Эчтәлеккә күчү

Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч) latin yazuında])
Тукаевлар музей-йорты
 Тукаевлар музей-йорты Викиҗыентыкта
Тукаевлар музей-йорты
Нигезләү датасы1996
Урын422017 ТР, Арча районы, Кушлавыч, Тукай ур., 61.
ДиректорДамир Зиннәтулла улы Абдуллин
Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина
(филиал мөдире)
СайтМузей сайты
 Тукаевлар музей-йорты Викиҗыентыкта
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тукаевлар музей-йорты (рус. Дом-музей семьи Тукаевых) — Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей). Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына керә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 18861913) туган авылы Кушлавычта урнашкан һәм шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф мулла Тукаев гаиләсенең көнкүреше белән таныштыра.

Музей ишегалды

Тарихвики-текстны үзгәртү

Музей-йорт 1996 елның 24 маенда ачыла.

Бинавики-текстны үзгәртү

Музей Мөхәммәтгариф мулланың төзекләндерелгән утарында оештырылган.

Экспонатларвики-текстны үзгәртү

Күргәзмә мәйданы — 85 кв. м. Музей фондында 500 дән артык (420 се төп фондта) саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозиция татар халык шагыйренең туган йортын, аның эчке күренешен күз алдына китерергә ярдәм итә. Музейда XIX гасыр ахыры татар авылы йортының интерьеры (эчке күренеше) торгызылган. Мөхәммәтгариф мулланың йорты ирләр ягына һәм хатын-кызлар ягына бүленгән булган. Ирләр ягының авыл мәдрәсәсе (мәктәбе) рәвешендә ясалуы Г. Тукайның чыгышы белән муллалар нәселеннән булуына басым ясый. Тукаевлар нәселендә җиде буын мулла булуы билгеле.Йортның хатын-кызлар ягында хатын-кыз кулы белән ясалган әйберләр урын алган. Әлеге экспонатлар ярдәмендә Г. Тукайның тормыш юлы, аның шәхес, шагыйрь буларак үсүе күрсәтелә.

Сылтамаларвики-текстны үзгәртү

Искәрмәләрвики-текстны үзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)