Биек аю көпшәсе
Биек аю көпшәсе, йә аю көпшәсе, йә аю табаны (лат. Acónitum excelsum) — Аю табаны ыругларның бер төре казаякчалар гаиләлегеннән (Ranunculaceae) күпъеллык, агулы үләнчел үсемлек. Ашарга ярамый, аның б/н сарык һәм кәҗәләр еш агулана.
Биек аю көпшәсе | |
Кыскача исем | A. lycoctonum |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Aconitum lycoctonum L., 1753[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Аю көпшәсе[1] |
Таксонның халык атамасы | Gelber Eisenhut[2], oměj vlčí mor[3] һәм hukanukonhattu[4] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=401434[5] |
Биек аю көпшәсе Викиҗыентыкта |
Үсемлек исеме
Аю көпшәсе дигән исемен Татар теле сүзлекләрендә теркәлгән[6]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аю көпшәсе ботаник термин буларак кабул ителгән: Бала-чага да аю көпшәсен кисеп насос ясый да су сибешә, нәниләр күбәләк куа И.Рәмиев[7].
Тышкы күренешләре
Эре, куе яшел яфраклы юан һәм озын көпшәле үсемлек[8]. Салкынга чыдам, туфракка таләпчән түгел. 100-200 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры бүлбесыман, төерле. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары эре, бармаксыман бүленмәле яисә телмәле. Чәчәкләре – соргылт-тонык миләүшә төсле, сирәк кенә ак, сабак очындагы куе чукка җыелган. Җимешләре – өч кырлы күп орлыклы табакча. Май-июнь айларында чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи[9].
Таралулар
300 гә якын Аю табанының Биек аю көпшәсе дигән төре генә Татарстанда очрый. Ул урман аланнарында, куак араларында, елга буйларында үсә[10].
Кулланышлары
Халык медицинасында аны дару үләне буларак беләләр һәм файдаланалар[11]. Тамырларында һәм шулай ук җир өстендәге өлешләрендә шактый микъдарда алкалоидлар бар[12].