Мэй Уэст
Мэй Уэст (ингл. Mae West, 17 август 1893 — 22 ноябрь 1980) — америка актрисасы, драматург, сценарист һәм секс-символ, үз заманының иң гаугалы йолдызларының берсе.
ингл. Mae West | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Америка Кушма Штатлары |
Тугандагы исем | ингл. Mary Jane West |
Тәхәллүс | Jane Mast |
Туу датасы | 17 август 1893[2][3][3][…] |
Туу урыны | Бруклин, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Үлем датасы | 22 ноябрь 1980[1][2][3][…] (87 яшь) |
Үлем урыны | Лос-Анджелес, Америка Кушма Штатлары |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | инсульт |
Җирләнгән урыны | Cypress Hills Cemetery[d] |
Ире яки хатыны | Guido Deiro[d][4] |
Туган тел | инглиз теле |
Язма әсәрләр теле | инглиз теле |
Һөнәр төре | драматург, телевизион актёр, киноактер, сценаричы, җырчы, язучы, театр актеры, кәмитче, автобиограф, актёр |
Активлык чорнының башы | 1911 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1978 |
Күз төсе | коңгырт-кара[d] |
Чәч төсе | Блондиннар |
Җырчы тавышы | контральто[d] |
Музыкаль инструмент | тавыш[d] |
Тавыш яздыру лейблы | Decca Records[d] |
Бүләкләр | Звезда на голливудской «Аллее славы»[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Harvard Film Archive[d][5] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d] |
Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][6] |
Мэй Уэст Викиҗыентыкта |
Биографиясе
Яшүсмер еллары
Мэри Джейн Уэст Бруклинда 1893 елның 17 августында Джон Патрик Уэстның һәм аның хатыны Матильда Делгер гаиләсендә туган[7]. Аның атасы башта боксчы була, ә аннары полициягә эшкә керә һәм детектив булып эшли башлый[8], ә әнисе яшь чагында модель була[9]. Урта белемне Мэй Бруклинда, Эрасмус Холл мәктәбендә ала[10]. Мэй, әнисе яһүд булуына карамастан[11], протестант гаиләсендә тәрбияләнә. Мэйның әнисе АКШка Бавариядан күченә, ә атасының ата-бабалары ирланд католиклары була.
Театр карьерасы
Күмәк кеше алдында, һәвәскәр күрсәтүләрдә, Мэй биш яшендә беренче мәртәбә чыгыш ясый, ә 12 яшендә профессиональ рәвештә үзенең карьерасы белән водевилләрендә шөгыльләнә башлый. Беренче тапкыр Уэст Бродвейда 1911 елда «A La Broadway» ревюсында килеп чыга, әммә ул бигүк популяр булмый һәм 8 күрсәтүдән соң ябыла. Моңа карамастан, ул икенче төрле чыгышларда катнаша, ә 1918 елда аның фотосы "Ev'Now Shimmies rybody" музыкаль басмасында нәшер ителә. Аннары яңа музыкаль номерлар барлыкка килә, Уэст үз заманасы өчен холыксыз биүләр бии, ә бераз вакыт узу белән постановкалар өчен сценарийлар яза башлый.
Бродвейда аның беренче роле үзе язган «Секс» исемле пьесасы буенча була. Куркыныч тәнкыйткә карамыйча, күрсәтүгә билетлар алдан сатылып бетә. Пьесаның дошманнары шулай да күрсәтүнең туктатуына ирешәләр, ә Уэст үзенең труппасы белән бергә кулга алына[12]. Аны әхлакый оятсызлыкта гаеплиләр һәм 1927 елның 19 апрелендә ун көнгә төрмәгә ябалар, әммә 8 көннән яхшы тәртибе өчен иреккә чыгаралар. Әлеге хөкем итү Мэй өчен файдага гына була, чөнки аның популярлыгы бик тиз арта.
Кинодагы карьерасы
1932 елда «Paramount Pictures» компаниясе Мэйга кинода төшергә контракт тәкъдим ясый. Ул ризалаша һәм тиздән Голливудка күченә һәм үзенең «Төн эчендә төн» исемле фильмында төшә. Аннары аның катнашлыгында «Бриллиант Лил» пьесасы буенча фильм куела һәм Мэй анда леди Лоу ролен башкара («Ул дөрес түгел» (1933)). Бу фильмның үз тарихы бар: үзенең беренче төп рольләрнең берсен Кэри Грант бу фильмда уйный һәм фильмның «Оскар» премиясына «Иң яхшы ел фильмы» буларак номинациягә тәкъдим ителүе белән үзенчәлекле. Киләсе «Мин фәрештә түгел» фильмында (бу фильм да «Оскар»га номинациягә тәкъдим ителә) Мэй Уэст кабаттан Кэри Грант белән бергә төшә. Картинаның бик күп җыемы була һәм Уэстның тагын да бер «Ул аны алдан» фильмы белән беррәттән «Paramount Pictures» компаниясен Бөек торгынлык чорында банкротлыктан коткара. Бу ике фильм Мэйның сценарийлары буенча төшерелгән беренче фильмнары.
Шәхси тормышы
1911 елның 11 апрелендә 17 яшендә Мэй водевиль артисты Фрэнк Уоллеска кияүгә чыга. Әмма бу никах бик ашыгыч була һәм озакламый алар ике якка тарала. Моннан соң алар бик озак, 1935 елга кадәр, күрешмәгәннән соң Фрэнк никах турында таныклык тотып Голливудка килеп чыга һәм Мэйдан «берлектәге мөлкәттән өлеш» таләп итә. Баштарак Мэй бу никахны танымый, әммә, нәтиҗәдә, таныклыкның бәхәссез булуы аркасында никахны танырга мәҗбүр була. Озак тикшерүләрдән соң, 1942 елда, аларны рәсми рәвештә аералар.
Мэйның шулай ук бигүк билгесез никахы фортепьянода һәм аккардеонда уйнаучы итальян Гвидо Дейро белән була, бу никах 1913 елда рәсмиләштерелгән[13]. 1916 елда таркалган бу никахны да Мэй беркайчан танымый[14]
Фильмографиясе
- Төн эчендә төн (1932) — Моди Триплет
- Ул аның белән вөждансыз кыланды (1933) — Леди Лоу
- Мин — фәрештә түгел (1933) — Тира
- Туксанынчылар сылукае (1934) — Руби Картер
- Калага сәяхәт (1935) — Клео Борден
- Клондайк Энни (1936) — Фриско курчак / Руз Карлтон / Энни Алленның апасы
- Көнбатышка, егет (1936) — Мэвис Арден
- Көн саен бәйрәм (1937) — Пиче О'Дэй
- Минем кече генә шөребем (1940) — Флауер Белль Ли
- Җылыну бара (1943) — Фэй Лоуренс
- Мира Брекириндж (1970) — Летисия Ван Аллен
- Секстет (1978) — Марло Маннерс / Леди Баррингтон