Вьет теле

Вьет теле, кайчакта вьетнам теле (вьетн. tiếng Việt, татарча укылышы тиең Виет) — хәзерге заман вьетлары теле. Вьетнамның рәсми теле, милләтара аралашу һәм белем бирү теле. Европада һәм рус телле фәндә кулланыла торган “вьетнам теле” төшенчәсе лингвистик чынбарлыкны дөрес чагылдырмый, чөнки Вьетнамда вьет теленнән башка тагын 60лап телдә сөйләшәләр. “Россия теле” дигән төшенчә булмаган кебек, “Вьетнам теле” дә була алмый.

Вьет теле
Рәсми халәт:

Вьетнам Вьетнам

Сөйләшүчеләр саны:

76 000 000 кеше кеше (2019)[1]

Халәт:

иминлектә[d]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

куокнгы[d], вьетнамча Брайль[d], тьы-ном[d] һәм латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

вье 140

ISO 639-1:

vi

ISO 639-2:

vie

ISO 639-3:

vie

Вьет теле туган тел буларак таралган ареал

Вьет телле вьет халкы диаспорасы Камбоджада, Лаоста,Таиландта, Малайзиядә, Австралиядә, Франциядә, Алманиядә, АКШта, Канадада һ. б. илләрдә бар. Гомуми сөйләшүчеләр саны – 84 млн. кешедән артык, шуларның 80 млн. — Вьетнамда. 

Классификация

Вьет теле Австралия-Азия телләр гаиләсендәге вьет төркеменең төньяк (вьет-мыоң) төркемчәсенә керә. Килеп чыгышы буенча мыоң теленә тартым. Глоттохронология фаразлаулары буенча, вьет теле мыоң теленнән безнең эра башында аерылган дип санала. 

Сакланып калган һәм инде юкка чыккан тугандаш телләре белән чагыштырганда, вьет теле нык кытайлаштырылганлыгы белән аерылып тора. 

Ләкин фонетикада тоннар системасы кытай теленекенә тәңгәл килми, кайбер очракларда сүзләрнең тональ әйтелеше бөтенләй үзгә. Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы ике мең ел дәвамында бүгенге Вьетнам җире Кытай тарафыннан дүрт тапкыр басып алынган булган. Хәтта биш гасырга сузылган коллык чоры да бар. 

Вьет теленең классификациясен рук, пако, стиең телләренең сүзләре белән чагыштыру аша тәгаенләп була[2]

Вьет телеПако теле Стиең телеРук теле Мәгънәсе
bajparparpərочарга
ʈəumluupluсагыз
cɜtkucḛtcətkɯcĭtүләргә
motmo̰ːjmuajmocбер
kujʔuːjhkujhчыбык-чабык
mujmo̰hmuhmujhборын

Тарихы

Вьет теле тоннары булмаган мыоң теле белән уртак борынгы телдән үсеп чыккан дип санала. Тора-бара аңардагы сүзләрнең төрле тоннарда әйтелеше урын алган. Кытай теленнән сүзләр күпләп алына башлагач, вьет телендә яңа фонемалар — /ʂ/ и /ʈ/ авазлары барлыкка килгән. Боларның әдәби телдәге әйтелеше ярымсакау “ш” һәм русча “ч” авазларына якын, латинча "s" хәрефе белән языла торган /ʂ/ авазы исә төньяк диалектта гадәти "с", ә көньяк диалектта гадәти "ш" кебек яңгырый.

Диалектлар

Хәзерге заманда вьет теле өч төп диалекталь төбәк төркеменә бүленә:
•төньяк төркеме (үзәге — Һаной (Hà Nội) шәһәре), элек Тонкин диалекты дип атала иде;
•үзәк төркеме (үзәге — Һуэ (Huế) шәһәре), элек Аннам диалекты дип атала иде;
•көньяк төркеме (үзәге — Һошимин (Hồ Chí Minh) шәһәре), элек Кохинхина диалекты дип атала иде.
Диалектлар һәм сөйләшләр саны, әлбәттә, күбрәк. Үзәк диалектларда архаик төсмерләр дә сакланып калган. Диалект аермалары фонетикага да, лексикага да кагыла.

Грамматика

Вьет әлифбасы хәрефләренең IPA транскрипциясе

A aĂ ă âB bC cCh chD dĐ đE eÊ êG gGi giH h
[aː][a][ə][ɓ][k][c] tai [tɕ][z] tai [j][ɗ][ɛ][e][g][z][h]
I iK kKh khL lM mN nNg ngNh nhO oÔ ôƠ ơP p
[i][k][x] tai [kʰ][l][m][n][ŋ][nj][ɔ][o][əː][p]
Ph phQu quR rS sT tTh thTr trU uƯ ưV vX xY y
[f][kw][ɹ] tai [ʐ][ʂ][t][tʰ][tʂ][u][ɨ][v][s][i]

Вьет фонологиясен гаять төзек, мантыйкка ярашлы һәм камил дип санарга кирәктер.

Язылышы һәм әйтелеше буенча вьет телендә аерым сүз-иҗекләр саны, тоннарны исәпкә алмаганда, 2500дән артыграк (төрле диалектларда төрлечә). Фонемалар саны да диалект үзенчәлекләренә һәм аларны аерымлау методикасына бәйле (әйтик, Һаной сөйләшләрендә — 32дән алып 35кә кадәр).

Иҗектә иң күбе дүрт позиция була (“тартык + ярымтартык + сузык + тартык”), иң азы — ике (“тартык + сузык”). Сүз-иҗек орфографик яктан сузык аваздан башланган очракта, әйтелештә аның алдына бугаз тартымы өстәлә (русчасы – твёрдый приступ, инглизчәсе – glottal stop, алманчасы – Knacklaut). Мәсәлән: Âu-Á — [ʔə͡w ʔa] (Евразия); ôm ẵm [ʔom ʔɐm] (күтәреп йөртергә, кочаклап тотарга); ục ịch — [ʔuk ʔit͡ɕ] (авыр гәүдәле, симез).

Вьет хәрефләренең укылышы

ХәрефАтамасыIPAӘдәби әйтелешкә охшаш авазлар
A aa, кайбер диалектларда: æа (рус)
Ă ăáɐа (рус)
 âəы (тат)
B bbê, bờɓ, ʔbб
C cxê, cờkк (рус)
D ddê, dờтөньяк әйтелеше: z,
көньяк әйтелеше: j
з
Đ đđê, đờɗ, ʔdд (тел очы камашка тиеп тора)
E eeɛә (тат)
Ê êêeé (франц)
G ggiê, gờɣ
z (i алдында)
г (тел уртасы белән әйтелә торган "гъ")
H hhát, hờhһ (тат)
I ii ngắni, jи, й
K kcakк (рус)
L le-lờlль (рус)
M mem-mờmм
N nen-nờnн
O ooɔачык о
Ô ôôɤйомык о
Ơ ơơəːы (тат)
P ppп
Q qcu, quyтөньяк әйтелеше: kw,
көньяк әйтелеше: w
к (рус, (ирен-ирен w авазы белән бергә килә)
R re-rờтөньяк әйтелеше: z,
көньяк әйтелеше: ʐ, ɹ
р, ж, з
S sét-sì, sờ, sờ mạnhs,
көньяк һәм урта диалектта: ʂ
ш
T ttê, tờtт
U uuuу
Ư ưưɨы (рус)
V vvê, vờv,
көньяк әйтелеше: j
в
X xích-xì, sờ nhẹsс
Y yi dài, i-cờ-réti, jи, й

Төньяк төркемендә вокализм 11 монофтонгтан һәм 19 дифтонгтан гыйбарәт. Өч төп дифтонг гадәттә аерым фонема буларак күзаллана, калганнары сузык авазлар белән "j" һәм "w" ярымсузыкларының бергә килүе аша барлыкка килгән дип санала. Элек, 1960 нчы елларга кадәр, трифтонг дип саналган кушма авазлар комбинациясе дә хәзерге заманда иренләштерелгән яки кыска "j" белән тәмамланучы дифтонг дип күзаллана. Мисаллар: hiểu – аңларга; rượu – шәраб; buổi – вакыт классификаторы.

Әйтергә кирәк, "и" авазын бер үк сүздә һәм алгы, һәм арткы яктан да иренләштереп була. Мисаллар: khuỷu (tay) – терсәк; khuỵu – тезләнергә.

Ике пар сузык озын яки кыска әйтелеше белән аерылып тора (берсе русча "а"га, икенчесе татарча "ы"га якынрак әйтелешле аваз).

Сузык авазларны белгертүче хәрефләрнең төрле

позицияләрдә һәм тоннарда язылышы

Aa     Àà     áá     Ãã     Ảả     Ạạ
Ăă     Ằằ     Ắắ    Ẳẳ     Ẵẵ     Ặặ
Ââ     Ầầ     Ấấ     Ẩẩ     Ẫẫ     Ậậ
Ee     É é    È è    Ẽẽ     Ẻẻ     Ẹẹ
Êê     Ềề     Ếế     Ểể     Ễễ     Ệệ
Ii        Ìì        Íí        Ĩĩ        Ỉỉ        Ịị
Oo     Òò     Óó     Õõ     Ỏỏ     Ọọ
Ôô     Ốố     Ồồ     Ổổ   Ỗỗ     Ộộ
Ơơ    Ờ    Ớớ    Ởở    Ỡỡ    Ợợ
Uu     Ùù     Úú     Ủủ     Ũũ     Ụụ
Ưư Ừừ     Ứứ Ửử Ữữ Ựự
Yy     Ýý     Ỷỷ     Ỹỹ     Ỳỳ     Ỵỵ
Дифтонгларның язылышы һәм

аларда тон тамгаларын кую тәртибе

ai       ài       ái       ãi       ải       ại
ao  ào         áo      ão      ảo      ạo
au      àu      áu      ãu      ảu      ạu – кыска “a” (ă) авазыннан
ay      ày      áy      ãy      ảy      ạy – кыска “a” (ă) авазыннан
ây      ầy      ấy      ẩy      ẫy      ậy – кыска “ơ” (â) вазыннан
âu      ầu      ấu      ẩu      ẫu      ậu – кыска “ơ” (â) авазыннан
ia       ìa       ía       ỉa       ĩa       ịa
iê       iề       iế       yể      iễ       iệ – ябык иҗекләрдә генә
oi       òi       ói       õi       ỏi       ọi
ôi       ối       ồi       ổi       ỗi       ội
ơi       ời       ới       ởi       ỡi       ợi
ơu     ờu     ớu     ởu     ỡu     ợu
ua      ùa      úa      ủa      ũa      ụa
ui       ùi       úi       ủi       ũi       ụi
ưa     ừa     ứa     ửa     ữa     ựa
ưi       ừi       ứi       ửi       ữi       ựi
ươ     ư     ướ     ưở     ưỡ     ượ – ябык иҗекләрдә генә
uô      uồ      uố      uổ      uỗ      uộ – ябык иҗекләрдә генә
uâ      uầ      uấ      uẩ      uẫ      uậ – ябык иҗекләрдә генә

Сузык авазларның әйтелеше

Вьет сузык авазларының әйтелеше татар һәм рус телләрен икесен дә камил белгән кешегә бернинди кыенлык тудырмый.

Озын “a” һәм кыска “ă” авазлары русча “алый” һәм “рак” сүзләрендәге кебек әйтелә.

Дифтонгларда озын “а” авазы “i” һәм “o” хәрефләрен өстәп, ә кыска “ă” авазы “y” һәм “u” хәрефләре белән бергә “а” рәвешендә языла: мәсәлән, hào – миллиметрның уннан бер өлеше, sao – йолдыз, hai – ике, sai – каймыктыру, hay – күңелле, sáu – алты.

Беренче сузыгы озынрак итеп әйтелә торган "ia", "ua", "ưa" дифтонглары (төшерелмә дифтонглар) ябык иҗекләрдә "iê", "uô", "ươ" рәвешендә языла. Бу дифтонглар ябык иҗекләрдә ачылып бетми кала дип санала . Мисаллар: bia – сыра, biện – диңгез; cua – диңгез кысласы, краб, cuộc– гамәл, вакыйга яки халәт белгертүче төшенчәләр алдына куела торган классификатор; cửa – ишек, cưởi – көләргә.

Авазларның озынлык-кыскалыгын белгертү кагыйдәсе дифтонглардагы ачык “e” һәм йомык “ê” авазлары, шулай ук озын “ơ” һәм кыска “â” авазлары графикасында да мантыйкый чагылыш таба, мәсәлән: đeo – киеп йөрү һәм đểu – дорфа; đạo – дин һәм đau – авырту; đời – тормыш һәм đây – биредә. Озын Ơ(ơ) һәм кыска Â(â) авазлары татарча “ы” кебек укыла: “алты” һәм “чык” сүзләрендәге шикелле.

E(e) хәрефенең әйтелеше татарның төп үзенчәлекле авазы булган “ә”гә охшаш, ê хәрефе исә сөйләм телендә русларның “белый” сүзендәге кебек яңгырый. Мисал өчен: đen – кара, đến – килеп җитү, quen – таныш булу, quên – оныту.

Ачык O(o) авазының да “йомык пары” бар – Ô(ô) авазы. Мисаллар: bóng – туп, bông – мамык, rồng – аждаһа, rong rỏng – озын буйлы. Бу авазларның “ауропача” әйтелешен француз телендә эзләп табу җиңелрәк. Татар һәм рус телләрендә йомык ô авазын француздан алынган “депо” сүзендә очратырга мөмкин. Ачык “o” авазын шәкертләргә өйрәтү өчен мөгаллимнәр гадәттә тавыкларның “русча” ничек кыткылдавын искә төшерәләр: “Ко-ко-ко-ко-ко!” Вьет телендә исә “có” сүзе “бар” (имеется), “әйе” дигән мәгънәне белгертә. Ләкин “йомык” аваз белән әйтелә торган “cô” сүзе татар теленә “кыз” дип тәрҗемә ителә.

Мавыктыргыч фонетикасы булган вьет телендә бер генә сузык авазны дөрес әйтмәсәң дә, көлкегә каласың...

Тартык авазларның әйтелеше

Консонантизм 19 тартык авазны үз эченә ала, шуларның унысы сүз-иҗекнең беренче авазы (терминаль) була ала.

Әдәби телнең әйтелеш нормаларына төньяк диалект нигез булып торса, авазларның рәсми кабул ителгән графикасы урта диалект әйтелешен күбрәк чагылдыра. Әйтик, "d", "gi" һәм "r" хәрефләре Һанойда һәм "төньякта" (Bắc Bộ провинцияләрендә) бер үк аваз булып яңгыраса, Тһань Һоа шәһәрендә (димәк, Trung Bộ провинцияләрендә) гадәти "з", палатальләштерелгән "зь'" һәм "ж" авазларын белгертә. Көньякта исә (Nam Bộ провинцияләрендә) беренче ике графеманың әйтелеше бер-берсеннән аерылып тормаска һәм "й" дип әйтелергә, ә "r" хәрефе ауропалылар өчен гадәти, ләкин төньяк һәм урта төбәк вьетларның "колагын ерта" торган "р" яки "ж" дип яңгырарга мөмкин. Авыл саен бер сөйләш, дип тә шаярталар кайвакыт Вьетнамда.

Тартык авазлар графикасы

B b, C c, Ch ch, D d, Ð đ, G g, Gi gi, H h, K k, Kh kh, L l, M m, N n, Ng ng, Nh nh, P p, Ph ph, R r, S s, T t, Th th, Tr tr, V v, X x

Моннан күренгәнчә, кайбер тартык авазлар язуда ике хәреф белән бирелә: ch – русча "ть"га охшаш; kh – "х"; ng – татарча "ң"; nh – тел уртасын аңкауга тидереп әйтелә торган "нь"; ph – "ф"; th – татарча "тһ"; tr – русча "ч"га охшаш.

Вьет әдәби теле тоннары

Һаной диалектына нигезләнгән әдәби телдә сүзләр алты тонда әйтелә. Башка диалектларда дүрт кенә тонның аерымлануы ихтимал. Латинча “c”, “p”, “t” тартык авазларына тәмамлана торган иҗекләр ике генә тонда әйтелә ала – thanh sắc һәм thanh nặng тоннарында, чөнки вьет иҗек-сүзләренең азагындагы тартыклар һәрвакыт имплозив була (ауропача – "әйтелеп бетми кала"). 

Thanh ngang – тигез әйтелешле тон, диакритик тамгасы юк, мисал: con voi – фил;

Thanh huyền – басынкы тавышлы тон, диакритик тамгасы – ̀хәреф өстендәге \-сыман билге (U+0300), мисал: mà còn – шулай ук;

Thanh sắc – күтәренке тавышлы тон, диакритик тамгасы – хәреф өстендәге /-сыман билге (U+0301), мисал: đánh cá – балык тоту;

Thanh hỏi – "сорау" тоны, диакритик тамгасы – хәреф өстендәге сорау билгесе (U+0309), мисал: hỏi nhỏ – шыпырт кына сорашу;

Thanh ngã – басынкы-күтәренке ("сынык") тон, диакритик тамгасы – хәреф өстендәге тильда (U+0303), мисал: mã não – ахак;

Thanh nặng – "авыр" тон, диакритик тамгасы – хәреф астындагы нокта (U+0323), мисал: điện động lực học – электродинамика.

Вьет әдәби теленең алты тоны

Тоннарны бер-берсеннән ныграк аеру омтылышы сизелеп тора торган төньяк диалектта һәм әдәби телдә алты тон исәпләнә. Урта һәм көньяк диалектларда исә кайбер тоннарның әйтелеше бер-берсеннән бөтенләй диярлек аерылмый, һәм бу бигрәк тә, беренчедән, "сорау" һәм басынкы-күтәренке ("сынык") тоннарга, шулай ук басынкы һәм "авыр" тоннарга кагыла – аларның яңгырашында аерма шулай ук сизелми диярлек. Шулай итеп, бу төбәкләрдә тоннар саны дүрткә кала.

Морфология

Вьет телендә сүз-иҗекләр үзгәртелми, бу тел аналитик телләр рәтенә керә. Мөстәкыйль сүз төркемнәре исемнәргә һәм предикативларга бүленә, соңгылары, ауропача аңлатканда, фигыль һәм сыйфат ролен үтәргә мөмкин. Классификаторлар гадәттә исем аергычлары буларак хезмәт итә. Исем һәм фигыль грамматик категорияләре ярдәмчел сүзләр аша тәгаенләнә.

Туганлык атамалары еш кына алмашлык рәвешендә кулланыла. Мәсәлән, "anh" – "абый", ә ир-егет үзеннән яшьрәк кеше яки яшьтәш кызлар белән аралашканда – "мин". Үзеңнән беркадәр олырак кешегә мөрәҗәгать иткәндә "мин" урынына "em" дисең, ә бу сүзнең төп мәгънәсе – "энекәш" яки "сеңел" (кече туганнарыңны шулай атап була). Кыз кеше сөйгән егетенә һәм хатын-кыз үзенең ир җәмәгатенә дә, аларның яшенә карамастан, "мин" дип сүз башлаганда үзен "em" дип атый, чөнки вьетларда хатын-кыз үзен һәрвакыт тыйнак тота һәм ирләргә карата "ярты башка түбәнрәк" була. Бабай дип саналырлык ир кешене һәм үзеңнән шактый өлкәнрәк җитәкчеңне "ông" дип хөрмәтлисең, хатын-кыз булса – "bà" дисең. Әңгәмәдәшең картаеп, ә аның чәчләре агарып беткән булса, "cụ" cүзен дә кызганмаска кирәк (Резо Габриадзе белән Георгий Данелия "Кин-дза-дза!" фильмын иҗат иткәндә чит планетадагы универсаль "ку!" сүзен вьет теленнән алганнармы әллә?).

Синтаксис

Гади җөмләләрдәге гадәти сүз тәртибе – “ия + хәбәр + тәмамлык”.Аергычлар гадәттә аерылма сүзләрдән соң килә: màu vàng – сары төс, алтын төс; màu xanh trời – ачык зәңгәр төс ("күксыман зәңгәр төс"); màu xanh dương – куе зәңгәр ("диңгезсыман зәңгәр төс").Классификаторлар сан белән исем арасына куела: tám chiếc thuyền – сигез көймә ̣(сигез "данә" көймә); tám con meo - сигез мәче (сигез "хайван" мәче).

Әлифба

XIII-XIV гасырларда Кытай иероглифларын кулланып язу рәвеше формалаша, аның атамасы – “тьы-ном” (вьет. chữ nôm , иероглификада 字喃, мәгънәсе “халык имласы”). Ул XX гасыр башына кадәр кулланышта була, ләкин аңа беркайчан рәсми статус бирелми. Француз колонизаторлары Вьетнамны Кытай йогынтысыннан бу өлкәдә дә аерырга тырышалар.

Хәзерге заман вьет язуы «тьы куок ңы” (вьет. chữ quốc ngữ , иероглификада – 字國語, мәгънәсе – “милли имла”) латин графикасына нигезләнгән. Чынбарлыкта бу әлифба католик миссионер Александр де Род тарафыннан XVII гасырда ук иҗат ителгән булган. Ул вакытта Вьетнамны португалиялеләр басып алырга ымсынганнар. Шуңа күрә quốc ngữ аерым авазларны һәм дифтонгларны тамгалау җәһәтеннән португал әлифбасына тартым. Әйтик, "nh" – ауропача “нь” (аңкауга тел уртасы тиеп тора, тел очы түгел!), "ư" – русча “ы”, "ơ" исә татарча “ы” авазы кебек әйтелә.

Латин язуына рәсми статус 1910 елда бирелә. Сүзләрдәге тоннар төп сузык авазны белгертүче хәреф өстенә диакритик тамгалар кую аша билгеләнә. Бөтен иҗек-сүзләр бер-берсеннән аерым языла. Көнбатыш телләреннән алынган яңа сүзләрне шул телләрдәгечә һәм иҗекләргә бүлмичә, тоташ язу гадәткә кереп киткән. Күптән алынган сүзләр әле моннан ярты гасырлар элек кенә тулысынча "вьетчалаштырып", иҗекләргә бүленеп һәм сызыкчалар (дефислар) куелып языла иде: мәсәлән, "Мәскәү" (Москва) атамасы Mắt-scơ-va дип тә, Mặc-tư-khoa дип тә "транскрипцияләнә" иде. Сугышлар тәмамланып, Вьетнам яңадан бердәм дәүләт булып киткәч, орфография дә үзгәрде, хәзерге заманда күп иҗекле алынма сүзләрдә сызыкчалар куелмый.

Европа телләреннән алынган ил-дәүләт һәм телләр атамаларының вьет теленә транскрипциясе кызыклы да, татарлар өчен гыйбрәтле дә. Ил атамалары алдына, җөмһүрият, кыйраллык, кенәзлек кебек башка аңлатма сүзләр булмаган очракта, “nước” (ил, шулай ук — су) сүзе куела, ә телләр tiếng (тел, шулай ук — аваз, тавыш) сүзе белән тәгаенләнә. Мәсәлән: Ba Lan (Польша), Bồ Đào Nha (Португалия), Pháp (Франция), Hà Lan (Нидерландлар-Һолландия), Nga (Россия, мәгънәсе — “Аккош иле”!), Đức (Алмания), Cộng hòa Séc (Чех Җөмһүрияте), Bỉ (Бельгия), Băng Đảo (Исландия, мәгънәсе — Боз утравы).

Вьет әлифбасы хәрефләренең басма кодлары (HTML һәм Unicode)

Thanh khôngThanh sắcThanh huyềnThanh hỏiThanh ngãThanh nặng
AU+0041AÁU+00C1Alt+193ÀU+00C0Alt+192U+1EA2Alt+7842ÃU+00C3Alt+0195U+1EA0Alt+7840
aU+0061aáU+00E1Alt+0225àU+00E0Alt+0224U+1EA3Alt+7843ãU+00E3Alt+0227U+1EA1Alt+7841
ĂU+0102Alt+258U+1EAEAlt+7854U+1EB0Alt+7856U+1EB2Alt+7858U+1EB4Alt+7860U+1EB6Alt+7862
ăU+0103Alt+259U+1EAFAlt+7855U+1EB1Alt+7857U+1EB3Alt+7859U+1EB5Alt+7861U+1EB7Alt+7863
ÂU+00C2Alt+0194U+1EA4Alt+7844U+1EA6Alt+7846U+1EA8Alt+7848U+1EAAAlt+7850U+1EACAlt+7852
âU+00E2Alt+0226U+1EA5Alt+7845U+1EA7Alt+7847U+1EA9Alt+7849U+1EABAlt+7851U+1EADAlt+7853
EU+0045EÉU+00C9Alt+0201ÈU+00C8Alt+0200U+1EBAAlt+7866U+1EBCAlt+7868U+1EB8Alt+7864
eU+0065eéU+00E9Alt+233èU+00E8Alt+0232U+1EBBAlt+7867U+1EBDAlt+7869U+1EB9Alt+7865
ÊU+00CAAlt+0202U+1EBEAlt+7870U+1EC0Alt+7872U+1EC2Alt+7874U+1EC4Alt+7876U+1EC6Alt+7878
êU+00EAAlt+0234ếU+1EBFAlt+7871U+1EC1Alt+7873U+1EC3Alt+7875U+1EC5Alt+7877U+1EC7Alt+7879
IU+0049IÍU+00CDAlt+0205ÌU+00CCAlt+0204U+1EC8Alt+7880ĨU+0128Alt+0296U+1ECAAlt+7882
iU+0069iíU+00EDAlt+0237ìU+00ECAlt+0236U+1EC9Alt+7881ĩU+0129Alt+0297U+1ECBAlt+7883
OU+004FOÓU+00D3Alt+0211ÒU+00D2Alt+0210U+1ECEAlt+7886ÕU+00D5Alt+0213U+1ECCAlt+7884
oU+006FoóU+00F3Alt+0243òU+00F2Alt+0242U+1ECFAlt+7887õU+00F5Alt+0245U+1ECDAlt+7885
ÔU+00D4Alt+0212U+1ED0Alt+7888U+1ED2Alt+7890U+1ED4Alt+7892U+1ED6Alt+7894U+1ED8Alt+7896
ôU+00F4Alt+0244U+1ED1Alt+7889U+1ED3Alt+7891U+1ED5Alt+7893U+1ED7Alt+7895U+1ED9Alt+7897
ƠU+01A0Alt+416U+1EDAAlt+7898U+1EDCAlt+7900U+1EDEAlt+7902U+1EE0Alt+7904U+1EE2Alt+7906
ơU+01A1Alt+417U+1EDBAlt+7899U+1EDDAlt+7901U+1EDFAlt+7903U+1EE1Alt+7905U+1EE3Alt+7907
UU+0055UÚU+00DAAlt+0218ÙU+00D9Alt+0217U+1EE6Alt+7910ŨU+0168Alt+360U+1EE4Alt+7908
uU+0075uúU+00FAAlt+0250ùU+00F9Alt+0249U+1EE7Alt+7911ũU+0169Alt+361U+1EE5Alt+7909
ƯU+01AFAlt+431U+1EE8Alt+7912U+1EEAAlt+7914U+1EEDAlt+7916U+1EEFAlt+7918U+1EF1Alt+7920
ưU+01B0Alt+432U+1EE9Alt+7913U+1EEBAlt+7915U+1EEDAlt+7917U+1EEFAlt+7919U+1EF1Alt+7921
YU+0059YÝU+00DDAlt+0221U+1EF2Alt+7922U+1EF6Alt+7926U+1EF8Alt+7928U+1EF4Alt+7924
yU+0079yýU+00FDAlt+0253U+1EF3Alt+7923U+1EF7Alt+7927U+1EF9Alt+7929U+1EF5Alt+7925
ĐU+0110Alt+272
đU+0111Alt+273

Искәрмәләр