Эсватинида ислам
Эсватинида ислам (ингл. Islam in Eswatini, свази. Islam a Umbuso weSwatini, гарәп. الإسلام في سوازيلند) ― Эсватини (2018 елга кадәр ― Свазиленд) корольлегендә азчылык дине (2 %). Эсватини мөселманнары ― Британия империясе колониясе чорында Көньяк Африкадан һәм Көньяк Азия илләреннән ялланып эшкә килгән эшчеләр һәм аларның нәселе[1], сөнниләр.
Илдә өстенлекле дин ― христианлык. 2006 елның 8 февралендә үз көченә кергән илнең Конституциясе дин тоту иреген гарантияләми, әмма хөкүмәт дин тоту иреген хөрмәт итә[1].
Тарих
Эсватинида дингә ышанучылар ― күбесенчә, христианнар, ил халкының (1,1 млн, 2021 елның июленә [2]) өчтән бер өлеше ― җирле традицион ышанулар тарафдарлары. Барлык халыкның 83 % ы христиан динен тота. Илдә англикан, протестантлык һәм җирле африкан чиркәүләре эшчәнлек алып бара. Рим-католик чиркәве тарафдарлары ― 6 %. 2012 елның 18 июлендә Эллина Вамукоя (Ellinah Wamukoya) Свазиленд англикан чиркәвенең епискобы итеп сайлана, Африкада епископ дәрәҗәсе алган беренче хатын-кыз була [1]. Халыкның 15 % ы традицион диннәргә ышана. Илдәге христиан булмаган диннәргә: Ислам дине (2 % [3]), Бәһаи дине (0,5 %), Һинд дине (0,2 %) керә [4]. 2013 елда биредә 14 яһүд гаиләсе яшәгән [5].
Ислам йоласы буенча уздырылган никах, дәүләт оешмасында теркәлмәгән никах саналып, Эсватини корольлегендә рәсми танылмый [6], әмма, җирле имам Локман Асока (Luqman Asooka) сүзләренчә, мөселман никахлары Конституциядә рөхсәт ителгән гадәти никах булып санала ала.
Ислам
Ислам, Бәһаи, Һинд диннәре тарафдарлары һәм яһүдиләр ― нигездә, шәһәр районнарында яшәүче мөһаҗирләр.
АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматлары буенча, ислам тарафдарлары халыкның 2 % ын тәшкил итә[7], шул ук вакытта илнең рәсми хөкүмәте раслаганча, мөселманнар халыкның 0,2 % ыннан да артык түгел[1].
islamicweb.com мәгълүматлары буенча, бүген Эсватинида (Свазилендта) 99,873 мөселман яши, ягъни халыкның гомуми саныннан 10% тирәсе. Халыклар энциклопедиясе дә шундый ук мәгълүматлар китерә.
Эсватини мөселманнары ― җирле халык вәкилләре һәм колония чорында Көньяк Азия илләреннән ялланып эшкә килгән эшчеләр һәм аларның нәселе[1].
Мөселман җәмгыяте
1968 елда Свазиленд Британия империясеннән бәйсезлек ала. Свазилендта беренче мөселман җәмгыяте 1960-еллар башында, Малави мөселманнары асбест шахталарында эшләү өчен килгәч, оешкан. Кайбер кечкенә шәһәрләрдә малави-свази җәмгыятьләре барлыкка килгән. Ислам 1972 елда, Свазиленд короле (1921—1982) Собуза II (1899―1982) хуплавы белән, илдәге диннәрнең берсе буларак танылган. Шул вакыттан башлап, мөселманнар монархның иминлеге өчен дога кылу өчен, җомга намазларына җыела башлый һәм шәһәр районнарында Ислам үзәкләре булдырыла [8].
Илнең Әхмәдия мөселман җәмгыятендә 250 әгъза исәпләнә [9].
Свазиленд ислам оешмасының (ингл. Organization of the Islamic Swaziland) рәсми сайты ― swaziland-islam.org.sz. Оешма президенты ― Усман Мансур (Usman Mansur)[10].
Мәчетләр
- Эзулвини мәчете (Ezulwini Mosque) Эсватини корольлегенең тарихи башкаласы Лобамба[калыпны мәкаләдән алып куярга] шәһәрендә урнашкан. Свазилендта 1978 елда төзелгән беренче мәчет. Мәчет 370 намаз укучыны сыйдыра [11]
- Малунге бистәсендә 25 кеше сыйдырышлы кечкенә мәчет 1982 елда төзелгән.
- Ил башкаласы Мбабане шәһәрендә Йосыф мәчете (Masjid-E-Yusuf) төзелә [12][13].
Тышкы сылтамалар
- Mbabane Islamic Centre(ингл.)
- CIA Profile of religion in Eritrea(ингл.)