасыр (б. э. к.)Чарльз ЧаплинВикипедия:ТасвирламаКорбан бәйрәмеEmmanuel MakronБашкортстанда татарларның хокукларын бозуПортал:Хәзерге вакыйгаларВикипедия:Turında1978 елның 31 августы вакыйгасыНаҗар НәҗмиТөркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр1022 елКүпер