Фунань

Фунань (традицион Кытай иероглифлары беләнː扶南; Кхмер телендәː ហ៊្វូណន, Hvunân, fuːnɑːn; Вьет телендәːPhù Nam, Чһу Хан: 夫南) Кытай картографлары һәм язучылары тарафыннан тарихи борынгы Һиндулашкан дәүләткә — яки, дөресрәге ирекле дәүләтләр челтәренә (мандала) бирелгән атама[1][2]— ул кыйтга Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан булган, үзәге Меконг дельтасында булган һәм безнең эраның беренче гасырыннан алтынчы гасырына кадәр булган. Атама Кытай тарихи текстларында бу патшалыкны тасвирлаганда табыла һәм иң киң тасвирламалар күбесенчә Фунаньда безнең эраның 3-енче гасыр уртасында сәяхәт кылган һәм Көнчыгыш Ву династиясе вәкилләре ике Кытай дипломаты Канг Таи һәм Жу Йинг мәгълүматына нигезләнгән.[3]:24Фунань хәзерге телләрдә Внум төбәге (Борынгы Кхмер телендә: វ្នំ , Nokor Phnom, кхмер. នគរភ្នំ, Nôkôr Phnum, nɔkɔː pʰnum, туры мәгънәдә: Таулар патшалыгы, Fūnān, Таи телендә: (тай. ฟูนาน) һәм шулай ук (Вьет телендәː Phù Nam) Пһу Нам буларак мәгълүм.Шулай да, “Фунань” исеме чорның асаба килеп чыгышлы нинди дә булса текстларда табылмаган һәм Фунань халкы дәүләтләрен үзләре ничек атаганнары мәгълүм түгел. Кайбер галимнәр борынгы Фунань сүзен bnaṃ яки vnaṃ бәйле Кхмер сүзеннән (хәзерге Кхмер телендә: phnoṃ, мәгънәсе "тау") әйтелешен алганнар дип, башкалар шулай да Фунань әйтелеш түгел, ә Кытай телендә иероглифлар белән язылганның мәгънәсе дигән карашта булганнар.

Фунань картасы

Тһап Муойда язмада Каундинья

Бу стела Вьетнамда Донг Тһа Провинциясендә Тһап Муой да табылган булган һәм хәзер Хошимин шәһәренең Тарих Музеенда урнашкан һәм Фунань патшалыгына ышанчылы итеп караган дип әйтергә булган сакланып калган язмаларының берсе. Текст Санскритта, Паллава династиясенең Грантһа язмасы белән язылган, безнең эраның 5-енче гасыр уртасы белән даталана һәм Каундинья сызыгы Гунаварман патшазадәнең Вишну хөрмәтенә иганә бирүе турында сөйли.

Тһап Муойның (хәзер кхмер телендә “Прасат Прам Ловен” буларак мәгълүм) Санскрит язмасы (K.5) хәзер Хо Ши Мин шәһәрендә Вьетнам Тарихы Музеенда урнашкан һәм “Каундинья сызыгының ае” (... kauṇḍi[n]ya[vaṅ]śaśaśinā ...) булган һәм “җирдән үскән патшалык”ның җитәкчесе булган патша Джаяварманның кече улына (nṛpasunu—bālo pi) патшазадә Гунаварманга карый.Патшалыкның исеме кебек үк, кешеләрнең этно-лингвистик табигате белгечләр арасында күп бәхәс китереп чыгара. Төп гипотезалар булып Фунань халкының күбесенчә Мон–Кхмер халкы яки аларның күбесенчә Австронезия халкы булуы яки аларның күп милләтле җәмгыять булулары. Бу мәсьәлә буенча булган шәһадәттән әлегә нәтиҗә ясалмаган. Майкл Викери әйткәнчә, гәрчә Фунань теленең идентификациясе мөмкин булмаса да халык Кхмер булганга көчле шәһадәт бар.[4] Ок Эода археология нәтиҗәләре "Ок Эо һәм Ангкоргача дәрәҗәләр арасында чын дәвамлылык булмавы юк" икәнен күрсәткән, моны Фунань идарәсе астында Кхмер лингвистик доминантлыгы күрсәткән.[5]Кытай тарихчылары шәһадәтенә нигезләнеп Фунань дәүләте безнең эраның 1-енче гасырында Меконг дельтасында нигезләнгән булган, әмма археологик өйрәнү төбәктә киң кеше яшәү урыннары безнең эрага кадәр 4-енче гасыр икәнен күрсәткән. Кытай авторлары тарафыннан бер бердәм дәүләт буларак каралса да, кайбер хәзерге галимнәр Фунань кайвакыт бер-берсе белән сугышкан, ә кайвакыт бердәм берлек тәшкил иткән шәһәр дәүләтләр тупланмасы булуда шөбһәнәләр.[6] Көньяк Вьетнамда Ок Эо борынгы сәүдә үзәгендә казып чыгарылган Рим, Кытай һәм Һинд тауарларны керткән археологик шәһадәтләрдән Фунаньның көчле сәүдә дәүләт икәне билгеле.[7] Көньяк Камбоджада Ангкор Борейда казулар шулай ук әһәмиятле кеше яшәү биләмәсе булу турында шәһадәтне биргән. Ок Эо яр буенда портка һәм Ангкор Борейга каналлар системасы белән тоташтырылган булу сәбәпле, бу урыннарның бөтенесе Фунаньның төп үзәк өлеше булуы ихтимал.

Мәдәнияте

Фунань мәдәнияте асаба ышанулар һәм Һинд фикерләре кушылмасы булган. Патшалыкка Һинд мәдәнияте көчле йогынты ясаган булган һәм Һиндлеләр дәүләт хөкүмәте максатлары өчен эшкә алынган булган. Сарай яны теле булып Санскрит булган һәм Фунаньлылар арасында Һинд дине һәм бишенче гасырдан соң Буддачылык дини доктриналары таралган булган.

Фунань хөкемдарлары исемлеге

Тәртип буенча саныСанскрит исемеКытай текстларында исемнәреХөкеме
01Neang Neak (Сома патшабикәсе)Liǔyè (柳葉 / Yèliǔ (葉柳1-енче/2-енче гасыр?
02Preah Thong (Kaundinya I)Hùntián (混塡 / Hùnhuì (混湏1-енче/2-енче гасыр
03Hun Pan-huangHùnpánkuàng (混盤況2-енче гасыр
04Pan-PanPánpán (盤盤2-енче гасыр ахыры
05Srei MearaFàn Shīmàn (范師蔓3-енче гасыр башы
06Мәгълүм түгелFàn Jīnshēng (范金生як. 230?
07Мәгълүм түгелFàn Zhān (范旃як. 230 – як. 243 яки соңрак
08Мәгълүм түгелFàn Cháng (范長243 елдан соң
09Мәгълүм түгелFàn Xún (范尋245/50-287
10Мәгълүм түгелМәгълүм түгел4-енче гасыр
11CandanaZhāntán (旃檀як. 357
12Мәгълүм түгелМәгълүм түгелМәгълүм түгел
13Kaundinya IIQiáochénrú (僑陳如як. 420
14Sri Indravarman IChílítuóbámó (持梨陀跋摩як. 430 – як. 440
15Мәгълүм түгелМәгълүм түгелМәгълүм түгел
16Мәгълүм түгелМәгълүм түгелМәгълүм түгел
17Jayavarman KaundinyaQiáochénrú Shéyébámó (僑陳如闍耶跋摩484–514
18RudravarmanLiútuóbámó (留陁跋摩514 - як.545

Искәрмәләр