Уран (химик элемент)

ПротактинийУран / Uranium (U) Нептуний
Атом номеры92
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
238,02891 (3) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусыпм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусыпм
Ион радиусыпм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык18,97 г/см³
Моляр җылы сыешлыгыДж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелекВт/(м·K)
Эрү температурасыK
Эрү җылылыгы1132,4 кДж/моль
Кайнау температурасы3818 K
Парга әйләнү җылылыгыкДж/моль
Моляр күләмсм³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрларыÅ
Дебай температурасыK

Уран (лат. Uranium, U) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 92.Атом массасы — 238,029; актиноидларга карый. Уранда радиоактив элементлар аз, тотрыклы изотоплары юк. Аның иң киң таралган изотобы уран-238 (146 нейтронлы, табигый уранда 99,3 % тәшкил итә) һәм уран-235 (143 нейтронлы, табигый уранда нисбәте 0,7204 %).

Символы

Уран элементының символы — U (Уран дип укыла).

Тарихы

Уран 1789 елда Клапрот Мартин Генрих тарафыннан ачыла. Клапрот аны яңа элемент тип исәпләп, Уран планетасы хөрмәтенә шундый исем бирә.

Уран илле ел металл дип исәпләнеп йөри. 1841 елда гына француз химигы Эжен Пелиго (1811—1890) металлга охшаш ялтыравыклы булса да, Клапрот уран элемент түгел, UO2 оксиды дип исбатлый. 1840 елда Пелиго гади матдә уранны аерып ала һәм аның атом авырлыгын билгели.

Уранны өйрәнүдә киләсе мөһим адымны 1874 елда Д. И. Менделеев ясый. Ул үзе эшләгән периодик системасына таянып, уранны таблицасының иң ерак шакмагына урнаштырган. Элек уранның атом авырлыгын 120-гә тигез дип санаганнар. Менделеев бу микъдарны ике тапкыр арттыра. 12 елдан соң аның фикере немец химигы Циммерман (J. Zimmermann) тәҗрибәләре белән раслана[1].

1896 елда, уран тикшергәндә, француз галиме Антуан Анри Беккерель очраклы рәвештә радиоактив таркалуны (радиоактивный распад) ача.

Табигатьтә

Уран рудасы

Уран — күп санда очрый торган иң зур номерлы элемент. Җир кабыгы тәшкиләтенең 0,00027 % (авырлыгы) тәшкил итә, диңгез суында концентрациясе — 3,2 мкг/л (башка мәглүмат буенча, 3,3·10-7 %). Литосферада уран нисбәте 3 яки 4 ·10−4%[2] дип бәяләмә бирелә.

Уран чыгарган илләр

Ятма атамасыИлдәЗапасы, тОператор ятмасыэшли башлаган
1Төньяк ХорасанКазакъстан200 000Казатомпром2008
2Мак-Артур-РиверАвстралия  Австралия160 000Cameco1999
3Сигара-ЛейкКанада  Канада135 000Cameco
4Көньяк ЭльконскоеРусия  Русия600 112Атомредметзолото
5ИнкайКазакъстан900 75Казатомпром2007
6СтрельцовскийРусия  Русия50 000Атомредметзолото
7Зоовч ОвооМонголия  Монголия50 000AREVA
8МоинкумКазакъстан700 43Казатомпром, AREVA
9МардаяМонголия  Монголия22 000Resources Khan, Атомредметзолото, Монголия Хөкүмәт
10ИркольКазакъстан18 900Казатомпром, China Guangdong Nuclear Power Co2009
11Сары СуУкраина  Украина12 000ВостГок1959
12Олимп-ДэмАвстралия  Австралия1988
13РоссингНамибия1976
13ДоминионКөньяк Африка Җөмһүрияте2007
13РейнджерсАвстралия  Австралия1980

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Уран// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Уран, химический элемент // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Handbook of chemistry and physics / Editor-in-Chief David R. Lide. — 84th edition 2003-2004. — CRC Press, 2004.
  • Emsley, John. Uranium // Nature's Building Blocks: An A to Z Guide to the Elements(ингл.). — Oxford: Oxford University Press, 2001. — P. 476—482. — ISBN 978-0-19-850340-8.
  • Seaborg, Glenn T. Uranium // The Encyclopedia of the Chemical Elements(ингл.). — Skokie, Illinois: Reinhold Book Corporation, 1968. — P. 773—786.

Чыганаклар

Сылтамалар