Йорт аты

кешеләр йөртү һәм йөк ташу, азык, чабыш өчен файдаланыла торган йорт хайваны, эре терлек

Йорт аты (лат. Equus ferus caballus) — атлар ыругына керүче, кешеләр йөртү һәм йөк ташу, азык, чабыш өчен файдаланыла торган йорт хайваны, эре терлек. Ат кымызы һәм ат ите — сәламәтлек өчен иң файдалы ризыклар.

Йорт аты
Сурәт
Халыкара фәнни исемEquus ferus caballus
Таксономик рангастөр[d]
Таксонның халык атамасыcaballu[1], horse һәм omid
Йөрәк тибеше ешлыгы38 ± 6 ударов в минуту[2]
Нәрсәнең чыганагылошадиный волос[d], ат ите[d], конский навоз[d], лошадиная кожа[d], equine chorionic gonadotropin[d] һәм кобылье молоко[d]
Халык саны58 315 816 (2013)[3]
Кайда өйрәнеләИппология
Коллаж
3D-модель
Сурәтләнәлошадь в искусстве[d]
Походкайөреш кызулыгы[d]
Тавыш чыгараржание[d]
Значок
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
 Йорт аты Викиҗыентыкта

Кыргый атларның сакланып калган бердән-бер төре булып тора (Пржевальский атыннан тыш).

Йорт атлары, Антарктидадан тыш, барлык континентларда да таралган. Тарпаннарны беренче итеп төрки халыклар б.э.к. 7–8 гасырларда кулга ияләштерелгән дип уйланыла. Бу хәл Башкортстанның Дәүләкән районы территориясендә булган дип фаразлана.[4] Аурупада бозлык чоры тәмамлану белән кешеләр тарпаннарны кырып бетерәләр, анда атлар булмый. Шуңа күрә, мәсәлән рус һәм башка телләрдә ат лексикасында татар сүзләре күп: рус. лошадь, мерин, табун, каурый, буланый һ.б.

Атамалар

Яшь һәм җенескә карап ат атамалары:

  • Айгыр — үсеп җиткән (4 яшьтән) печтерелмәгән иркәк ат.
  • Алаша — печтерелгән иркәк ат.
  • Бия — үсеп җиткән (4 яшьтән) теше ат.
  • Байтал — яшь теше ат.
  • Дүнән — 4 нче яшьтәге ат.
  • Конан (конаҗын) — 3 нче яшьтәге ат.
  • Тай — 2 нче яшьтәге ат.
  • Колын — 1 яшькә кадәр ат.

Ат төрләре

  • Олау атлары — авыр йөкләр ташый торган атлар (мәсәлән, совет олау аты).
  • Җигем атлар — җигелә торган атлар (мәсәлән, беларус җигем аты).
    • Юртак атлар — елдам юртаклауга тумыштан сәләте белән җиңел җигем атлар (мәсәлән, орлов юртагы).
  • Менге атлар — менеп йөри торган атлар (мәсәлән, асыл менге ат).
    • Менге-җигем атлар — иярле һәм җигүле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, дон аты).
    • Менге-йөк атлары — иярле һәм йөкле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, лакай аты).
  • Йөк атлары — аркасында йөк йөртә торган атлар.

Ат токымнары

Төп мәкалә: Ат токымнары

Дөньяда 200 артык ат токымнары бар.

Искәрмәләр

  • Porter V., Alderson L., Hall S. J. G. et al. Mason's World Encyclopedia of Livestock Breeds and Breeding — 6 — CAB International, 2016. — 1107 p. — ISBN 978-1-84593-466-8
  • Матюшин Г. Н. Археологический словарь. — М.: Просвещение: АО «Учеб. лит.», 1996. — 304 с.: ил. ISBN 5-09-004958-0.
  • Чыганак

    • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өч томда). — Казан, 1977.
    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg