Сосновский балтырганы

Сосновский балтырганы (лат. Heracléum sosnówskyi) — чатырлылар гаиләлеге балтырганнар ыруына караган эре үлән, Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән инвазив, кеше сәламәтлеге өчен нык зыянлы үсемлек.

Сосновский балтырганы
Сурәт
Кыскача исемH. sosnowskyi
Халыкара фәнни исемHeracleum sosnowskyi Manden., 1944
Таксономик рангтөр
Югарырак таксонбалтырган
Таксонның халык атамасыSosnowsky's berenklauw һәм bolševník Sosnovského[1]
... хөрмәтенә аталганДмитрий Сосновский[d]
...өчен инвазион төрАурупа Берлеге[2]
Нинди вики-проектка керәВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URLnpgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=70345[3]
 Сосновский балтырганы Викиҗыентыкта

Таралу ареалы

Үсемлекнең табигый таралу ареалыЗур Кавказның көнчыгыш өлеше, Кавказ артының көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлеше, Төркиянең төньяк-көнчыгышы.

Икенчел таралу ареалы, яки үсемлекнең күчеп килеп, таралыш алган төбәкләре — ССРБ һәм элекке социалистик илләр территориясе: РФ, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Беларус, Украина, Алманиянең көнчыгышы (элекке АДҖ территориясе). Европа илләрендә шулай ук кеше сәламәтлеге өчен зыянлы Мантегацци балтырганы (de) төре таралган.

РФ территориясендә (РФ Европа өлешенең төньяк-көнбатышы) әлеге төр балтырган, салкынга чыдам авыл хуҗалыгы культурасы буларак, сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын күтәрү максатында, мөгезле эре терлек азыгы (силос) өчен 1947 елда утыртыла башлый. Тиздән балтырганның үзенчәлекле тәме иткә һәм сөткә күчүе, сыерларның, башка ризык булганда, балтырган катнашкан силосны ашамавы, аның белән эш иткән терлекчеләрнең тәне «пешүе» билгеле була. 1980-еллардан башлап, әлеге төр балтырганны игү туктатыла, кайбер төньяк өлкәләрдә генә аны игү дәвам итә.

2015 елның гыйнварыннан әлеге балтырган төре РФ территориясендә авыл хуҗалыгы культурасы булудан туктый, декабрьдә чүп үләннәре реестрына кертелә[4].

Ботаник тасвирлама

Сосновский балтырганы — биеклеге 1 метрдан алып 4 метрга кадәр җитүче, тамырлары 2 метр тирәнлеккә төшүче, көпшә сабаклы, зур яфраклы, ак чәчәкләре кулчатыр формасында булган, тышкы кыяфәте белән укропка охшаган үсемлек.

Экологик хәвеф

Согы агулы, кешенең тән тиресенә тисә, «пешерә», тиренең ультрашәмәхә нурланышка сизгерлеген арттыра, күзгә тисә, сукырайтырга мөмкин.

Исе көчле, аллергия китереп чыгара ала.

2017 елда әлеге үсемлек РФ территориясендә 51 мең гектар җирне басып алган булса, 2018 елда 80 мең гектар җиргә җәелгән.Татарстанның 24 районы җирләрендә ике елда күрсәткеч 109 гектардан 536 гектарга кадәр үскән. Ике елда Татарстанның 480 кешесе балтырганнан сәламәтлеге өчен зыян күргән.

Саклану чарасы

Сосновский балтырганыннан саклану чарасы: үсемлеккә кагылмаска, тәнгә согы тисә, сабынлы су белән юарга, 2-3 көн тиренең әлеге урынын кояш нурларына күрсәтмәскә, тирене нык «пешерсә», табибка мөрәҗәгать итәргә.

Көрәш чаралары

Балтырганны механик ысул (чабып алу) белән юкка чыгарырга мөмкин, әмма ул — күпьеллык үсемлек, бер мәртәбә чабу гына җитми, орлыгын койганчы, берничә тапкыр чабарга (җирне сукаларга, дискларга ) кирәк.

Химик ысул — агулы гербицидлар сибү — башка үсемлекләрне үтерә, кош-кортны агулый.

Биологик ысул ярдәм итә ала — әлеге үсемлек яшәгән төбәктән аны юкка чыгарырдай корткыч (яки авыру вирус, патоген) табарга кирәк.

Комида әлеге төр балтырган белән көрәштә калынлыгы 100 мкм дан зуррак булган кара төстәге полиэтилен пленка кулланалар. Кара төстәге пленка астында балтырган ике атнада һәлак була.

Балтырган үскән болынны көтүлек итеп файдалану ярдәм итә ала. Сарыклар, әлеге төр балтырганга бераз ияләшкәч, аны яратып ашый башлый һәм үсемлекне юк итә. Бер гектар көтүлеккә яз көне 20-30 баш сарык, җәй көне гектарына 10 сарык та җитә. Бигрәк тә кара йонлы сарыкларны көтүлеккә чыгару хәвефсезрәк, чөнки пигментланган тиреле хайваннар фотохимик пешүләргә артык бирешми[5].

2019 елда (республикада беренче тапкыр) Татарстан бюджетыннан аграр сәнәгать комплексы өчен билгеләнгән сумманың 10 млн сумы әлеге балтырганны юк итү өчен каралган[6].

Сурәтләре

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. «Кара китап»: Сосновский балтырганы. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 11-17 гыйнвар.
  2. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • GRIN үсемлекләр таксономиясе
  • Борщевик Сосновского официально признан сорным растением. online47.ru, 18.12.2015(рус.)
  • Борщевик Сосновского. Чёрная книга флоры Средней России. Чужеродные виды растений в экосистемах Средней России(рус.)
  • Депутатлар хат язды. Сосновский балтырганына каршы көрәш игълан ителде. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 8-14 февраль, 12нче бит
  • 🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)