Кертү җайланмасы
бирелмәләрне яки сигналларны кертү өчен кулланыла торган периферия җиһазы
Кертү җайланмалары (ингл. input device) — санакка яки башка электрон җайланмага ул эшләгән вакытта бирелмәләрне яки сигналларны кертү өчен кулланыла торган периферия җиһазлары.
Кертү җайланмалары түбәндәге категорияларга бүлгәләнәләр:
- график, тавыш һәм видео мәгълүматне кертү җайланмалары;
- механик кертү җайланмалары;
- өзлексез кертү җайланмалары (кертү бирелмәләрне өзлексез бирә торган җайланмалар, мәсәлән, тычкан, радиоалгыч, ТВ-тюнер);
- киңлектә кулланыла торган кертү җайланмалары (мәсәлән, ике үлчәүле тычкан, өч үлчәүле навигатор).
Күрсәтә торган санак кертү җайланмалары, курсор белән идарә итү чарасы буенча түбәндәге категорияларга бүлгәләнәләр:
- күрсәтә торган турыдан-туры кертү җайланмалары (турыдан-туры курсор күренә торган урында гына идарәсе башкарыла (мәсәлән, сенсорлы панельләр һәм экраннар));
- турыдан-туры булмаган күрсәтә торган җайланмалар (мәсәлән, трекбол, санак тычканы).
Кертү җайланмаларының төрләре
Текст символларын һәм боерыклар эзлеклелеген санакка кертү җайланмаларының төп һәм, гадәттә, иң кирәклесе булып төймәсар кала.
Графиклы мәгълүмат кертү җайланмалары:
- сканер;
- видео- һәм веб-камера;
- санлы фотоаппарат;
- видео басып алу платасы, спутник ТВ кабул итү өчен карта.
Тавышлы мәгълүмат кертү җайланмалары:
- микрофон;
- диктофон.
Күрсәтүле (координатлы) җайланмалар:
- санак тычканы;
- трекбол;
- тачпад;
- яктылык каләме;
- график планшет;
- сенсорлы экран яки тачскрин;
- джойстик;
Уенларның кертү җайланмалары:
- джойстик;
- геймпад;
- санак руле;
- бию платформасы;
- яктылык пистолеты.
Шулай ук карагыз
- Кертү-чыгару җайланмалары
- Чыгару җайланмалары
- Манипулятор (санак)
Әдәбият
- Скотт Мюллер. Модернизация и ремонт ПК. — 17 издание. — М.: «Вильямс», 2007. — С. 1047-1088. — ISBN 0-7897-3404-4.
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg