Татар теле диалектлары

охшаш билгеләр җыелмасы белән берләштерелгән халык сөйләмнәре төркеме

Татар теле диалектлары — охшаш билгеләр җыелмасы белән берләштерелгән халык сөйләмнәре төркеме.

Идел-Уралда татар теле диалектлары

Төп диалектлар

  • Мишәр (көнбатыш) — Урта Идел һәм Урал территориясендә яшәүче татар-мишәрләренең диалекты. Ц-лаштыручы һәм ч-лаштыручы төркемнәр бар, шулай ук алар арасында күчмә төркем дә бар. Мишәр диалектына хас үзенчәлекләр: 1. [къ], [гъ] авазлары к, г булып әйтелә яки бөтенләй төшеп кала: гадәт — адәт, гафу - афу; 2. [а] авазы иренләшми, саф кала; 3. өй, ай, әй дифтонглары монофтонглаша — бер аваз булып әйтелә: өй — ү, сөйлә — сүлә; 4. [ц], [ч], [дҗ] аффрикатлары бар: цәй, дҗиләк; 5. сүз башында [җ] авазын "й"ләштерү: җил — йил.
  • Казан (урта) — Казан татарлары диалекты; Татарстан һәм Башкортстанның күпчелек татар телле халкы сөйләшә[1].

Себер-татар теле мөстәкыйль тел буларак формалаша. Сәяси элемтәләр һәм Идел буе татарларының Себергә күчү сәбәпле, урта диалекттан алынмалар очрый.

XIV—XVI гасырларда Идел буе территориясендә Алтын Урда төркие була, ә XVII гасырдан XX гасыр башына кадәр — иске татар әдәби теле (төрки телнең Идел буе варианты).

Хәзерге татар диалектология фәнни мәктәбенә нигез салучы — күренекле галим-тюрколог Габделхәй Әхәтов[2][3][3], ул тел белгечләре арасында беренче булып 1965 елда татар теленең көнчыгыш диалекты буенча докторлык диссертациясен яклый[4]. Аның артыннан Диләрә Тумашева иярә, ул 1969 елда татар теленең көнчыгыш диалекты буенча докторлык диссертациясен яклый[5].


Катнаш диалектлар

Төп ике диалекттан тыш, гадәттә берничә «катнаш» диалект та аерылып тора, аларга түбәндәгеләр керә: Әстерхан татарлары сөйләме, Касыйм татарлары сөйләме (үзәк һәм көнбатыш арасында арадаш урын алып тора), типтәрләр сөйләме, чепәк татарлары сөйләме (Кистем һәм Юкамен-Палагай сөйләме) һәм Урал татарлары сөйләме[6].

Катнаш диалектлар

Төп ике диалекттан тыш, гадәттә берничә «катнаш» диалект та аерылып тора, аларга түбәндәгеләр керә: Әстерхан татарлары сөйләме, Касыйм татарлары сөйләме (үзәк һәм көнбатыш арасында арадаш урын алып тора), типтәрләр сөйләме, чепәк татарлары сөйләме (Кистем һәм Юкамен-Палагай сөйләме) һәм Урал татарлары сөйләме[7].

ССРБ Фәннәр академиясенең совет лингвисты Борис Серебренников катнаш диалектларның барлыкка килүе ике диалектның турыдан-туры бәйләнеш зоналарында гына түгел, дип ассызыклый. Кушылу җирле халыкның диалекты чит кешеләрнең диалекты белән аралашу нәтиҗәсе булырга мөмкин яки киресенчә. Моңа бәйле галим катнаш диалектлар һәм катнаш сөйләшләрнең мисалларын китерә, шул исәптән татар теле мисалында да[8].

Татар теленең диалектологик классификациясе

Габделхәй Әхәтов галимнәр арасында беренче булып[9] себер татарлары сөйләмендә ц-лаштыру[10] кебек күренешне ача, бу, аның фикеренчә, себер татарларына кыпчаклардан керә[11][12]. «Көнбатыш себер татарлары диалекты» (1963) хезмәтендә Г. Әхәтов Төмән һәм Омск өлкәләрендә тубыл-иртыш татарларының территориаль бүленеше буенча материаллар тәкъдим итә. Фонетик системаны, лексик составны һәм грамматик төзелешне өйрәнгәннән соң, галим себер татарлары теле мөстәкыйль бер диалект, ул сөйләшләргә бүленми һәм борынгы төрки телләрнең берсе, дигән нәтиҗәгә килә[10][13].

Мишәр диалектын Габделхәй Әхәтов үзенең диалектологик классификациясендә өч төркемгә бүлә:

  • «ц-лаштыручы» сөйләшләр төркеме;
  • «ч-лаштыручы» сөйләшләр төркеме;
  • «катнаш» сөйләшләр төркеме.

Г. Әхәтов мәгълүматларына караганда, «катнаш» сөйләшләр төркеме шартлаткыч элементлы Ч (тч) һәм Ц параллель рәвештә кулланылуы белән характерлана, мәсәлән: «пытчак, пыцак». Шуңа күрә галим ике сөйләшне (кузнецк һәм хвалын) мишәр диалектының аерым төркеменә бүлә һәм төркемне «катнаш» дип атый[10].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Ахатов Г. Х. Вопросы методики преподавания татарского языка в условиях восточного диалекта (монография). — Тобольск, 1958.
  • Ахатов Г. Х. Язык сибирских татар. Фонетические особенности (монография). — Уфа, 1960.
  • Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар (монография). — Уфа, 1963.
  • Ахатов Г. Х.Диалекты западносибирских татар. Дисс. на соиск. учен. степени докт. филолог. наук. — Ташкент, 1965.
  • Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар в отношении к литературному языку. — Уфа: изд-во БГУ, 1975.
  • Ахатов Г. Х. Использование диалектных данных для сравнительно-исторического изучения тюркских языков // Сб. "Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР. — Алма-Ата, 1976.
  • Ахатов Г. Х. Татарская диалектология. Диалект западно-сибирских татар (учебник для студентов вузов). — Уфа, 1977.
  • Ахатов Г. Х. Татарская диалектология. Средний диалект (учебник для студентов вузов). — Уфа, 1979.
  • Ахатов Г. Х. Арский подговор заказанского говора татарского языка // Сб. ЧувГУ им. И. Н. Ульянова. — Чебоксары, 1979.
  • Ахатов Г. Х. Мишарский диалект татарского языка (учебник для студентов вузов). — Уфа, 1980.
  • Ахатов Г. Х. Мензелинский говор татарского языка // Сб. ЧувГУ им. И. Н. Ульянова. — Чебоксары, 1981.
  • Ахатов Г. Х. Диалекты и топонимия Поволжья. — Чебоксары: изд-во ЧувГУ им. И. Н. Ульянова. 1981. (в соавторстве — с Корниловым Г. Е.).
  • Ахатов Г. Х. Современный татарский литературный язык (монография). — Казань,1982.
  • Ахатов Г. Х. Татарская диалектология (учебник для студентов вузов). — Казань,1984.
  • Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. Казань, 1934, 1953
  • Богородицкий В. А. Этюды по татарскому и тюркскому языкознанию. Казань, 1933
  • Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов: мишарский диалект татарского языка. — М.: Наука, 1978
  • Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. — Казань: Изд-во КГУ, 1977.
  • Татар теле: Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре./ Төз.-авт. Гыймадиева Н. С., Галләмова Р. В.- Казан: Гыйлем, 2016, 11 б.