Брахма

Брахма (Санскрит телендә: ब्रह्मा, IAST: Brahmā) — ул Һинд динендә барлыкка китерүче Ходай.[1] Ул шулай ук Сваямбху (үзеннән туган) яки Вишну Ходаеның барлыкка китерүче аспекты буларак мәгълүм,[2] Vāgīśa (Сөйләм Ходае), һәм дүрт Веданың барлыкка китерүчесе, һәрберсе аның авызларының берсеннән. Брахма Сарасвати Дэвиның ире һәм дүрт Кумарларның: Нараданың, Дакшаның, Маричиның һәм күп башкаларның атасы булып тора.[3][4]

Брахма
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-sa-sidd" does not exist.
Сурәт
Җенесир-ат
Ире яки хатыныSarasvati[d]
БалаларАтри (индуизм)[d], Пуластья[d], Маричи[d], Васиштха[d], Нарада[d], Кумары[d], Читрагупта[d], Ману[d] һәм Дакша[d]
БәйлелегеПара Брахман[d]
КоралланышБрахмастра[d] һәм Brahmashirsha astra[d]
Менеп йөри торган хайваныАккошлар[d]
 Брахма Викиҗыентыкта
Хатыны Сарасвати Дэви белән Брахма.

Брахма кайвакыт Ведик Ходай Праджапати белән ассоциацияләнә, ул шулай ук Веданатха (Ведалар Ходае), Гьянешвар (Белем Ходае), Чатурмукха (Дүрт Йөзле) Сваямбху (Үзеннән туган), Брахманараяна (ярым Брахма һәм ярым Вишну) буларак мәгълүм, һ.б., шулай ук ул Камага һәм Хираньягарбхага бәйле (Галәми йомырка). Ул күбрәк пост-Ведик Һинду эпосларында искә алына һәм Пурана риваятьләрендә. Эпосларда ул Пуруша белән берләштерелә.[3] Гәрчә Брахма Брахма-Вишну-Шива Тримуртисының өлеше булса да, борынгы Һинду эпосларында башка Ходай һәм Алиһәләр өчлекләре искә алына, аларда Брахма булмаганнары да бар.[5]
Ян Гонда раслаганча — Һинд диненең Тримурти концепциясе шәхси Ходайның өчлек характерыннан барлыкка килгән, беренче урында «Агни», аның тумышлары өч мәртәбә, һәм ул өч мәртәбә яктылык, аның өч тәне һәм өч халәте бар.
Еш искә алына торган "Брахма, Вишну, Шива"дан башка урта гасыр Һинду эпосларыннан өчлекләр: «Индра, Вишну, Брахманаспати», «Агни, Индра, Сурья», «Агни, Вайю, Адитья», «Махалакшми, Махасарасвати һәм Махакали» һәм башкалар.

Берничә Пуранада ул лотос чәчәгеннән пәйда була торган итеп тасвирлана, бу лотос Ходай Вишнуның кендегенә бәйле. Башка Пураналарда ул Шива яки аның аспектларыннан туган дип әйтелә,[6] яки төрле Һинд дине риваятьләрьдә ул иң Олы Ходай булып тора.

Charles Coulter and Patricia Turner (2000), Encyclopedia of Ancient Deities, Routledge, ISBN — 978-0786403172, page 258,
«Брахма иң Олы Ходай дип танылса, Кама Ходае аның йөрәгеннән килеп чыккан дип әйтелә.» Брахма башка Илаһлар белән беррәттән Ведантик Һинд диненең формасыз (ниргуна)ның иң соңгы метафизик чынлыкның формасыз Брахманның башкасы сагуна буларак күрелә.[7][8] Башка юрамада, кайбер Пураналарда ул Праджапатиның әтисе дип раслый."[9]

Кайбер мәгълүмат буенча, Брахма хәзерге көн Һинд динендә популяр табынудан ләззәт алмый һәм Тримуртиның башка әгъзалары Вишну һәм Шива кебек әзрәк табыныла. Брахмага борынгы текстларда ихтирам бирелә әмма ул Һиндстанда төп Ходай булып сирәк табыныла.[10] Һиндстанда аңа багышланган бик әз гыйбадәтханә бар; иң әһәмиятлесе Раджастханда Брахма Гыйбадәтханәсе, Пушкар.[11] Брахма гыйбадәтханәләре Һиндстаннан тыш бар, мәсьәлән Бангкокта Эраван Гыйбадәтханәсе.[12]

Килеп чыгышы һәм мәгънәсе

Мумбаи CSMVS Музеенда Брахма Һинд дине Ходае поты

Брахманың килеп чыгышы билгеле түгел, өлешчә Ведик әдәбиятта берничә охшаш сүз булганга күрә — Иң Ахыр Чынлык (Брахман) һәм каһин (Брамин). «Брахма» дигән Ходайның булуына шәһадәтләр соң Ведик текстта бар.[13] Брахманның рухи концепциясе, Брахма Ходае арасында аерма ул беренчесе Һинд динендә билгеле җенескә карамый торган төшенчә,[14] ә икенчесе Һинд динендә күп ир Ходайларның берсе.[15] Брахманның рухи концепциясе күпкә борынгырак һәм кайбер галимнәр Брахма шәхси концепция буларак барлыкка килгән һәм Брахман дигән шәхси булмаган универсаль принципның күренә торган сурәте булып тора дип фараз итәләр.[13]

Санскрит грамматикасында «брахман» тамыры ике төрле исем формалаштыра; берсе нейтраль исем сүз bráhman, аның баш килеш берлек формасы ул санскр. (IAST) brahma; бу исем сүзнең мәгънәсе гомуми һәм абстракт мәгънәгә ия.[16]

Нейтраль исемгә контраст булып ир җенес сүзе brahmán тора, аның номинатив берлек формасы санскр. (IAST) Brahma.[note 1] Бу берлек сандагы форма Ходай өчен тиешле исемдә кулланыла, санскр. (IAST) Brahma.

Ведик әдәбият

Бихардан Вишну, Шива һәм Брахма өчлеген күрсәтүче 10-ынчы гасыр сәнгать эше.

Брахманың Вишну һәм Шива белән иң элек искә алынуларның берсе мөгаен безнең эраның 1-енче меңьеллыкта тезелгән Майтранья Упанишадның бишенче "Прапатхака"да (дәрес). Брахма турында беренче мәртәбә 5,1 шигырьдә сүз алып барыла, ул шулай ук «Кутсаяна Гимны» дип атала, шуннан соң аның турында янә 5.2 шигырьдә сүз алып барыла.[17][18]

Пантеистик Кутсаяна Гимн,[17] Упанишада раслаганча Җан ул Брахман, һәм Иң Ахыр Чынлык, Галәми Универсал яки һәрбер җан иясендә Ходай. Ул Атманны (Җанны, Үзне) Брахма һәм аның төрле манифестацияләре эчендә дип тиңли һәм түбәндәгечә әйтелә: «Сез оста Брахма, Сез оста Вишну, Сез оста Рудра (Шива), Сез оста Агни, Варуна, Вайю, Индра, Сез оста барысы.»[17][19]

(5,2) шигырендә Брахма, Вишну һәм Шива Гуна теориясенә кертелә, болар сыйфатлар, психо һәм эчке тенденцияләр, алар текстта тасвирлана һәм барлык тере кешеләрдә булырга мөмкин.[19][20] Майтри Упанишадның бу бүлеге раслаганча Галәм караңгылыктан (Тамас)тан пәйда булган, башта action qua action («Раджас») буларак хасиятләнеп, ул шуннан соң сафлыкка һәм яхшылыкка («Саттва»)га чистарынган һәм дифференциацияләнгән.[17][19] Бу өч сыйфатның Раджас "Брахма"га түбәндәгечә күрсәтелә:[21]

Хәзер аның бер өлеше Тамаска карый, ул, я укучылар изге белем (Брахмачариннар), бу Рудра.
Раджаска карый торган өлеше, я студентлар, изге белемнеке бу Брахма.
Саттвага карый торган өлеше, я студентлар изге белемнеке, ул Вишну.
Чынлап та, ул өч мәртәбәле, сигез мәртәбәле, унбер мәртәбәле, унике мәртәбәле, һәм чиксез сан мәртәбәле.
Бу мәхлукат (нейтраль) барлык мәхлукатларга кергән, ул барлык җан ияләренең иң Олы Ходае булып тора.
Бу Атман (Үз, Җан) эчтә һәм тышта — әйе, эчтә һәм тышта!

Маитранянья Упанишад, 5.2.

Маитри Упанишад Брахманы "Гуна"ның бер элементына карый торган итеп күрсәтсә, Һинд дине теориясендә текст соңрак Пураник әдәбиятта булган Һинд дине «Тримурти» фикере буларак тасвирламый.[22]

Пост-Ведик, Эпослар һәм Пураналар

Файл:Sheshashayi Vishnu.jpg
Вайшнава Пураник язмаларда, Брахма Вишнуның кендегеннән лотоста Вишну (Махавишну) галәми циклны барлыкка китергәндә пәйда була, Шива тарафыннан чыгарылганч Шива Вишнуга барлыкка китерергә дигән, Шива Вишнуга Брахманы барлыкка китерергә кушкан.[23]


Һинд диненең пост-Ведик текстларында космогониянең күп теорияләре тәкъдим ителә, күбесенә Брахма керә. Боларга «Сарга» (Галәмнең беренчел барлыкка килүе) һәм «Висарга» (икенчел барлыкка килү) керә, бу фикерләр Һиндле фикергә карый — чынлыкның ике дәрәҗәсе бар берсе үзгәрми торган (метафизик) һәм башкасы икенчел ул һаман үзгәрә торган (эмпирик) һәм икенчесенең барлык карарга мөмкин булган чынлык тормышның чиксез кабатлана торган циклы, без тәҗрибә иткән галәм һәм тормыш һаман кабатланып тора, эволюцияли, эретелә һәм янә барлыкка китерелә.[24] Беренчел барлыкка китерүче Ведик космогонияләрдә киң бәхәс ителә, беренчел барлыкка китерүче өчен «Брахман», яки «Пуруша» яки «Дэви» төшенчәләре кулланыла,[24][25] шул ук вакытта Ведик һәм пост-Ведик текстларда икенчел барлыкка китерүчеләр буларак башка Ходайлар һәм Алиһәләр искә алына (еш пост-Ведик текстларда Брахма), һәм кайбер очракларда һәм галәми циклның башында (кальпа, эон) башка икенчел барлыкка китерүче Ходай яки Алиһә була.[6][24]Брахма "Махабхарата"да һәм Пураналарда тасвирланганча «икенчел барлыкка китерүче», һәм иң өйрәнелгән һәм тасвирланганнар арасында.[26][27][28] Шива әмере буенча пәйда булып, Вишну кендегеннән лотостан туган Брахма Галәмнең барлык формаларын барлыкка китергән, әмма баштагы Галәмне барлыкка китермәгән.[23] Моннан аермалы буларак, Шивага күбрәк игътибар итүче Пураналар Брахма һәм Вишнуны Ардханаришвара — ярым Шива, ярым Парвати тарафыннан барлыкка китерелгән дип тасвирлый; яки альтернатив рәвештә, Брахма Рудра, яки Вишну, Шива һәм Брахмадан туган булган, һәрберсен циклик рәвештә төрле эоннарда (кальпаларда) барлыкка китергән.[6] Шулай итеп, күп Пураник текстларда Брахманың иҗади активлыгы Олы Ходайның булуына һәм куәтенә бәйле.[29]

Ян-ягында Яма Радж һәм Читрагупта белән Браһма, Тамилнад, 10-ынчы гасыр.

Бхагавата Пуранада Брахма берничә мәртәбә "Сәбәпләр Океаны"ннан калкучы буларак берничә мәртәбә сурәтләнә.[30] Бу Пурана раслаганча Брахма вакыт һәм Галәм туган мизгелдә "Хари"ның (бу Вишну Ходае, аны мактау Пурананың төп игътибар үзәге булып тора) кендегеннән үсеп чыккан лотостан пәйда була. Язмалар раслаганча Брахма йокымсыраган, ялгыша һәм Галәмне җыйганда һаман инкомпетент була.[30] Аннан соң ул ялгышуы һәм йокымсыравын аңлый, аскет буларак медитацияли, шуннан соң "Хари"ны реализацияли, Галәмнең башын һәм ахырын күрә, шуннан соң аның барлыкка китерүче куәтләре яңартыла. Бхагавата Пурана раслаганча, Брахма, шуннан соң «Пракрити» (табигать, материяне) һәм "Пуруша"ны (рух, җанны) комбинацияли һәм бихисап җан ияләрен барлыкка китерә һәм сәбәп-нәтиҗә Океанының давылын чыгара.[30] Шулай итеп, Бхагавата Пурана Майяны Брахма барлыкка китергән дип күрсәтә, ул бары тик барлыкка китерү өчен барлыкка китерә, ул барысын да яхшылык һәм явызлык белән тутыра, материаль һәм рухи, баш һәм ахыр белән тутыра.[31]

Ике хатыны Сарасвати һәм Гаятри белән Ходай Брахма Поты.

Пураналар Брахманы вакытны барлыкка китерүче Ходай буларак тасвирлыйлар. Алар кеше вакытын Брахма вакыты белән бәйлиләр, мәсьәлән, махакальпа зур космик чор булып тора, ул Брахма булуында бер көнне һәм төнне бәйли.[29]

Төрле Пураналарда Брахма кыйссалары төрле һәм дәвам ителә торган түгел. Мәсьәлән, Сканда Пуранада Парвати Алиһәсе «Галәмнең анасы» дип атала, ул Брахманы, Илаһларны һәм өч дөньяны барлыкка китергән дип ышаныла. Сканда Пуранада расланганча ул өч "Гуна"ны — Саттва, Раджас һәм Тамасны эмпирик рәвештә карап була торган дөньяны барлыкка китерү өчен материягә («Пракрти») комбинацияләгән берәү.[32]

Брахма турында «Раджас» — сыйфатлы Ходай итеп Ведик фикер йөртү Пураник һәм Тантрик әдәбиятта алга таба тасвирлана. Шулай да, бу текстларда расланганча, аның хатыны Сарасвати Дэвиның «Саттва» сыйфаты бар (баланс, гармония, яхшылык, сафлык, тулылык, конструктивлык, иҗат итү, позитивлык, тынычлык, изгелек), ул шулай итеп Брахманың "Раджас"ын (дәрт, активлык, яхшы да начар да түгел, һәм кайвакыт шуларның теләсә кайсысы, гамәл буларак гамәл, шәхесләү, идарә ителү, динамиклык) тулыландыра.[33][34][35]

Иконографиясе

Брахма традицион рәвештә дүрт бит һәм дүрт кул белән сурәтләнә.[36] Һәрбер бит билгеле юнәлешкә ишарә итә. Аның кулларында сугыш кораллары юк, ә белем һәм барлыкка китерү символлары. Бер кулында ул изге Веда текстларын тота, икенчесендә ул вакытның символы булган маланы (тәсбих) тота, өченчесендә ул шрува яки шрукны тота — бу изге утны тукландырыр өчен чараның символы булган калак, дүртенчесендә камандалу — бөтен барлыкка китерелгән нәрсәнең килеп чыгуның чарасының символының булган су белән җайланма.[37][38] Аның дүрт авызы дүрт Веданы барлыкка китерү белән бәйле.[3] Ул еш ак сакал белән сурәтләнә, бу аның олы хәким иясенә охшаш тәҗрибәсенә ишарә итә. Ул лотоста утыра, ак (яки кызыл, алсу) киемнәргә киенгән, аның атлана торган (ваханасы) — Хамса кошы янәшәсендә, бу аккош яки каз.[36][39]

Манасара-Шилпашастраның 51 бүлеге, Мурти һәм гыйбадәтханәләрне ясау өчен Санскрит телендә борынгы белешмә раслаганча Браһма поты алтын белән йөгертелергә тиеш.[40] Текст киңәш иткәнчә, потның дүрт йөзе һәм дүрт кулы булырга тиеш, джата-мукута-мандитасы булырга тиеш (аскетның таралмаган чәчләре), һәм диадеманы (таҗны) кияргә тиеш.[40] Аның ике кулы сыену бирергә тиеш һәм бүләк бирүче мудрада булырга тиеш, шул ук вакытта ул кундика (су чүлмәге), акшамала (тәсбих), һәм кечкенә һәм зур шрук-шрува белән (яджна церемониясендә кулланган калак) белән күрсәтелергә тиеш.[40] Текстта муртиның төрле пропорцияләре тәфсилләп сөйләнгән, бизәкләр тасвирлана, һәм пот аскы кием буларак чираны (туз тасмасын) кияргә тиеш һәм я берүзе генә, яки уң ягында Сарасвати Дэви һәм сул ягында Гаятри белән булырга тиеш.[40]

Брахманың хатыны Сарасвати Дэви.[41][42] Ул «аның куәтенең чагылышы, барлыкка китерү коралы һәм аның гамәлләренә куәт бирүнең коралы» булып таныла. Кайбер текстларда Гаятри Ходай Брахманың икенче хатыны булып таныла.

Аватар

Брахма аватар алмаган, моның урынына ул кирәк вакытта турыдан-туры төшкән, Сатья-Югада, Трета-Югада да һәм Двапар Югада да. Шулай да хәзерге заманда, Кали Югада ул түбәндәге формаларды туу алган.

Гыйбадәтханәләр

Һиндстан

Һиндстанда Браһама гыйбадәтханәләре чагыштырмача сирәк. Өстә: Раджастханда, Пушкарда Брахма гыйбадәтханәсе.

Һиндстанда берничә генә гыйбадәтханә турыдан-туры Ходай Брахмага һәм аңа табынуга багышланган.[10] Брахма өчен иң мәшһүр Һинд дине гыйбадәтханә булып Пушкарда Брахма Гыйбадәтханәсе тора.[11] Башка гыйбадәтханәләргә Асотра авылында гыйбадәтханә, Раджастханның Бармер районында Хетешвар Браһмадһам Тиртһа булрак мәгълүм Балотра талука.

Браһмага шулай ук Тримуртига багышланган гыйбадәтханә комплексларында табыналар: Тһанумалайян Гыйбадәтханәсе, Утһамар Ковил, Понмери Шива Гыйбадәтханәсе, Тируванайяда, Тһрипайя Тримурти Гыйбадәтханәсе һәм Митһранантһапурам Тримурти Гыйбадәтханәсе. Тамилнадта, Браһма гыйбадәтханәләре Кумбаконам гыйбадәтханә шәһәрчегендә бар, Кодумудида һәм Тиручирапаллида Брахмапуришварар Гыйбадәтханәсендә.

Андхра-Прадешта, Тирупати янында Шрикалахасти гыйбадәтханәләр шәһәрчегендә Браһмага багышланган гыйбадәтханә бар. Андхра-Прадешта, Чебролуда Чатурмукһа Браһма Гыйбадәтханәсе бар, һәм Карнатакада, Бангалорда җиде фут биеклектәге Чатрумукһа (Дүрт Йөзле) Браһма гыйбадәтханәсе бар. Гоа яр буе штатында, бишенче гасырга карый торган гыйбадәтханә, штатның төньяк-көнчгыш төбәгендә Саттари Талукада, кечкенә һәм ерак Карамболим авылында бар.[чыганагы?]

Браһманың мәшһүр сурәте Мангалведһада, Махараштраның Соларпур районыннан 52 км да һәм Mumbai янында Сопарада бар. Гөҗәратта, Кхедбрахмада 12-енче гасыр Брахма гыйбадәтханәсе бар һәм шулай ук Канпурда Брахма Кути Гыйбадәтханәсе бар. Гыйбадәтханәләр Кһокһанда, Аннампутхурда һәм Хосурда бар.

Көньяк-Көнчыгыш Азия

Брахманың гыйбадәтханәсе Камбоджада Ангкор Ватта бар. Үзәк Явада (Индонезия), Йогьякартада 9-ынчы гасыр Прамбанан гыйбадәтханәләр комплексында өч иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе Брахмага багышланган, башка икесе Шивага (өчнең иң зурысы) һәм тәңгәл килгән рәвештә Вишнуга.[43] Брахмага багышланган гыйбадәтханә Шива гыйбадәтханәсенең көньяк ягында урнашкан.

Таиландта, Бангкокта Эраван Гыйбадәтханәсендәге Браһма потына хәзерге заманда да табыналар.[12] Таиланд Хөкүмәт Йортының алтын гөмбәзендә Пһра Пһром бар (Брахманың Таи чагылышы). Таиландның Пһетчабури шәһәрендә Ват Яи Суваннарамда иртә 18-енче гасыр сурәттә Браһма сурәтләнгән.[44]

Мьянма иленең элеккеге исеме Бирма Брахма сүзеннән килеп чыккан. Урта гасыр текстларында ул Браһма-деша дип атала.[45][46]

Көнчыгыш Азия

Һоң Коң, Ша Тинда, Бер Мең Будда Монастыренда Пһра Пһром.

Браһма Кытай халык динендә популяр Ходай булып тора һәм Кытайда һәм Тайваньда бу Ходайга багышланган күп гыйбадәтханәләр бар.

Брахма Кытай телендә Симианшен (四面神, «Дүрт Йөзле Ходай») буларак мәгълүм яки Тибет телендә Фантиан (梵天), Tshangs pa яки Япон телендә Бонтен.[47]

Брахма, Брахман, Брамин һәм Брахманалар арасында аерма

Брахма (Санскриттелендә: ब्रह्मा, brahmā)[48] Брахманнан аерылып тора.[49] Брахма ир җенесле Ходай булып тора, пост-Ведик Пураник әдәбиятта,[50] ул барлыкка китерә, әмма бер нәрсәне дә сакламый һәм җимерми. Кайбер Һинд дине текстларында ул метафизик Брахманнан Вишну (саклаучы), Шива (җимерүче) һәм башка Ходайлар, Алиһәләр, материя һәм мәхлукатлар белән иңгән дип карала. Брахма аның космологиясе өлеше дип каралган теистик мәктәпләрдә, ул барлык Ходайлар һәм Алиһәләр кебек үлемле һәм Галәм беткәндә абстракт үлемсез Брахманда эри, шуннан соң яңа Галәм циклы (кальпа) башлана.[50][51] Брахма Ходае Ведада һәм Упанишадаларда искә алына, әмма еш түгел,[52] шул ук вакытта, аеруча Упанишадаларда, абстракт Брахман концепциясе предоминант.[53] Пураник һәм Эпик әдәбиятта Брахма ходае ешрак очрый. Кайбер текстларда Ходай Вишну Брахманы барлыкка китергән дип фараз ителә,[54][55] шул ук вакытта башкаларда Дэви Алиһәсе Брахманы барлыкка китергән дип фараз ителә,[56] һәм шуннан соң Брахма бу дөньяның икенчел барлыкка китерүчесе дип дәвам ителә.[56][57] Дәвам итеп, Һинд диненең бу төп теистик традицияләренең урта гасыр текстларында расланганча тәңгәл килгән рәвештә сагуна (йөз һәм аттрибутлар белән чагылыш)[58] Браһма ул Вишну,[59] Шива,[60] яки Дэви[61] һәм һәрбер тереклек иясендәге Атман (җан, үз) бу ахыр чик, мәңге Брахманның шул ук яки өлеше.[62]

Брахман (Санскрит телендә: ब्रह्मन्, brahman)[48] Һинд диненең метафизик концепциясе ул ахыр чик чынлыкка карый.[49] Дониджер буенча, Һинд фикерендә Брахман ул барлыкка китерелмәгән, мәңге, трансцедент, сәбәп, нигез, барлык булган нәрсәнең чыганагы һәм максаты. Брамин (Санскрит телендә: ब्राह्मण, Brahmin)[63] бу Һинд динендә Варна, ул теориядә буыннар аша изге әдәбиятны тапшыручылар, саклаучылар, каһиннәр буларак махсуслаша.[64][65] Брахманалар, яки Брахмана Грантхалар, (Санскрит телендә: ब्राह्मणग्रंथ, brāhmaṇa)[66] Ведаларда дүрт борынгы катламның берсе булып тора. Алар беренче чиратта кыйссалар, риваятьләр, Ведик ритуаллар аңлатулары һәм кайбер очракларда фәлсәфә.[67][68] Алар дүрт Веданың һәрберсенә кертелгән, һәм Һинд дине әдәбиятын шрутины формалаштыралар.[69]

Шулай ук карарга мөмкин

  • Брахма (Буддачылык)
  • Брахма Самхита
  • Брахмастра
  • Мирпур-Кһастан Брахма
  • Брахмакумари
  • Брахмани
  • Световид

Билгеләмәләр һәм искәрмәләр

Билгеләмәләр

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Wikiözek eçendä Брахма teması buyınça bit bar