Атом-төш коралы

авыр төшнең бүленүе чылбырлы төш реакциясе нәтиҗәсендә чыгарыла торган энергия куллану нигезендә ясалган корал, аның белән идарә итү һәм

Атом-төш коралы яки атом коралы, төш коралы — авыр төшнең бүленүе чылбырлы төш реакциясе нәтиҗәсендә чыгарыла торган энергия куллану нигезендә ясалган корал, аның белән идарә итү һәм тәмеккә (төзәгән урынга) таба китерү чаралары барлыгы.

Атом-төш коралы
Сурәт
Коллаж
 Атом-төш коралы Викиҗыентыкта
Бер баскычлы атом-төш бомбасы шартлавы, егәрлеге 23 килотонна. Невада, АКШ, 1953
Нагасаки шәһәрен бомбалау, 1945, 9 август

Атом-төш коралы, биологик һәм химик кораллары массакүләм үтерү коралына карыйлар.

Атом-төш коралы - шартлау төрендәге корал, анда авыр төшнең бүленүе чылбырлы төш реакциясе яки җиңел төшләр синтезы термотөш реакциясе нәтиҗәсендә чыгарыла торган энергия кулланыла.

Нигез

Атом-төш коралының төзелеше ике төре: 1) өстә: туп алымы, 2) аста: имплозив алым
АКШта һәм Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-Россиядә атом-төш коралы саны еллар буенча

Атом-төш коралы нигезендә идарә ителешле түгел авыр төшнең бүленүе чылбырлы төш реакциясе һәм термотөш реакцияләре ята.

Төшнең бүленүе чылбырлы реакциясен җибәрсен өчен я уран-235, я плутоний-239, кайбер очракта уран-233 файдаланыла.

Табигатьтә уран ике төп изотоп төрендә очрый - уран-235 (табигый уранның 0,72%) һәм уран-238 (99,2745%), ләкин төшнең бүленүе ягулыгы өчен тик уран-235 кулланыла ала.

Уран-238 изотобында бәйсез чылбырлы төш реакциясе үзе бара алмый, шуңа күрә ул табигатьтә шундый таралган.

Атом-төш бомбасы эшләсен өчен уран-235 булуы 80% ын артык тәшкил итәргә тиеш. Шуңа күрә атом-төш ягулыгын җитештерүдә уран-235 өлешен арттыру өчен бик чыгымлы процесс - уранны баектыру кулланыла.

АКШта коралда уран-235 баектыру дәрәҗәсе 93%, кайчакта 97,5% җитә.

Уранны баектырудан тыш плутоний-239 изотобы нигезендә плутоний бомбасы ясарга була, анда физик үзлекләр тотрыклылыгы өчен плутонийга бераз галлий кушыла.

Төш реакторында уран-238 нейтроннар белән озак нурландыру процессы нәтиҗәсендә нәкъ плутоний чыгарыла, шулай ук торий нейтроннар белән нурландыру нәтиҗәсендә уран-233 чыгарыла.

АКШ атом-төш коралына уран-235 25% ы һәм плутоний-239 75% ы керә.

Тидерү нәтиҗәләре

Атом-төш бомбасын шартлатканнан соң, атом-төш шартлавы була, нәтиҗәдә күп тидерү факторлары тарала:

  • сугу дулкыны
  • яктылык нурланышы
  • ионлаштыру нурланышы
  • радиоактив агулану
  • электромагнит импульсы

Электромагнит импульсы тере организмга зур йогынты ясамый, ләкин электрон җайланмаларны боза ала.

Төрләр

Төш кораллары ике төп төргә бүленә:

  • атом-төш коралы - бер баскычлы шартлау җайланмасы, анда авыр төшләрнең бүленүе (уран-235 яки плутоний) нәтиҗәсендә җиңелрәк элементлар хасил булалар һәм зур энергия чыгарыла.
  • термотөш коралы (яки сутуар коралы) - ике баскычлы шартлау җайланмасы, анда ике эзлекле процесс бара: беренче дәвердә авыр төшнең бүленүе энергия чыгарыла, соңрак икенче реакциядә термотөш синтезы исәбенә шактый зур энергия чыгарыла.

Кайчакта аерым төрдә карала:

  • нейтрон корал - ике баскычлы кече егәрлекле корал (1-25 килотонна), анда энергиясенең 50-75% термотөш синтезы исәбенә чыгарыла, һәм энергиянең төп таратучылары тиз нейтроннар була, нейтрон нурланышы зур авырлыгы танкларга һәм гаскәриләргә каршы зуррак зыян китерә, ләкин радиоактив явым-төшемнәр азрак була.

Егәрлеге буенча бүленеше

  • бик кечкенә (1 кт - килотонна)
  • кече (1 — 10 кт);
  • уртача (10 — 100 кт);
  • зур (100 кт — 1 Мт);
  • гаять зур (1 Мт күбрәк).

Төзелеше

Бүленә торган төшләрне шартлатсын өчен ике төп ысул бар:

  • имплозив (эченә юнәлгән шартлату)
  • баллистик

Уранның массасы критик массадан кечерәк булса, нейтроннарның күпчелеге тышка чыгып китә һәм чылбырлы реакция хасил булмый кала. Әгәр m>mc булса, нейтроннар бик тиз үрчиләр, һәм реакция шартлау рәвешендә үтә.

Туп алымы

Беренче буын атом-төш коралында бу алым кулланыла: дары шартлаганнан соң , критик массадан кимрәк булган уран ике кисәге бергә кушыла, моның нәтиҗәсендә уртак масса критик массадан зуррак булып чыга һәм чылбырлы реакция башлана.

Төшләр бүленү процессы көчле шартлау белән тәмамлана. Бүленеп өлгермәгән төшләр, шартлаганда, төрле якка чәчеләләр.

Нәкъ шушы ысул "Бәләкәч" дигән беренче атом-төш бомбасында кулланылган, ул Хиросима шәһәрендә ташланган.

Имплозив алым

Имплозив алымда химик шартлаткыч ярдәмендә үзәккә фокусланган сугу дулкыны уран критик халәтен булдыра.

Китерү чаралары

СНВ-1 килешүе буенча бар баллистик ракеталар болай бүленә:

  • Кыйтгаара ракеталар, ераклыгы - 5500 км күбрәк
  • Уртача ераклык ракеталары (1000-5500 км)
  • Кимрәк ераклык ракеталары (1000 км кимрәк)

Шулай ук:

  • Тактик корал - фронтта гаскәрләр һәм техниканы бетерү максатыннан ясалган корал
  • оператив-тактик - оператив тирәнлектә дошманның объектларын бетерү максатыннан ясалган корал
  • стратегик - тирән тылда идарә, сәнәгый һәм бүтән стратегик үзәкләрен бетерү максатыннан ясалган корал

Атом-төш коралы ияләре

Атом-төш клубына түбәндәге илләр керәләр:

Шулай ук Израил атом-төш коралына ия дип санала.

Атом-төш кораллары саны илләр буенча

19471952195719621967197219771982198719891992200220102015
АКШ3210056444≈26000>31255[1]≈27000≈25000≈23000≈2350022217[1]≈12000≈10600≈8500≈7200
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия50660≈40008339≈15000≈25000≈34000≈38000≈25000≈16000≈11000≈8000
Бөекбритания20270512≈225[2]215
Франция36384≈350300
Кытай25≈400≈400250
Израил≈200≈15080
Һиндстан≈100≈100≈100
Пакьстан≈100≈110≈110
КХДҖ≈5—10<10
КАҖ6
Барлык3210557124≈30000>39925≈42000≈50000≈5700063484<40000<28300<20850≈15700

Искәрмә: 1991 елдан Россия һәм АКШ буенча мәгълүмат тик стратегик ракеталарга кагыла, ике ил шактый күп тактик атом-төш коралы санына ия, ләкин аның төгәл саны билгесез. Әлегә дөньядә Россия иң күп стратегик атом-төш коралына ия.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карарга мөмкин