Мәгарә

Мәгарәҗир кабыгы эчендәге табигый бушлык; Җир астында барлыкка килгән куышлык; тау тишеге[1] Мәгарәдән җир өстенә бер яки берничә чыгу юлы була. Мәгарәрләрне спелеология исемендәге фән тармагы өйрәнә.

Мәгарә
Сурәт
Кайда өйрәнеләмәгарәбелем[d] һәм экология пещер[d]
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме[d]
 Мәгарә Викиҗыентыкта

Мәгарәләрне барлыкка килүе буенча берничә төргә бүлергә мөмкин:

  • Карст мәгарәләр — суда эрүчән тау токымнарының (буртан,мәрмәр,моломит,акбур) суда эрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.
  • Тектоник мәгарәләр — җир кабыгының сынуы, ярылуы сәбәпле барлыкка килә.
  • Эрозия мәгарәләре — суда эреми торган тау токымнарының механик җуелуы сәбәпле барлыкка килә.
  • Боз мәгарәләре — бозлык эрү сәбәпле хасил була.
  • Вулкан мәгарәләре — үле вулкан кратерында барлыкка килә.

Археологик ачышлар

Шүлгәнташ мәгарәсе авызында экскурсиягә килүчеләр
Шүлгәнташтагы сурәтләр

Борынгы кешеләр мәгарәләрне бөтен дөнья буенча торак сыйфатында кулланган. Мәгарәләрдә тагын да ешрак хайваннар урнашкан. Тау тишегеннән чыга алмыйча күп кенә хайваннар һәлак булган. Мәгарәләрнең бик акрын эволюциясе, аларның даими климаты, тышкы дөньядан саклануы безнең өчен бик күп археологик табылдыклар саклап калуына булышлык иткән. Ул мәгарәләрдә борынгы үсемлекләр, күптәннән юкка чыккан хәйваннарның сөякләре, кабыргаларына төшерелгән борынгы сурәтләр (рус. наскальные рисунки) сакланган ( мәсәлән, Көньяк Уралда - Шүлгәнташ мәгарәсе), төрле мәдәниятләрнең, төрле культураларның кеше калдыклары, шул исәптән неандертальләрнең 50-200 мең ел элгәрге (Үзбәкстанда Тешик-Таш мәгарәсе, Алтайда Денис мәгарәсе, Франциядә Кро-Маньон һәм башка бик күпләр) җәсәдләре.[2]).

Шүлгәнташ мәгарәсе

Шүлгәнташ мәгарәсен беренче тапкыр Көньяк Уралның танылган галим-тикшерүчесе П.И. Рычков бәян иткән. Рычков үз хезмәтендә мәгарәдә "кипкән кеше башы" тапканы турында әйтә.

Марс өстендә фотога төшерлгән диаметры 150 м. куышлык

1954 елда зоолог А.В. Рюмин мәгарәдә борынгы картиналар тапкач, Шүлгәнташ киң билгелек алган [3][4][5]. Галимнәр аларны палеолит чорына кертәләр. Рәсемнәрнең яше бик олы - 14-14,5 мең ел. Рәсемнәр саны якынча ике йөз, ләкин өч дистәгә якын чагыштырмача яхшы сакланган. Рәсемнәр бик зур - 44 дән 112 сантиметрга кадәр. Борынгы кешеләр мәгарә диварларында мамонт, атлар, башка хайваннар, антропоморфик фигуралар, шулай ук ​​аңлату кыенрак билгеләр белән сурәтләнгән.

Кояш системасындагы куышлыклар

Җир йөзеннән тыш, Айда [6][7] һәм Марста [8] мәгарәләр булуы ачыкланган. Күрәсең, болар вулкан мәгарәләре, вулкан активлыгының борыңгы эзләре.


Әдәбият

Искәрмәләр