Бавария

Бавария (алман. Bayern, рәсми аталышы Freistaat Bayern) - Федераль Алмания Республикасының көньяк һәм көньяк-көнчыгышындагы Федераль җир, АФРда зурлыгы ягыннан иң борынгы федераль җир булып исәпләнә. Административ бүленеше: җиде административ округ - Югары Франкония, Урта Франкония, Түбән Франкония, Югары Пфальц, Түбән Бавария, Югары Бавария, Швабия. Башкаласы - Мюнхен. Төп халык - баварлар, франконнар һәм шваблар.

Бавария
алман. Freistaat Bayern
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы12 гыйнвар 1919
Сурәт
Рәсми исемFreistaat Bayern, État libre de Bavière, Free State of Bavaria, Stato Libero di Baviera һәм Freistoot Boarn
Кыскача исемBayern, Boarn, Bavaria, Baviera, Bavière, Beieren һәм Beieren
ХФӘ билгесеˈbaɪ̯ɐn
Архивлары сакланаBavarian Hauptstaatsarchiv[d]
... хөрмәтенә аталганбавары[d]
Демонимбаварец, баварка, баварцы, Bayer, Bayerin, Bayerinnen, Bayern, bajor, bavarese һәм bavaresi
Рәсми телЛитературный немецкий язык[d] һәм австро-баварский язык[d]
ГимнБайар җире һимны[d]
Дөнья кисәгеЕвропа
Дәүләт Алмания[1]
БашкалаМүнхен
Административ-территориаль берәмлекАлмания
Сәгать поясыҮзәк Аурупа вакыты[d]
Иң көнчыгыш ноктасы48°42′02″ т. к. 13°50′15″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы50°33′19″ т. к. 10°11′44″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы47°16′12″ т. к. 10°10′42″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы50°03′01″ т. к. 8°58′35″ кч. о.
ГеомәгълүматларData:Bayern.map
Иң югары ноктасыЦугшпитце[d]
Иң түбән ноктасыКаль-ам-Майн
Идарә итү формасыпарламентская республика[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасыпремьер-министр Баварии[d]
Хөкүмәт башлыгыМаркус Зёдер[d]
Башкарма хакимиятGovernment of Bavaria[d]
Канунбирү органыБаварский ландтаг[d]
Югары мәхкәмә органыBavarian Constitutional Court[d]
ӘгъзалыкIT Planning Council[d]
Рәсми бәйрәмБогоявление[d], Праздник Тела и Крови Христовых[d], Собор всех святых[d], День Реформации[d], Взятие Пресвятой Девы Марии в небесную славу[d], Яңа ел, Великая пятница[d], Пасхальный понедельник[d], Беренче май, Вознесеньев день[d], Духов день[d], Раштуа һәм День подарков[d]
Обязательное образование (минимальный возраст)6 яшь[2]
Мәҗбүри белем алуның максималь яше18 яшь[2]
Халык саны13 124 737 (31 декабрь 2019)
Административ бүленешеЮгары Бавария[d], Түбән Бавария[d], Югары Пфальц[d], Югары Франкония[d], Урта Франкония[d], Нижняя Франкония[d] һәм Швабия[d]
Су өслеге өлеше2 процент
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек503 метр[3]
Эшсезлек дәрәҗәсе3 процент
Кардәш шәһәрШаньдун[d], Квебек, Западно-Капская провинция[d], Гаутенг[d], Сан-Паулу (штат), Гуандун[d], Карнатака һәм Джорджия
Нәрсә белән чиктәшБаден-Вүртемберг, Һессен, Саксония ирекле дәүләте, Түрингия, Зальцбург[d], Форарльберг[d], Югары Австрия[d], Тироль[d], Санкт-Галлен[d], Карловарский край[d], Пльзен төбәге[d] һәм Көньяк Чехия төбәге[d]
ӘүвәлгесеКоролевство Бавария[d]
Кулланылган телалман теле, австро-баварский язык[d], восточнофранкские диалекты[d], Швабский диалект[d] һәм Майнфранкские диалекты[d]
Бүләкләр

Германиядә Зур Брат премиясе[d] (2003)

[4]
Бюджет71 424 666 800 €[5]
Мәйдан70 551 км²
E-mailmailto:direkt@bayern.de[6]
Рәсми веб-сайтbayern.de(алм.)
Каналның URL-лыbayern.de/rss/pm.php(алм.), bayern.de/rss/newsletter.php(алм.) һәм bayern.de/rss/pm_alle.php(алм.)
Куллану шартларына сылтамаbayern.de/impressum/(алм.)
Яшеренлек сәясәте URL-ыbayern.de/datenschutz/(алм.)
Югары дәрәҗәле Интернет домены.bayern[d]
Тәртипне билгеләүче төп текстКонституция Свободного государства Бавария[d]
Харита сурәте
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Подробная карта
Яклаучы изгеИзге Ана
Ачык мәгълүматлар порталыopen bydata[d]
Феноменның икътисадыэкономика Баварии[d]
Значок
Социаль медиаларда күзәтүчеләре25 200 ± 99[7]
Элемтәгә керү битеbayern.de/buergerservice/kontakt/(алм.)
Ссылка на выходные данныеbayern.de/impressum/(алм.)
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Бавария Викиҗыентыкта

География

Бавария территориясеннән үткән Дунай елгасы

Ландшафт

Бавариянең төп шәһәрләре - Мюнхен, Нюрнберг, Аугсбург, Вюрцбург һәм Регенсбург. Бавариянең көнчыгышында Франкон Урманы, Фихтель таулары, Оберпфальцер һәм Бёмервальд таулары, көньягында Альп таулары, көнбатышында шваб Штуфенланд җире һәм төньягында Шпессартпен Рен урнашкан.

Бавариядә борынгы герман ландшафтың өч бүлеге урнашкан: төньяк Калькальпен һәм Альп таулары күл-үзәннәре белән Бавария калкулыклары Дунай елгасына кадәр сузылган.

Бавариядә күпсанлы елгалар бар, аның күбесе Дунай белән бәйләнешеп тора. Бавариянең төньяк-көнбатышында Майн елгасы ага, Франкон урманының һәм Фихтельгебирге урманына янәшә Заале елгасы башлана. Рейн һәм Дунай бассейны 1992 елда Рейн-Майн-Дунай каналы белән берләштерелгән.

Дунай - Европада күләме буенча Иделдән соң икенче урын тота. Елга кайбер җирләрдән буалар белән буылган.

Бавария - күлләр иле. Чама белән 1600 күл Альп тауларында. Иң зурлары - Кимзее, Аммерзее, Штарнберг, Тегернзее, Конингсзее үзәне, иң тирәне - Вальхензее (192 м.).

Франкон Альп һәм Бавар Альпының көньягында күпсанлы шахталар бар. Бавариянең иң борынгы шахтасы - Зальцграбенһөле (Salzgrabenhöhle, 7800 м).

Чиктәшлек

Баден-Вюртемберг829 км
Гессен262 км
Тюрингия381 км
Саксония41 км
Чехия357 км
Австрия816 км
Боден күле19 км — Боден күле Бавария белән Швейцария чиге буйлап урнашкан.

Тарих

Бавария территоиясендә алманнарның бавар кабиләсе яшәгән. 1070—1180 елларда Баварияда Вельф династиясе хакимлек кылган. 1180—1918 елларда Виттельсбахлар династиясе идарә иткән. 1806 елда кыйраллык вә Рейн иттифагы әгъзасы. 1871 елдан Алмания империясе составында. 1945 елдан АКШ оккупация зонасы, 1949 елдан исә Федератив Алмания Җөмһүриятеның тәркиби өлеше.

Борынгы тарих күзлегеннән караганда, Алманиянең бу төбәген Байар җире (иле) дип атау дөресрәк булыр иде. Алман телендәге үзатамасы да моны раслый. Ләкин әлегә татар телендә русча әйтелеш кенә канунлаштырылган.

Байар җире гимны

BAYERNLIED

Gott mit dir, du Land der Bayern, deutsche Erde, Vaterland!Über deinen weiten Gauenruhe seine Segenshand!

Er behüte deine Fluren,
schirme deiner Städte Bau
und erhalte dir die Farben
seines Himmels, weiss und blau!

Gott mit dir, dem Bayernvolke,

dass wir, uns’rer Väter wert,

fest in Eintracht und in Frieden

bauen uns’res Glückes Herd!

Dass mit Deutschlands Bruderstämmen
einig’ uns, ein jeder schau’,
und den alten Ruhm bewähre
unser Banner, weiss und blau!

БАЙАРЛАР ҖЫРЫ

(беренче ике куплетының тәрҗемәсе)

Ходай Байар илен яклый,

Алман нәселе Ватанын,

Киң җирләребез сагында –

Аның кодрәт калканы!

Иминлектә ил-көнебез,
Шәһәрләр төзелеше,
Безнең ак-зәңгәр байракта –
Изге күкләрнең төсе.

Ходай Байар халкын саклый,

Без – бабалар мирасын,

Бердәмлектә, татулыкта

Корып бәхет оясын.

Байар халкы, алман нәселе!
Ходай биргән байлыгың:
Борынгы даның сурәте – 
Ак-зәңгәр төс байрагың!

Икътисад

Бавария — индустриаль-аграр район. Электр энергиясенең яртысын ГЭСлар бирә. Сугыштан соңгы елларда нефтьне эшкәртү (Ингольштадт, Нойштадт) вә нефть химиясе сәнәгате барлыкка килгән (нефть Марсель, Генуя, Триест портларыннан торбалар аркылы китерелә). Бавария Алманиянең әлүмин продукциясенең 1/3 өлешен бирә. Сәнәгатьнең алдынгы тармагы — машиналар төзү: электротехника, (Мүнхен, Нүрнберг, Эрланген), гомуми машиналар төзү (Аугсбург, Ашаффенбург), транспорт машиналар төзү, шул исәптән автомобилләр төзү (Мүнхен, Аугсбург, Ингольштадт) һәм очкычлар төзү (Аугсбург), төгәл механика (Нюрнберг). Тукымачылык (Хоф, Аугсбург) вә тегүчелек, азык-төлек сәнәгате дә мөһим урын тота.