Мәккә

Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр

Мәккә́ (гарәп. مكةМәккә, шулай ук مكة المكرّمة Мәккә әл-Муккәррамә ягъни Мәккәи-Мөкәррәмә) — Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр. Мөселманнарның Хаҗ кылу урыны. Мөселман булмаганнар өчен шәһәргә керү тыела.

Мәккә
гарәп. مكة المكرمة
Сурәт
Рәсми исемمكة المكرمة[1]
ДемонимMeccan, мекканцы, Mekkano, مَكِّيّ, Mekke һәм meccani
Дәүләт Согуд Гарәбстаны[2]
Нәрсәнең башкаласыХиҗаз кыйраллыгы[d], Неджд и Хиджаз[d], Мәккә провинциясе[d] һәм The Holy Capital Governorate[d]
Административ-территориаль берәмлекМәккә провинциясе[d]
Сәгать поясыUTC+03:00
Хөкүмәт башлыгыХалид ибн Фейсал Аль Сауд[d]
Халык саны2 427 924 (2022)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек277 ± 1 метр
Кардәш шәһәрМәдинә
Мәйдан760 км²
Рәсми веб-сайтholymakkah.gov.sa
Коллаж
Җирле телефон коды1
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Мәккә Викиҗыентыкта

Мәккә — мөселманнарның изге шәһәре. Мәккәнең үзәгендә Хәрам мәчете (Мәсҗидел-Хәрам) урнашкан.

Хәзерге вакытта Мәккәдә дөньядагы иң массив Әбраҗел-Бәйт манара-күксөзәрләр комплексы төзелеше алып барыла.

2010 елның ноябрендә Мәккәдә илдәге беренче җир-өсте метрополитены ачыла. Әлеге метрополитен шәһәр буенча һәм хаҗ кылу урыннарына (Мөздәлифә үзәнлеге һәм Гарәфәт тавы) күченүне тәэмин итә. Кытай ярдәмендә төзелә.

Демография

Шәһәр халкы саны күрсәткече:

Ел1965197920032007
Халык (мең кеше)1853671541.81700.0

Климат

Мәккә климаты — чүлле тропик. Мәккә — дөньяның иң кызу шәһәрләренең берсе. Абсолют минимум +10 °C, ә абсолют максимум +50 °C. уртача еллык температура +30,7 °C (чагыштыру өчен, дөньяның иң кызу торак пункты саналучы Даллолның уртача еллык температурасы — ≈34 °C).

Мәккә климаты
КүрсәткечГыйФевМарАпрМайИюнИюлАвгСенОктНояДекЕл
Абсолют максимум, °C37,038,342,044,749,449,449,849,649,446,840,837,849,8
Уртача максимум, °C30,231,434,638,541,943,742,842,742,739,935,031,8
Уртача температура, °C23,924,527,230,834,335,735,835,635,032,128,325,5
Уртача минимум, °C18,618,921,024,327,528,329,029,328,825,822,920,2
Абсолют минимум, °C11,010,013,015,620,322,023,423,422,018,016,412,410,0
Явым-төшем нормасы, мм20,61,46,211,60,60,01,55,65,314,221,721,4
Чыганак: Мәккәдә һава торышы шартлары (рус.)


Мәккә тарихы

Мөселманнар фикере буенча, Мәккә тарихы Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль пәйгамбәр чорына — б.э.к. 19 гасырга барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәләм гаиләсе белән Зәмзәм чишмәсе янына төпләнгәч, башка күп кабиләләр дә килә башлыйлар; беренче булып Җәхрамнан йәмән кабиләсе килеп урнаша. Өченче гасыр ахырында Рабига ибн әл-Харис җитәкчелегендәге Хузага кабиләсе, йәмән кабиләсен җиңеп, Мәккәгә килә.

Хузага кабиләсендәге эчке чуалышлар аркасында, 440-450 елларда корәеш кабиләсе Мәккәне куларына төшерәләр.
570 елда Фил елы вакыйгасы була.

Сылтамалар