Төр (биология)
Төр (лат. Species) — биологиядә төп таксоннарның иң вагы. Бүген галимнәр хайваннарның ике миллион, ә үсемлекләрнең 400 мең төре барлыгы турында мәгълүмат бирә[1], шул ук вакытта яңа төрләр ачылып тора.

Тарих
Төр, ыру, тәртип һәм сыйныфка бүленеш беренче мәртәбә Линней классификациясендә очрый. Шуннан аларга башка төркемнәр дә кушыла (мәсәлән, тип һәм гаилә)[2].
Линней, Лапландия флорасы турында язганда, һәр үсемлеккә ике исем биргән: ыруы исемен һәм төре исемен. Ыру исеме бу ыруга кергән барлык төрләр өчен гомуми була. Төр исеме - бөтен бер-берсеннән аерылмас организмнар төркеме исеме[1]. Мәслән, Carpa pyrenaica (Пиреней кәҗәсе) исемендә Carpa - ыру, ә pyrenaica - төр; Африка филе исемендә фил - ыру, ә Африка - төрнең исеме.
Линнейгә хәтле дә шундый система була, әмма ыру исеменә озын характеристикалар кушканнар[1].
Линней организмнарны төрләргә тышкы охшашлык буенча аерган, һәм бу хәл хаталарга китергән. Мәсәлән, кыр үрдәге ата-хайванын һәм ана-хайванын галим төрле төрләргә бүлгән. Хәзер төрләргә бүлү тышкы билгеләр буенча түгел, ә төзелеш, тотыш, нинди территориядә яшәүгә карап билгеләнә[1].
Тере организмнарның икеле исеме бинар система дип атала.
Төр сыйфатлары
Төр сыйфатларын инглиз биологы Джон Рэй чыгарган:
- Төрдәш организмнарның төп сыйфатлары уртак
- Төп сыйфатларын нәселләренә бирәләр, төрдәшләр үзара парлар ясый һәм үрчиләр[1]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Таксономия |
Домен (өспатшалык) —Патшалык —Аспатшалык —Өстип/Өсбүлекчә —Тип/Бүлекчә —Астип/Асбүлекчә —Өссыйныф —Сыйныф —Ассыйныф —Инфрасыйныф —Өсотряд/Өстәртип —Отряд/Тәртип* —Асотряд/Астәртип —Инфраотряд —Өсгаиләлек —Гаиләлек —Асгаиләлек —Өстриба —Триба —Астриба —Ыруг —Бүлек —Асбүлек —Асыруг —Өссекция —Секция —Ассекция —Рәт —Асрәт —Төр —Астөр —Вариетет/Төрлелек —Астөрлелек —Форма —Асформа |
Биология — Биологик таксоннар — Биномиаль номенклатура |
*Отряд — зоологиядә кулланыла; Тәртип — ботаникада |