Гөрҗистан

Грузия (гөрҗ. საქართველო Сакартвело, шулай ук Гөрҗистан) — Алгы Азиядә (күпчелек инглизтелле чыганаклар дәүләтне Көнчыгыш Европага кертәләр), Кавказ артының көнбатыш өлешендә, Кара диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт.

Гөрҗистан
საქართველო
БайракИлтамга
Шигарь: «Бердәмлектә көч
гөрҗ. ძალა ერთობაშია»
Гөрҗистан милли һимны
Рәсми телгөрҗи
БашкалаТбилиси, Кутаиси
Идарә итү формасыПарламент җөмһүрияте[* 1]
Президент
Премьер-министр
Парламент спикеры
Саломе Зурабишвили
Ираклий Кобахидзе
Арчил Талаквадзе
Мәйдан
• Барлыгы

69 700 км²[* 2][3][4] км²
Халык саны
• Бәя (2013)
• Җанисәп (2002)
• Халык тыгызлыгы

4 483 800[5]
4 369 579 кеше
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

 (110-нчы)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

15,829 млрд.[6] $
КПҮИ (2013)0,745[7] (югары
Акча берәмлегелари
Интернет-домен.ge
ISO кодыGE
ХОК кодыGEO
Телефон коды+995
Сәгать кушакларыUTC+04:00 һәм Грузинское время[d]
Җини коэффициенты34,5[8]

Гөрҗистан көньякта Әрмәнстан һәм Төркия, көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан һәм төньякта Россия белән чиктәш.

Абхазия һәм Көньяк Осетия территорияләре грузин хөкүмәте тарафыннан идарә ителми һәм Гөрҗистан хөкүмәте буенча Россия тарафыннан басып алынган Гөрҗистан өлешләре дип саналалар. Россия һәм БМО-ның башка дәүләтләре 20082009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар. Күпчелек көнбатыш дәүләтләре Россиянең гамәлләрен сүгеп, Гөрҗистанның территориаль бөтенлеген яклап чыгыш ясадылар. Гөрҗистан хакимиятләре тарафыннан идарә ителүче территория көнбатышта Абхазия, төньякта Көньяк Осетия белән чиктәш.

Абхазиядә һәм Көньяк Осетиядә үткәрелгән бөтен халкы референдумда Гөрҗистаннан мөстәкыйльлеген якланган.

Россия Федерациясе белән дипломатик мөнәсәбәтләр 2008 елда Гөрҗистан тарафыннан өзелде. Россия белән дипломатик элемтәләр Швейцария илчелеге аша үткәрелә.

Гөрҗистан 2008 елгы сугыштан соң БДБ оешмасыннан чыгып китте.

Географиясе

Гөрҗистан табигате күп төрле. Территориясе биек вә урта биеклектәге таулар, калулыклар, түбәнлеләр, яссытаулык вә платолардан гыйбарәт. Җөмһүриятнең төньягын Зур Кавказның урта өлеше биләп тора. Гөрҗистанның иң биек ноктасы — Шһара тавы (5068 м). Зур Кавказның Гөрҗистандагы көнбатыш өлешендә карст киң таралган, көнчыгышта яшь янартау корылмалар бар. 

Дәүләт төзелеше

Гөрҗистан — демократик җөмһүрият. 1995 елда кабул ителгән конституция нигезендә дәүләт вә башкарма хакимият башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Иң югары канун чыгаручы хакимият органы — парламент.

2017 елда кабул ителгән ил Конституциясе нигезендә, 2018 елгы сайлаулар Гөрҗистан президентын туры тавыш бирү юлы белән соңгы сайлаулар булып тора. 2024 елда булачак сайлауларда Сайлау Коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк. Сайланган президентның вәкаләтләре чикле булачак[9].


Искәрмәләр

Сылтамалар



🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg