Абдуллаһ Гүл


Абдуллаһ Гүл (төр. Abdullah Gül [abduɫˈɫah ˈɟyl]; 1950 елның 29 октябре, Кайсери, Төркия) — Төркиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Төркия президенты (2007—2014).

Абдуллаһ Гүл
Туган телдә исем төр. Abdullah Gül
Туган 29 октябрь 1950(1950-10-29)[1][2][3] (73 яшь)
Кайсери, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Императорский лицей[d], Экономический факультет Стамбульского университета[d], Эксетер университеты[d], Лундын үнивирситите[d], University of Exeter Business School[d] һәм Истанбул университеты
Һөнәре сәясәтче, дипломат, икътисадчы
Эш бирүче Sakarya University[d]
Сәяси фирка Гаделлек һәм тәрәкъкыять фиркасе
Җефет Хайрюнниса Гюль[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Абдуллаһ Гүл Викиҗыентыкта

Төркия премьер-министры (2002—2003), Премьер-министрның беренче урынбасары (2003—2007) һәм чит ил эшләре министры (2003—2007).

Тормыш юлы

Абдуллаһ Гүл Төркиянең Кайсери шәһәрендә инженер гаиләсендә туа. Гаилә консерватив карашлары белән аерылып торган һәм Гүл дә традицион рухта тәрбияләнгән.

Истанбул университетында икътисадны өйрәнгән, шулай ук Лондонда һәм Эксетерда стажировка үткән. 1983—1991 елларда Ислам үсеш банкында эшли. 1991 елдан халыкара менеджмент укытучысы, исламистик «Иминлек партиясе»ннән («Refah Partisi») Төркия парламенты әгъзасы. 1991—1995 елларда бюджет һәм планлаштыру буенча парламент комитеты әгъзасы. 1995 елда яңадан депутат итеп сайлана, 2001 елга кадәр халыкара сәясәт комитеты әгъзасы була. 1996—1997 елларда — дәүләт министры, хөкүмәтнең матбугат сәркатибе. «Иминлек партиясе» 1999 елда тыелганнан соң, Гүл парламентка «Яхшылык партиясе»ннән («Fazilet Partisi») сайланган.

2002—2003 елларда премьер-министр вазыйфасында эшләгән. Аны сайлау максаты — Рәҗәп Таййип Әрдоганны Премьер-министр итеп билгеләргә мөмкинлек бирүче законга төзәтмәләр кертү. Төзәтмәләр кабул ителгәннән соң Әрдоган яңа премьер-министр, ә Гүл — аның урынбасары һәм чит ил эшләре министры була. Бу чорда Гүл «югалган триллион турындагы эшләр» фигуранты булган, әмма кагылгысызлык аңа гаепләрдән качарга мөмкинлек бирә.

Президентлык

Президент Абдуллаһ Гүлнең чит ил сәфәрләре

Май аенда премьер-министр Рәҗәп Әрдоган Абдулла Гүлне 2007 елда президент сайлауларында хакимлек итүче фиркадән төп кандидат дип игълан итә. Бу оппозицион фиркаләрнең протестларын уята, аларны «исламчы» репутациясенә ия булган Гүл кандидатурасы канәгатьләндермәгән. Оппозицион фиркаләр, кворум булмаганлыктан сайлаулар гамәлдән чыккан дип танылсын өчен президент кандидатурасы буенча тавыш бирүне бойкотлаштыру турында карар кабул итәләр. Шәһәрләрдә Гүлнең президентлыкка тәкъдим ителүенә каршы һәм Төркиянең дөньяви корылышын яклауга протест маршлары узган. Генераль штаб башлыгы Яшар Бююканыт протест белдерүчеләрне хуплаган һәм дөньяви төзелеш куркыныч астында булса, армия катнашырга әзер, дип белдерә. Абдуллаһ Гүл басым астында үз кандидатурасын кире кага.

Июль аенда Төркиядә парламент сайлаулары уза, анда Әрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм үсеш фиркасе җиңә. Яңа оешкан парламент президент кандидатурасы буенча тавыш бирү уздырган. 28 августта кабат тавыш бирүдә Гүл президент итеп сайлана һәм шул ук көнне үз вазыйфасына керешә.

2014 елның 28 августында, 2014 елның 10 августындагы сайлауларда җиңгән премьер-министр Рәҗәп Таййип Әрдоганга вәкаләтләрен тапшырып, ил Президенты вазыйфасыннан китә.

Шәхси тормыш

1980 елда Хәйрөнисә Озүрткә өйләнә[4]. Гүлнең ике улы бар, Әхмәд Мөнир һәм Мәхмәд Эмре һәм бер кызы, Күбрә.

Истанбулның «Бешикташ» футбол клубы җанатары[5].

Бүләкләр

Сылтамалар

🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg