Мэри Пикфорд
Мэри Пи́кфорд (ингл. Mary Pickford; 8 апрель 1892 ел — 29 май 1979 ел), тумыштан Глэдис Луиза Смит — Канадада туган билгеле кино һәм театр актеры, United Artists кино компаниясен оештыручыларның берсе. Тавышсыз кино легендасы. «Оскар» премиясенә ия булучы (1930). Шаян кызлар һәм ятимәләр рольләре белән билгеле, карьерасының азагында гына «өлкән» рольләргә күчә. 250 тирәсе фильмда төшкән.
ингл. Mary Pickford | |
Җенес | хатын-кыз[1][2][3][…] |
---|---|
Ватандашлык | Канада |
Тугандагы исем | ингл. Gladys Louise Smith[4] |
Тәхәллүс | Mary Pickford[4] |
Туу датасы | 8 апрель 1892[2][5][5][…] |
Туу урыны | Торонто, Канада[6] |
Үлем датасы | 29 май 1979[2][5][5][…] (87 яшь) |
Үлем урыны | Санта-Моника, Лос-Әнҗелес, Калифорния, Америка Кушма Штатлары[6][7][8][…] |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | мигә кан йөгерү[d] |
Җирләнгән урыны | Форест-Лаун[d][9] |
Ата | John Charles Smith[d][10] |
Ана | Charlotte Hennessy[d][10] |
Кардәш | Джек Пикфорд[d], Лотти Пикфорд[d] һәм Олив Томас[d] |
Ире яки хатыны | Оуэн Мур[d], Дуглас Фэрбенкс[d] һәм Чарльз Роджерс[d] |
Туган тел | инглиз теле |
Язма әсәрләр теле | инглиз теле |
Һөнәр төре | кинопродюсер, киноактер, кинорежиссёр, сценаричы, язучы, театр актеры, актёр, продюсер |
Активлык урыны | Америка Кушма Штатлары һәм Канада[11] |
Активлык чорнының башы | 1909 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1949 |
Сәяси фирка әгъзасы | АКШ Республика фиркасе |
Фильмография | Фильмография Мэри Пикфорд[d] |
Архивлары саклана | Mary Pickford Foundation[d] |
Бүләкләр | |
Эра | XX гасыр |
Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][15] |
Commons Creator бите | Mary Pickford |
Мэри Пикфорд Викиҗыентыкта |
Биографиясе
Булачак актёр 1892 елның 8 апрелендә Торонто шәһәрендә дөньяга килгән, Глэдис дип исем кушканнар. Атасы Джон Чарльз Смит — Бөекбританиядан Канадага күчеп килгән методистлар улы. Төрле урында эшли, эчкечелек белән мавыга, 1898 елда миенә кан савудан үлә. Әнисе Шарлотта Хеннесси чыгышы белән ирланд католиклары гаиләсеннән, тегү белән акча эшләгән. Глэдис кече энесе Джек һәм сеңлесе Лотти, актрисаның псевдоним фамилиясен алып, шулай ук актёр булып китә. Методист һәм католик чиркәүләрендә чукындырыла. Шунда ук урта исеме — Мари — барлыкка килә.
Иҗади үрләре
Ире үлгәч, Шарлотта, гаиләсен туйдырыр өчен пансион ача. Яшәүчеләрнең кәңәше буенча өстәмә акча эшләү өчен урындагы Princess Theatre театрында балалар белән уйный башлыйлар. Шулай итеп 1900 елның 8 гыйнварында 7 яшьлек Глэдис «Көмеш король» постановкасында уйный башлый. Тамашада Көньяк Африка сугышта катнашырга чакырулы Канада солдатлары була[16].
Смитлар гаиләсе 6 ел барча водевильләр, мелодрамаларда уйный. 1901 елның көзендә Буффалога чыгып китәләр, һәм төрле театр компанияларына эшләп, 5 ел бөтен Америка буйлап гастрольләр белән йөриләр. 1907 елда 15 яшьлек Глэдис продюсер Дэвид Беласко белән очрашып, «Виржиниядән Уорреннар» пьесасында[17] икенче пландагы роленә ирешә, һәм казнасына 25 долларлык эш хакын ала. Беласко кәңәше буенча Мэри Пикфорд псевдонимын ала[18] һәм 3 декабрдә Бродвейда беренче чыгышын ясый. Пьесаның авторы Уильям Де Милль булган, аның абыйсы Сесил Б. Де Милль, булачак билгеле кинорежиссер, шулай ук анда уйный.
Кинодагы беренче адымнары
«Вирджиния Уорреннары» 1908 елның октябрендә, 380 тамашадан суң, сәхнәдән төшә дә, Мэри эшсез кала. Ул театрны артык сәнгать дөньясы итеп күрсә дә, 1909 ел башында Biograph Studios киностудиясына мөрәҗәгать итә. Режиссер Д. У. Гриффит актрисага сынау үткәреп, охшата, шул ук көндә аның катнашлыгында кыска метражлы кинода төшерә.
Абруй казану
1913 елның гыйнварында Пикфорд сәхнәгә кире кайта, Беласконың «Шигъри шайтанка» спектаклендә уйный (зур булмаган рольне анда тавышсыз киноның балкып килгән йолдызы Лиллиан Гиш уйный). Беласко аңа 250 доллар түләргә риза була. Соңыннан продюсер Адольф Цукор Пикфордка пьеса буенча кино төшерергә тәгъдим итә. Мэри риза була һәм Famous Players кинокомпаниясе белән контракт төзеп, Гриффитны бөтенләй ташлап китә. 1914 елда Пикфорд катнашлыгында җиде тулы метражлы фильм төшерелә, шул исәптән «Давыл иленнән Тэсс» мелодрамасы (Гриффит исә ул кыска метражлы фильмнарда гына төшә). Сквоттер кызы роле аның карьерасында төп урынны алып тора. Шул вакыттан алып Пикфорд төшкән фильмнар зур уңыш казана, гәҗитләр урыннарны иртәрәк алу киңәш итә[19].
Соңгы еллары һәм үлеме
Кинога төшмәгәндә да, Пикфордның билгелелеге саклана. 1940 елларда продюсерлык белән шөгыльләнә, «Йокла, сөйгәнем» драмасын (1948 ел) һәм «Бәхетле күңел» (1949) комедиясен чыгара. Шәхси тормышы җиңелдән булмый. Берничә ел эчендә бер-бер артлы якын туганнарын югалта. 1928 елда әнисе үлеп китә, 1933 елда — энесе Джек, 1936 елда — сеңлесе Лотти.
Тәрбиягә алган балалары, иртә зураеп, үз үзенең тормышын көтә башлыйлар. 1960 еллар уртасында, бүлмәсеннән чыкмый, башкалар белән телефоннан гына аралаша. 1976 елда Пикфордны кинематографны үстерүдәге зур өлеше өчен «Оскар» белән бүләклиләр, һәм кино төшерү группасы аның кыска рәхмәт сүзен төшереп ала.
Үлеменнән алда Канаданың гражданлыгын яңарта. Мэри Пикфорд мигә кан савудан 1979 елның 29 маенда 87 яшендә үлә. Калифорниянең Форест-Лаун зыяратында җирләнә.
Бүләкләре
1930 елда Мэри Пикфорд «Кыланчык» фильмындагы роле өчен «Оскар» премиясенә лаек була. 1976 елда кинематографны үстерү өчен Киноакадемия тарафыннан бүләкләнә. Аның истәлегенә йолдызы 6280, Голливуд бульварындагы Голливуд «Дан аллеясында» ачалар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Marypickford.com (ингл.)
- Жизнь актрисы в датах (ингл.)
- When Mary Pickford Came to Me Дэвид Бласко о Мэри Спикфон. Photoplay журналыннан мәкалә (1915)
- Актрисаның биографиясе TCMDB.com 2008 елның 7 апрель көнендә архивланган. (ингл.)
- Актрисаның фотографияләр Silentladies.com
- Мэри Пикордның «Дан аллеясында» йолдызы 2016 елның 21 май көнендә архивланган. // Тышкы рәсемен