2019 ел
2019 (ике мең унтугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2019 елы, III меңьеллыкның 19 елы, XXI гасырның 19 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 9 елы, 2010 елларның 10 елы. 2019 елдан бирле 5 ел үтте.
- Берләшкән милләтләр оешмасы игълан иткән Халыкара асаба халыклар телләре елы[1][2]
- Россиядә театр елы[3].
Еллар |
---|
2015 · 2016 · 2017 · 2018 — 2019 — 2020 · 2021 · 2022 · 2023 |
Унъеллык |
1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
3 меңьеллык | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр — XXIII гасыр | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Хронологик таблица |
Милади тәкъвим | 2019 MMXIX |
Юлиан тәкъвим | 2018—2019 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән | 7527—7528 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2771—2772 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме | 5779—5780 ה'תשע"ט — ה'תש"ף |
Һиҗри тәкъвим | 1440—1441 (1 сентябрьдан) |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4511—4512 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1468 ԹՎ ՌՆԿԸ |
Кытай тәкъвиме | 4715—4716 (5 февральдан) 戊戌 — 己亥 сары эт — сары дуңгыз |
Хәбәш тәкъвим | 2011 — 2012 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2075—2076 |
- Шака самват | 1941—1942 |
Шәмси тәкъвим | 1397—1398 |
Буддачылык тәкъвиме | 2562 |
Япон ел исәбе | 31 ел Хэйсэй |
Вакыйгалар
Гыйнвар
- 1 гыйнвар
- 3 гыйнвар — кешелек тарихында беренче тапкыр Кытайның «Чанъэ-4» пилотсыз станциясе айның икенче ягында йомшак утырган[4].
- 5 гыйнвар — 1 февраль — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә футбол буенча 17-нче Азия Кубогы уза. Катар җыелма төркеме җиңде.
- 6 гыйнвар — Константинополь Патриархиясе Украина Православ чиркәвен аутокефаль (РПЧ белән тигез хокуклы) чиркәү итеп таныган.
Февраль
- 1 февраль — Мәскәүдә Бердәм Россия офисына һөҗүм итүдә гаепләнгән МДУ аспиранты Азат Мифтахов тоткарланган.
- 24 февраль — Молдавиядә парламент сайлаулары[5].
Март
- 2—12 март — Красноярскида (Россия) XXIX кышкы Универсиада узды[6].
- 3 март — Эстониядә парламент сайлаулары[7].
- 19 март — Казагыстан белән 30 елдан артык падишаһлык иткән Нурсолтан Назарбаев вазифасыннан киткән.
- 22 март — Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында (Сайтама, Япония) ялгыз шууда җиңү яулый.
- 27 март — Ford ширкәте Россиядә җиңел автолар чыгаруны туктату турында белдерә, шул сәбәпле Чаллыдагы автозавод һәм Алабугадагы двигательләр заводы ябыла.[8]
- 31 март — Украинада президент сайлауларының беренче туры.
Апрель
- 15 апрель — Парижда Нотр-Дам-де-Пари гыйбадәтханәсенә ут каба.
- 16 апрель — Россия Думасы Рунетның «имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында» канун өлгесен кабул итте.[9]
- 30 апрель
Май
- 1 май — Петербургта Хезмәт бәйрәме көненә багышланган йөрешне полиция көч белән тарата, 70 кеше тоткарлана. Дәрвишләр бистәсендә шәһәр хакимиятенә каршы митинг уза.[11]
- 3—19 май — Братиславада һәм Кошицада (Словакия) алкалы хоккей буенча дөнья чемпионаты узачак[12].
- 14—18 май — Исраил (Тел-Әвив) Eurovision-2019 кабул итәчәк.
Июнь
- 1 июнь — Казанның Шәриф Камал музее нигезендә Татар әдәбияты музее эшли башлый.
- 3 июнь — Татарстан тулысынча санлы телевидениегә күчә.[13]
- 4 июнь — Ураза бәйрәме.
- 7—9 июнь — WWDC Калифорниядә.
- 19 июнь — татарларның «Фәйзрахманчылар» дини җәмгыятенең биш җитәкчесе экстремистлыкта гаепләнп, җәмгысе 28,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.[14]
- 21 июнь — Путин Россиядән Грузиягә туристларны җибәрмәскә кушкан һәм авиаочышларны тыйган.[15]
Июль
- 2 июль
- Тулы кояш тотылуы булды, ул Тын океанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Чилида һәм Аргентинада иң яхшы күренде[16].
- Россиянең яшерен максатлар үтәүче махсус су асты көймәсендә янгын чыгып, 14 кешедән торган экипаж тончыгып үлә.
- Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак була.
- 14 июль — Башкортстанның Архангел районында Чаллы туристлары утырган автобус юл бәла-казасына тарый. 6 кеше һәлак була.[17]
- 16 июль — Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров 2021 елда Нефтекамада татар полилингваль мәктәпнең ачылуын вәгъдә иткән.
Август
- 8 август
- Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты.[18]
- Северодвинск диңгез ракета полигонында сынаулар үткәргәндә шартлау чыгып, 5 Росатом хезмәткәре һәлак була.[19].
- 11 август — Корбан бәйрәме.
- 24 август — Арчада районара чүп полигонын ясауга каршы урам җыены узды.
- 31 август — Аргентина дәүләт бурычы буенча дефолт игълан ителде.
Сентябрь
- 2 сентябрь — ТР мәдәният министрлыгы Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллинны эшеннән алган.[20]
- 8 сентябрь — Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда парламент, Башкортстанда башлык сайлау көне.
- 10 сентябрь — Ижауда удмурт галиме Альберт Разин Россиядә милли телләрне бетерү сәясәтенә каршылык йөзеннән үз-үзенә ут төртеп үлә.
- 27 сентябрь — Китап радиосы Казанда 98,6 MHz ешлыгында эфирга чыгу хокукын алган.[21]
- 29 сентябрь — Австриядә вакытыннан алда парламент сайлаулары.
Октябрь
- 1 октябрь — Гыйракта массакүләм протестлар башланды.
- 14 октябрь — Россиядә аналог телевидениесе тулысынча сүндерелде һәм халкы тоташы белән Мәскәү-Петербург каналларыннан гына торган санлы телевидение триплексларына күчерелде[22].
- 19 октябрь — Краснояр краенда буа (дамба) ерылу аркасында 15 кеше һәлак була.[23]
- 19 октябрь — Россия Федерациясе буенча һәм 22 чит илдә Татарча диктант үткәрелгән. Язу урыннары — 1410, катнашучылар саны — 85 мең артык.[24][25]
- 25 октябрь — Байкал арты краенда рядовой Рамил Шәмсетдинов үзен җәзалаган офицерны һәм җиде түбән чин хәрбиен атып үтерә, өчесен яралый.
- 28 октябрь — Башкортстан җитәкчелеге рәсми иҗтимагый оешмалары аша Башкортстанда Татарча диктант уздырылуга ризасызлык белдереп, Татарстан җитәкчелегенә язма дәгъва белдерә.[26]
Ноябрь
- 5 ноябрь — Кырым күпереннән тимер юл хәрәкәте ачыла.
- 5 ноябрь — РФ Президенты В. В. Путин Википедияне «ышанычлырак мәгълүмат чыганагы» — Зур Россия белешмәлеге (рус. Большая российская энциклопедия) белән алмаштырырга тәкъдим итте[27][28].
- 23 ноябрь — Бугенвильнең Папуа — Яңа Гвинеядан бәйсезлеге турында референдум булачак
Декабрь
- Хаябуса-2 зонды 1999 JU3 астероидыннан Җиргә кайтырга кузгала[29].
- 9 декабрь — Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) Россияне 4 елга Олимпия уеннарыннан һәм барлык дөнья чемпионатларыннан читләштергән.
- 10 декабрь — Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районындагы Куштау уникаль табигать һәйкәленең сода ясау өчен эшкәртеләчәген белдерә.[30]
- 16 декабрь — Казан янындагы Усаклык бистәсендә Чүп яндыру заводын төзүгә каршы активистларның чатыр лагере полиция һәм «милли гвардия» көче белән туздырылган, активистлар тоткарланган.
Вафатлар
- Төп мәкалә: 2019 елда вафатлар исемлеге
Гыйнвар
- 4 гыйнвар — Мөсәгыйть Хәбибуллин (91), Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе.
- 12 гыйнвар — Габбәс Мөхәммәтшин (83), министр урынбасары, ТАССР атказанган төзүчесе.
- 14 гыйнвар — Гомәр Мәрдәнов (88), актер, режиссер, Әтнә театрына нигез салучы.
- 13 гыйнвар — Басыйр Рафиков (97), татар шагыйре (Магнитогорски).
- 16 гыйнвар — Илһам Шакиров (83), бөек татар җырчысы.
Февраль
- 16 февраль — Венера Ихсанова (85), журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974).
- 17 февраль — Заһир Вәлитов (78), Гафури театры артисты, РФ, БР халык артисты, С. Юлаев премиясе.
- 25 февраль — Җәүдәт Дәрзаман (73), шагыйрь, журналист[31].
Март
- 14 март — Илгиз Кәримов (77), журналист, публицист, тәрҗемәче.
Апрель
- 6 апрель — Рифгать Әбдиев (92), уйлап табучы, кибернетик, фән докторы, профессор.
- 8 апрель — Василий Лихачев (67), дәүләт эшлеклесе, юрист, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, ТР вице-президенты, Россиянең Европа берлегендә даими вәкиле.
- 18 апрель — Айрат Ибраһимов (83), татар җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист (Сембер).
- 24 апрель — Дөрия Рамазанова, татар телчесе, фәннәр докторы, профессор.
Май
- 9 май — Сергей Доренко (59), Россия журналисты, теле- һәм радиотапшырулар алып баручы, комментатор, продюсер[32].
Июнь
- 26 июнь — Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин (72), БР мөфтие[33].
- 30 июнь — Әмир Камалиев (59), драматург, актер[34].
Июль
Август
- 17 август — Илмир Имаев (68), блогер, хокук яклаучы, сәяси тоткын.
Сентябрь
- 10 сентябрь — Альберт Разин (79), удмурт галиме, җәмәгать эшлеклесе.[36]
- 14 сентябрь — Муса Сираҗи (80), шагыйрь[37].
- 27 сентябрь — Әзһәр Хөсәенов (78), татар театрларында җитәкче, Сара Садыйкова фонды директоры.
Октябрь
- 9 октябрь — Җәүдәт Миңнуллин (64), татар тарихчысы, Казан университеты фәнни китапханәсенең элекке мөдире.
- 11 октябрь — Алексей Леонов (85), совет космонавты, ССРБ-ның очучы-космонавты (1965), ике тапкыр Советлар Союзы Герое (1965, 1975)[38].
- 12 октябрь — Рада Нигъмәтуллина (88), сынчы[39].
Ноябрь
- 7 ноябрь — Талха Гыйниятуллин (94), БР халык язучысы[40].
- 29 ноябрь — Рафаэль Сәхәбиев (68), татар опера җырчысы.
Декабрь
- 3 декабрь — Исламия Мәхмүтова (76), РСФСР-ның атказанган, Татарстанның халык артисты.
- 10 декабрь — Юрий Лужков (83), Россия сәяси эшлеклесе, 18 ел дәвамында (1992—2010) Мәскәү хакиме (мэр) булып эшләгән.
- 21 декабрь — Маузир Гыйниятуллин (57), Чаллы татар милли хәрәкәте вәкиле.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
Нобель премиясе лауреатлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Абий Әхмәт Али, Хәбәшстан премьер-министры.
Искәрмәләр
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg