Антарктида

Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга

Антарктида (грек. ἀνταρκτικός — Арктиканың киресе) — Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Антарктиданың үзәге якынча Көньяк географик полюсы белән бер ноктада. Антарктида Көньяк океан сулары белән юыла (элек бу океанны Һинд, Тын һәм Атлантик океаннар буларак карадылар). Кыйтга мәйданы — 14,4 млн км². Антарктида — үз табигатенең кабатланмас булуы белән бердәнбер һәм гаҗәеп кыйтга. Поляр тикшеренүчеләр аңа җансыз, кешесез, серле, ак бозлык материгы дип исем биргәннәр. Кышын анда поляр төннәр, ә җәен поляр көннәр күренеше була. Кояш чыгу һәм бату күренешен елына фәкать бер генә тапкыр күзәтеп була. Антарктида — җирнең иң биек һәм иң салкын материгы. Анда җирдәге төче суның 80 %-ы тупланган.

Антарктида
Сурәт
... хөрмәтенә аталгананти-[d] һәм Арктика[d]
ДемонимAntarcticain, Antarcticaine, Antartidanhën, Antartidanhon, Antartiku, Antartiko, Antartiko, Antartiko, antártica, antártico һәм Antarctican
Административ-территориаль берәмлекАнтарктик килешү территориясе[d]
Сәгать поясыUTC−04:00, UTC−03:00, UTC±00:00[d], UTC+03:00, UTC+05:00, UTC+06:00, UTC+07:00, UTC+08:00, UTC+10:00, UTC+11:00 һәм UTC+12:00
Табигый-георафик объект эчендә урнашканКөньяк ярымшар
Иң төньяк ноктасы63°12′48″ к. к. 57°18′08″ кб. о.
Иң көньяк ноктасы90° к. к. 0° кч. о.
ГеомәгълүматларData:Antarctica.map
Иң югары ноктасыМассив Винсон[d]
Иң түбән ноктасыВпадина Бентли[d]
Халык саны4400 (2009)[1]
Административ бүленешеФранциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре
Ачучы яки уйлап табучыМихаил Петрович Лазарев[d], Фаддей Беллинсһаузен һәм Первая русская антарктическая экспедиция[d]
Мәйдан14 200 000 км²
Югары дәрәҗәле Интернет домены.aq
Тәртипне билгеләүче төп текстАнтарктика турында килешү
Харита сурәте
Рельефная позиционная карта
Тема җәгърафиясегеография Антарктиды[d]
Максималь температура17,5 °C[2]
Илнең телефон коды+672
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме[d]
Карта
 Антарктида Викиҗыентыкта

Географик урыны

Антарктида — Җирнең иң көньягына урнашкан кыйтга. Ул тулысынча диярлек көньяк поляр түгәрәк читләрендә ята. Антарктиданы һәм аның янындагы утрауларны, шулай ук к. к.-нең 50—60-ына кадәрге океан өлешен берләштерүче көньяк поляр өлкәне Антарктика дип атыйлар.

Ачу һәм тикшерү тарихы

Антарктида 1819 елда Ф. Ф. Беллинсгаузен Һәм М. П. Лазарев җитәкчелегендәге «Восток» һәм «Мирный» корабларында Беренче рус антарктик экспедициясе вакытында ачыла.1911 елның 14 декабрендә норвегияле Руаль Амундсен, ә бер айдан соң — 18 гыйнварда — англияле Роберт Скотт Көньяк полюска аяк басалар.

Табигате

Материк бөтенләе белән диярлек бозлык капламы белән капланган. Аның калынлыгы уртача 2000 м чамасы, ә көнчыгышта 3500 м-га кадәр җитә. Материкның бозны да исәпкә алганда уртача биеклеге 2040 м.

Антарктида өслегенең өчтән бере чамасы океан өсте тигезлегеннән түбәнрәк урнашкан. Бозлык астында тау тезмәләре һәм массивлары бар. Көнбатыш Антарктида нык тармакланган. Антарктика ярымутравы һәм кыйтганың көнбатыш кырые буйлап таулар төзелеп киткән. Монда кыйтгадагы иң биек тау массивы (5140 м) һәм иң тирән иңкүлек (-2555 м) урнашкан. Материкның кырыенда Росс диңгезе утрауларының берсендә хәрәкәт итүче Эребус вулканы бар.

Антарктиданың климаты бик кырыс — анда хәтта җәен дә тәүлеклек уртача җылылык −35 °С-дан югары күтәрелми, ә кышын −75 °С-дан да түбәнрәк була. Җирдәге иң түбән температураны (−89,2 °С) Антарктидадагы «Восток» станциясендә төркиләр.

Җәен Антарктида Кояш җылысын экваториаль өлкәләргә караганда да күбрәк ала, ләкин бу җылылыкның 90 %-ы кар һәм бозлар тарафыннан чагылып, кире кайтарыла. Җәй бик кыска була. Яр буенда җылылык 0 °С-ка кадәр күтәрелә.

Шулай ук карагыз